Шәһри Казан

Әдәбиятта бәхетле иде ул

Үзе шагыйрь дә, тәрҗемәче дә, язучы да булган кешеләр сирәк. Ә Марс абый Шабаев исә шундыйлардан иде. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марс Шабаевның тууына 80 ел тулуга багышланган кичәдән соң, аның гомере үзе үлгәч тә, дәвам иткәнен аңладым. Кичәдә Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан...

Баксаң, соңгы елларында «Казан утлары»нда эшләгәндә дә чит телдәге әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән икән ул. Рафис әфәнде сүзләренчә, халкыбызга әле аз билгеле булган Рауль Мирхәйдәров романнарын бөтен нечкәлекләре белән тәрҗемә итеп, татар халкының тагын бер улын, чын мәгънәсендә, татар язучысы иткән шәхес Марс Шабаев булган. Рафис Корбан үзенең кулындагы чәчәкләрне Марс Шабаевның хатыны Роза ханымга бүләк итте. Шушы көннәрдә генә китап нәшриятында Роза ханымның да тырышлыгы белән Марс Шабаевның «Йөрәк хәтере» дигән китабы басылып чыкты.
Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех әдипнең мөхәррир дә булуын искә төшерде.
Кичә җыр белән үрелеп барды. Казан театр училищесы студентлары Марс Шабаевның шигырьләрен укыды.
Шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиев истәлекләрендә болай дип язган: «Семинарда Марс Шабаев минем дүрт йөз илле шигыремне толыкманы белән күтәрде дә: «Күпме вакытта яздың боларны?» - диде. Аның корыч тавышыннан мин куркыбрак калдым, «ике айда» дисәм, сүгеп ташлар кебек тоелды. «Бер елда...» - дидем, каушап кына. «Бер ел эчендә шушы кадәр шигырь яздыңмы?! Нормаль хәл түгел бу!» - дип, Марс Шабаев мине битәрләргә тотынды. Ярый әле «ике айда» дип әйтмәдем, дип эчтән куанып бетә алмыйм. Тәнәфестә Равил Фәйзуллин аңа килеп: «Казанга укырга керә алса, бу егетне үзеңә ал», - дип, минем хакта искәртеп китте. «Маңгай астыннан сөзеп карый егетең, бик тешләк күренә», - диде Марс Шабаев».
Танылган нәфис сүз осталары Әлфинур Хисами белән Инсаф Абдулла шагыйрьнең «Сине эзлим» поэмасы белән «Салда сәяхәт» исемле повестьларын укыганда, Марс Шабаевның күңеленә сәяхәт кылган кебек булдык. Аның сүзләренә язылган «Сагынырмын, Мөслим» җырын композитор Мәсгут Имашев белән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова дуэт итеп башкаруын да халык бик яратып кабул итте.
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әдипнең журналда бергә эшләгән вакытларын искә алды: «Кеше киткәч, ул бу дөньяда бәхетле булдымы икән, дигән сорау күңелгә килә. Шулай да мин аны әдәбиятта үзен бәхетле тойгандыр дип уйлыйм», - диде.
Чынлап та, ничә еллар хат алышып торган сөйгән ярына өйләнә алган, аның белән гомеренең соңгы мизгеленә кадәр янәшә булган кешенең бәхетле булмавына шик аз. Марс Шабаевның гомерлек сөйгән яры - хатыны Роза ханым да әдип турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Иренең балык тотарга яратуы, язучы иптәшләрен көймәдә Иделдәге утрауларга алып керүләре турында сөйләде ул. Марс абыйның оныгы Наилә Шабаева бабасының «Салават күпере» шигырен сөйләве нур өстенә нур булды. Болай булгач, Марс абыйның иҗаты яшәячәк әле! Тыныч йокла, Марс абый, урының җәннәттә булсын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: