Шәһри Казан

Дельтаплан иярлисең киләме?

Ике ятып бер төшенә дә кергән нәрсәсе булмый югыйсә дельтаплан, дельталет дигәннәре Эльбрусның. Аның каравы, бер күрүдә «гашыйк булу»ның ни икәнен белә ул хәзер. Бүгенгедәй хәтерендә: җәйге челләдә әтисе белән болынга печән чабарга төшкәч күрә ул аларны. Баш очыннан бер үтәләр пырылдап, ике үтәләр. Якты дөньяга аваз салганнан бирле исемеңдә...

Кулыннан эш китә малайның: дөньясын онытып, каерылып-каерылып шуларны күзәтә. Бу - авыл урамындагы этләрне котыртып, тузанны икегә ярып узган матай да, артыннан тузан күтәреп киткән машина да түгел инде... Чып-чын техника менә нинди була икән ул! Җитмәсә, юлы да, тыкрыгы да үзе белән бит моның. Печән кайгысымы әле монда?! Эшен ташлап, әлеге очкычлар төшкән җиргә йөгерә Эльбрус. Басуга ашлама чәчәләр икән. Бөтен җирен тотып-тотып карый малай ул ят очкычның. «Ә үзең шундыйны ук җыеп карасаң, ничек булыр икән? Җитмәсә, өйдә бер мотор да бар...» Базарлы Матакта 9 нчы сыйныфны тәмамлап, 95 нче профтехучилищеда пешекче-шофер һөнәрләрен үзләштергәндә дә тынгы бирми аңа бу хыяллары. Серен училище директоры Рафаэль Гыйльметдиновка да чишә. Ә тегесе, озакка сузмый гына, Казаннан Николай Юнысов белән элемтә урнаштырырга ярдәм итә. Хат алышу, телефоннан аңлашулар китә. Озакламый егетнең кулында сызымнар да барлыкка килә. Хәрби очучы гаиләсендә тәрбияләнгән, күкнең тарту көчен кечкенәдән тоеп үскән, үзе дельтаплан җыйган Радик Туйкин белән дә ул таныштыра. Үзара тиз аңлашсалар да: «Читтән торып кына аралашу барып чыкмас», - дип, Р. Туйкин Казанга чакыра егетне. Авиация техникумына, үзе укыган авиация институтына алып бара. Көне буе йөреп, очу һәм очкычлар белән бәйле булган бөтен җирне урап чыгалар. Бергәләп студентларның конструкторлык бюросына (СКБ-1) Владимир Малышев янына да баралар. Өр-яңа китаплар, видеофильмнар, сызымнар белән «коралланып» кайта Эльбрус Казаннан. Ныклап торып эшкә дә керешә. Тик сызымнарда билгеләнгән Д-16 дигән шартлы билгенең дюраль икәнен белми шул әлегә. Шулай итеп, булачак дельталетны тимердән җыя башлый Эльбрус. Тик, нишлисең, барыбер буласы булмаганмы - янгын чыгып, шунда әрәм була беренче тимер кош. Әмма кешенеке йөз дә биш булганда да, егетнең үз туксаны туксан - уеннан кире кайтмый. Яңабаштан тотына ул. Яңа двигатель сатып ала. Училищедан соң техникумга очу аппаратлары җитештерү белгечлеге буенча укырга керүенә дә, аэроклубка йөреп китүенә дә Казандагы очрашулар тәэсир итми калмагандыр. Тора-бара хыялда гына булган аэроклубта да үз кешегә әйләнә Эльбрус. Атна саен оча башлый.
- Аэроклубның - үз законнары. Эшлисең икән - очасың, юк икән - юк. Очарга теләүчеләр күп, әмма андагы сынауларга түзми китүчеләр дә җитәрлек. Иң мөһиме - эштән курыкмаска кирәк. Идәнен дә себерәсең, дрелен дә, ышкысын да, пычкысын да тотасың, кисәсең дә, кирәк икән тишәсең дә, - ди Эльбрус.
Аның 2007 елдан бирле мөстәкыйль очуы һәм һавада 100 сәгатьтән артык булуы - бу инде аз түгел. Күктә уздырган беренче бишьеллыктагы тагын бер бик мөһим нәтиҗәне әйтү кирәк. Ул да булса, Эльбрусның балачак хыялы тормышка аша. Былтыр август аенда остазы - Казанның «Икар» үтә җиңел авиация клубы җитәкчесе Радик Туйкин фатихасы белән үзе ясаган очкычта һавага күтәрелә ул. Инде анысында да 15 сәгатьләп очарга өлгергән.
Җиргә нык басып йөрүче, базык кына гәүдәле бу егет белән очрашуыбыз да ул инде күптән үз итеп өлгергән аэродромда булды. Һавада да үз сукмагын салырга өлгергән егет әнә тагын «юлга» җыена. Һавага күтәрелү белән җиргә исән-имин төшүенең исәбе генә чагышсын дип телик аңа. Хәерле сәгатьтә, Эльбрус!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: