Шәһри Казан

Диплом эшен... доцентлар яза

Ашыга-ашыга университетка атлаганда, кулыма уч төбе хәтле генә кәгазь кисәге тоттырып киттеләр. «Курс һәм диплом эшләре. Арзан бәядән» дигән язуларына күзем төшкәч, кесә төбенә салып куярга булдым. Моңарчы андый тәкъдимнәр белән очрашканым булса да, игътибар итми идем. Журналист буласы кеше аны гына язмаска инде. Бу юлы әллә кызыксынуым артык көчле...

Журналистика күпме тора?
Уку йортыннан ерак түгел урнашкан әлеге оешманы күрми үтү мөмкин түгел: ерактан ук җәлеп итеп, чакырып торган элмә-такта, кызыктырырлык реклама. Компьютерда кәрт сугып утырган абзый минем сыман җиңел юллар эзләүчеләрдән туйган, күрәсең, күтәрелеп тә карамады. Үземә - журналистикадан, дустыма биологиядән курс эшләре кирәк булуын әйттем. Абзый, уйнавыннан тукталмыйча гына, эшнең темасын, кайчанга кирәклеген язып бирергә кушты. Тизрәк бәяләрен сорарга ашыктым. Курс эшләре 1200 сумнан башлана икән. Журналистика иң кыйммәтлесе, «коткаручың»а 1800 сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. Хәтта иң дәрәҗәле саналган юридик факультет студентлары да 1300 сум белән генә хушлашачак.
- Сездә әдәбиятны белергә кирәк бит. Газеталарны, язмаларны чагыштырырга, анализларга, статистик мәгълүматлар чыгарырга. Бездә генә шундый арзан бәяләр, әнә күршеләргә кереп карагыз, анда 2500 сумнан башлана, - дип җавап бирде кәрт сугучы минем ризасызлыгыма каршы.
Рефератлар, доклад һәм курс эшләре атна-ун көндә әзер була икән. Диплом эше озаккарак сузылачак. Соңгысының бәясен ишеткәч, үземнең дә шушында эшкә калып, фәнни хезмәтләр язып утырасым килә башлады. 10 меңнең ничә сумы язган кеше кесәсенә төшәчәген генә әйтергә теләмәделәр. Кара акыл белән чамалаганда гына да, барлык сумманың яртысы «тамарга» тиештер.
Уемда мондый оешмаларның еллык керемен чутларга маташып караганнан соң, төп таләбемне яңгыраттым: курс эше татар телендә кирәк. Абзый, ник аны башта ук әйтмәдең, дигәндәй, бераз карап торды. Өстәл тартмасыннан ниндидер документлар актаргач, каядыр чыгып кергәч, татар телендә язучы берәүнең эшләве турында хәбәр итте. Аның минем темага алыну-алынмавын белешкәч, шалтыратып әйтергә булды.
Мин укыган КФУ янында гына да мондый «белем бирүче оешмалар» дистәгә якын булып чыкты. Белеп урнашканнар, студентларга ерак йөрергә кирәкми. Алай бик «кычкырып» тормаган, тыйнак кына элмә-такталы икенчесенә сугылдым. Биредә курс эшләре 1300 сумнан башлана. Ялгыш ишетмимме, дип, кат-кат сорадым: журналистика да шушы бәядән йөри икән. Иң арзаны бездә, дип күзгә төтен җибәргән кәрт сугучы абзый турында уйлый башлаган идем, өстәмә бәяләр турында сөйләп киттеләр. Бит саны, ничә көндә әзерләү, тел кебек үзенчәлекләрне кушсаң, 2 меңгә баса икән. Монысында бигрәк җитди кешеләр эшли булып чыкты: курс эшенең темасын, якынча эчтәлеген ничек күзаллавымны, хәтта җитәкчемнең кем булуын да җентекләп сораштылар. «Безгә сезнең факультет студентлары еш мөрәҗәгать итә. Башка елларда язылган хезмәтләрне дә кулланабыз. Укытучыга шул бер үк эшләр эләкмәсен, дип шулай төпченәбез. Студентларның яхшы яклаулары безнең өчен дә мөһим», - дип аңлаттылар миңа. Монда да татар телендә язучы бер кеше бар икән. Тагын шалтыратып әйтергә сүз биреп, телефон номерымны алып калдылар.

Законлы оятсызлык
Студентларны фәнни хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларның барлыгы бүген берәүгә дә сер түгел. Лицензияләре күренә торган җирдә эленеп тора, эшләре РФнең Гражданнар Кодексына каршы килми. Хезмәтне язучы кеше авторлык хокукларын башкаларга тапшыра ала.
Үзләрен «белем бирүче үзәкләр» дип йөрткән оешмаларда югары белемле кешеләр, аспирантлар, элеккеге укытучылар эшли. Хәтта бүген дә укытып йөрүче фән кандидатлары, доцентлар булуын да яшермәделәр.
Фәнни хезмәтләр бер-берсен кабатламый, һәр заказ өчен индивидуаль языла, дип ышандырырга тырышсалар да, плагиат очраклары булып тора. Быел яз көне КФУ хезмәткәрләре әлеге оешмаларны тикшерергә, плагиатта тотылган студентны уку йортыннан куып ук чыгарырга, дип чаң сукканнар иде. Санаулы югары уку йортларында гына махсус «Антиплагиат» программасы бар, ул фәнни хезмәтнең моңарчы кайда да булса басылу-басылмавын тикшерә. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: фәнни хезмәтләрне өйдән чыкмыйча, интернеттан гына да сатып алып була. Монда бәяләр югарырак инде.
Укытучылар фәнни хезмәтләрне сатып алуны оятсызлык дип белдерә, киләчәгебез кемнәргә калачак, дип уфтана. «Белем бирүче үзәкләр» студентларга кытлык кичермиләр. Үзләренчә ташламалар да ясаган булалар, «Фәләненче көнгә кадәр курс эшенә заказ бирсәң, доклад бушка!» дигән белдерүләр белән ымсындырып торалар.
Ике атнадан артык көтсәм дә, миңа шалтыратып әйтүче булмады. Мөгаен, татар телендә язып баш катырмыйк, аннан башка да табылыр әле сай башлы студентлар дигәннәрдер. Укучылардан бигрәк, аларның ата-аналарыннан акча савып яткан оешмаларның хәзер урак өсте: минем кебек икеле-микеле сөйләшүчеләргә вакытлары юк, кышкы сессиягә кадәр яңа «уңыш»ны өлгертәселәре бар.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: