Шәһри Казан

Диңгезчеләр ОСТАЗЫ

Аның турында миңа әтинең агасы Ильяс бабай сөйләгән иде. «Сугыш вакытында диңгезләр кичкән баһадирны син Казанда күрми калмассың әле», - дигән иде, серле генә итеп.

Реклама

Һәм менә туксанынчы еллар уртасында республика газетасының мин эшли торган бүлегенә мәһабәт гәүдәле, каратут йөзле, җитмеш яшьләрдәге кеше кереп сәлам бирүгә, Ильяс бабайның теге чакта әйткән сүзләре кылт итеп исемә төште. Әйе, бу шул кеше иде. Ул ике-өч сүз әйтүгә үк, без әллә кайчангы танышлар шикелле сөйләшеп киттек.
Госман Гайнетдин улы Гайнетдинов Ильяс бабай белән бертуган Кәрим бабайның кызына өйләнгән. Кәрим бабай да әтинең туганнан туган агасы. Тик Кәрим бабайлар, читтә яшәгәнгә күрә, авылыбызга бик сирәк кайтып күренделәр.
Ильяс бабай исә авылыбыздагы иң мәртәбәле кешеләрнең берсе, тегермәнче. Ул эшкә дә, сүзгә дә искиткеч оста. Кунакларны башка туганнарыбыз белән таныштырырга, аралаштырырга вакыты да калмаган, үзе генә кунак иткән. Шуңа күрә, мин Кәрим бабайның кызын да, киявен дә белмичә үскәнмен, җизни сүзен дә башка туганнарның кияүләренә генә әйтергә өйрәндем.
Авылыбыз кияве булып кунакка кайткан чакларда Госман Гайнетдинов белән Ильяс бабайның сүзләре килешкән. Икесе дә диңгезче бит. Дөрес, Ильяс бабай теге гасыр башында, матрос булып, төньяк елгаларында күбрәк йөзгән. Ә Госман сугыш вакытында су асты көймәләрендә күп батырлык үрнәкләре күрсәткән. Төньяк диңгезләрендә йөзгән ул. Утны да, суны да җитәрлек кичкән. Сугыштан соң, Ленинград хәрби-диңгез академиясе укытучысы булып, диңгезчеләр укыткан. Техник фәннәр докторы, булачак капитаннарны, адмиралларны укытып чыгарган. Үзе дә адмирал икән.
Мине аеруча гаҗәпләндергәне шул булды: мәчет картына охшаган бу карт, адмирал дәрәҗәсенә җиткәч тә, чабатасын түргә элә торган түрә булырга теләмәгән, гади, зыялы кеше булып калган. Күренекле диңгезче галим, пенсиягә чыккач, Татарстандагы бер авылда төпләнеп, шунда карчыгы белән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимешләр үстереп яши башлаган.
- Күптән түгел Чистай төбәгендәге туган авылым Талкышта булдым әле. Анда мәҗлескә чакырдылар. Шунда мин Коръән сүрәләре укыдым. Йөзендә иман нуры балкыган бу карт әлеге сүзләрне эчке бер горурлану белән әйтте.
Госман Гайнетдиновның редакциябезгә тагын бер мәртәбә килгәнен хәтерлим. Кияве Фәрит Газизуллин турында да сөйләгәне булды аның. Шундый гадел, тыйнак, кешелекле киявенең Мәскәүдә зур эшләр башкарганын да сөенеп сөйләде. Мин инде Госман Гайнетдинов турында бер мәртәбә мәкалә язган идем. Тагын язарга туры килмәде. Яшел Үзән төбәгендәге өйләренә ара-тирә шалтыратып, хәлләрен белешеп тордым.
Хезмәттәшебез журналист Н.Булатов «Йолдызлы «йолдызлар» дигән китабына адмирал Г.Г.Гайнетдинов турында аерым мәкалә урнаштырды. Бу китапта да якташым Гайнетдинов гадилеге белән аерылып тора. «Туй генералы» түгел шул безнең Госман җизни. Капитаннар, адмираллар остазы ул!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: