Шәһри Казан

Дөнья матур, дөнья киң (Сара Садыйкова турында бер хатирә)

Үткән гасырның сагынып сөйләр үзенчәлекләреннән берсе - кешеләрнең үзара дустанә, якын аралашып, бер-берләренә кунакка йөрешеп, бергә яшәүләредер, мөгаен. Татар зыялылары арасында бу күренеш бигрәк тә нык таралган була. Язучыларның яисә җырчыларның истәлекләрендә үзара матур бәйрәмнәр, музыкаль кичәләр үткәрүләре турында хатирәләр сакланган.

Реклама

Хәзергечә өстәлләр зиннәтле ризыклардан сыгылып тормаса да, «бары - бергә, югы - уртак», дигәндәй, юкны бар итеп, табын корганнар, күңелле итеп мәҗлесләр җыеп сөйләшеп утырырга яратканнар. Киң күңеллелек, бер-берләренең уңышларына шатлану хөкем сөргән мондый очрашуларда.
Күренекле татар педагогы, ана теле буенча дәреслекләр авторы Габдрахман Рафиков гаиләсендә дә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү гадәткә кергән була. Ф.Әмирхан, Х.Туфан, Г.Кутуй, Х.Такташ, К.Тинчуриннар очрашып, Габдрахман ага өендә кичәләр оештыра торган булганнар. Соңыннан бу традицияне аның улы - татарлардан беренче Казан елга училищесын тәмамлаган Хәбибрахман Рафиков та дәвам иткән. Бу кунакчыл йортта Г.Кайбицкая, И.Шакиров, З.Әхтәмова, С.Садыйкова, Ф.Биккенин, Ә.Яһудин, Х.Туфан еш булган. Алар, татар җырларын җырлашып, татар дөньясының яңалыкларын сөйләшеп утырырга яратканнар. Яңа туган шигырьләр, җырлар иң беренче тапкыр шушы кичәләрдә башкарылган.
Татар сәнгатенә җаны-тәне белән гашыйк Хәбибрахман ага мондый кунакларны бик теләп кабул иткән. Бигрәк тә якташы Сара Садыйкова иҗатына (алар икесе дә Бишбалта бистәсендә үскәннәр) хөрмәт белән караган, аны бертуган сеңлесе кебек күргән. Композиторның килүен әзерләнеп, бөтен гаилә белән көтеп алганнар. Сара ханымны, яратып, үзара «безнең татар Пахмутовабыз» дип йөрткәннәр. Хәбибрахман аганың хатыны Әсма апа (ул - һөнәре буенча күз табибы, Бөек Ватан сугышында катнашкан) Сара ханым белән якын дуслар булалар. С.Садыйкова килүгә тәмле пәрәмәчләр, кайнар өчпочмаклар һәрвакыт әзер була. Ул хуҗабикә пешергән татар ашларын бик ярата, кайвакытта, алдан киләсен әйтеп, берәр ризыкны әзерләргә куша торган була. Куна калган вакытларда Сара ханым иртән үз-үзен бик җентекләп карый, көзге алдында утырырга ярата икән. «Бизәнү, матурлану - безнең әбиләребездән калган гадәт ул, хатын-кыз үз-үзен карап торырга, һәрвакыт матур булырга тиеш», - дияргә яраткан. Эчке дөньясы белән искиткеч бай һәм матур Сара Садыйкова халкыбыз күңеленә тышкы кыяфәте белән дә зәвыклы, чәчләренә милли калфак кадап куйган мөлаем моң иясе булып кереп калды.
Әсма Рафикова үзенең көндәлекләрендә Сара ханымны гадел, гайбәт сөймәс, шул ук вакытта туры сүзле кеше буларак искә ала. «Ул беркем турында да начар сүз сөйләми, әгәр берәр кешедән гайбәт сүзе ишетсә: «Син үзең, үз күзләрең белән күрдеңме? Кешедән ишеткәнне бервакытта да сөйләмә», - ди торган була. Ә инде туган телгә килгәндә, аның иң сөймәгәне - ике телне кушып сөйләшүче кешеләр була. Үзе ике телне дә камил белгән, ә татар булып та үз телендә сөйләшмәгән кешеләрне бөтенләй яратмаган. Халкыбызның милли рухын чагылдырган көйләре, ягымлы итеп сөйләшүе, кешеләргә мөнәсәбәте белән ул туган телебез сагында торучы булган.
С.Садыйкова килгән көн Х.Рафиковлар өендә зур бәйрәмгә әверелгән. Музыка сөючеләр клубы дисәң дә буладыр. Хәбибрахман ага үзе заманында З.Яруллиннан дәресләр алган, пианинода татар халык көйләрен бик моңлы итеп уйный торган була. Кызлары Сафия музыка мәктәбендә белем алган, скрипкада уйный. Кайвакыт аның скрипкасын Хәбибрахман ага ала, Сара ханым пианино артына утыра һәм халык көйләреннән, С.Сәйдәшев иҗат иткән һәм үз җырларыннан торган чып-чын концерт башлана. Кайчакта бу өй концертларына Илһам Шакиров килеп кушыла. Өйгә сыймыйча ачык тәрәзәләр аша урамга агылган «Кара урман»ны тыңларга бөтен тирә-юнь халкы җыела. Ә йорт хуҗасының иң яраткан җыры - «Дөнья матур - дөнья киң»не башкарганда Хәбибрахман аганың күзләре яшьләнә. Күңелнең нечкә кылларын тибрәтә, үзәккә үтә бу җыр... Сара ханымга гаилә башлыгының: «Әгәр иртәрәк китсәм, баш очымда шушы көйне яңгыратырсың», - дигән сүзләрен үтәргә туры килә. Бу җырны Хәбибрахман аганың балалары, оныклары әле дә яратып тыңлыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: