Шәһри Казан

Диссертация яклыйк әле

Үз гомеремдә беренче мәртәбә диссертация яклау утырышында катнаштым. Балачакта мондый фәнни сөйләшүләрдә утырып тору да зур хыял иде, ниһаять, хыялыма ирештем. Олпат галимнәрнең зур сүз әйтүләрен тыңлау үзе бер бәхет. Дөрес, мондый утырышлар формаль гына булса да, гаять эчтәлекле һәм интригага корылган икән. Үземнең диплом яклаган чагым искә төшә дә,...

Реклама

Үз гомеремдә беренче мәртәбә диссертация яклау утырышында катнаштым. Балачакта мондый фәнни сөйләшүләрдә утырып тору да зур хыял иде, ниһаять, хыялыма ирештем. Олпат галимнәрнең зур сүз әйтүләрен тыңлау үзе бер бәхет.
Дөрес, мондый утырышлар формаль гына булса да, гаять эчтәлекле һәм интригага корылган икән. Үземнең диплом яклаган чагым искә төшә дә, йөрәкләрем жу итеп китә. Ничек яклап чыкканмындыр... Ә монда кандидатлык диссертациясе. Ничә еллык хезмәт бит. Бер теманы өч-дүрт ел буе гел башыңда йөрт әле!..
Танышым, диссертация язарга вакыты калмау сәбәпле, эшеннән дә китеп торды. Ярый әле әтисе бай кеше. Артта терәгең булмаса, ир кешегә бигрәк тә авыр. Аспирантурада укыган өчен стипендияләре дә ташка үлчим - аена мең ярым сум гына чыга. Ә Германиядә исә 500 евро түләнә, Казахстанда һәр фән кандидатына фатир бирелә ди. Фән өлкәсен шушы хәлгә төшергән илдә әле дә галимнәр калкып чыгуы шаккаткыч хәл түгелмени! Шул финанс ягы җитешмәү сәбәпле, фәнне яратсалар да, аспирантура дигән сүзне телгә дә алмыйлар. Яшь галимнәрнең күбесе азмы-күпме кәсеп итәргә мәҗбүр. Кандидат дәрәҗәсе булмагач, югары уку йортында белем бирүчеләрнең хезмәт хакы шулкадәр генә. Аспирант егетләрнең кайберләре, диссертациясен тиз генә язып бетерә алмагач, өйләнүләрен дә кичектерергә мәҗбүр...
Диссертация яклауның тагын бер үзенчәлеге: өч ел аспирантурада укыйсың, йөзләгән битле зур хезмәт язасың, шуның өчен ачлы-туклы яшисең дә, аннары берничә сәгать эчендә пыран-заран китереп ташлаулары да бар. Шөкер, бу уйларым ялгыш икән. Үз халкыбызны бер-берсенең башын ашауда гаепләргә яратсак та, галимнәребез яшьләргә хәерһахлы.
Диссертация темасы никадәр җентекләп тикшерелгән булмасын, камиллеккә ирешеп булмый икән. Чыгыш ясаучылар арасында килеп җитмәгән җирләрен табучылар да булды, әмма шушы җыелышта бер сүз ишеттем: «Мондый зур темада бөтен проблемаларны да хәл итеп булмый». Гыйльми шурада катнашкан уналты кеше дә бердәм уңай тавыш бирде: «Кандидатлык эшен лаеклы дип табарга!» Чыннан да, аспирантның хезмәтенә иң зур бәя бу, минемчә.
Шагыйрь, публицист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, хәзер инде филология фәннәре кандидаты булган галим Ленар Шәехнең диссертация яклаган чагында башыма әллә нигә шундый глобаль фикерләр килде. Югыйсә, дустымның уңышлары өчен сөенеп кенә утырасы иде дә бит.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: