Шәһри Казан

Дога ятлап кына утырмыйлар!

4 нче сыйныфта мәктәп яны лагереннан соң, мәдрәсәдәге лагерьга бераз икеләнебрәк килгән идем. Лагерьның мавыктыргыч тормышы беренче көннән үк үзенә бөтереп алып кереп китте. Гадәти режимга намаз һәм дини дәресләр вакыты гына өстәлгән иде. Көннең калган өлеше безнең үз кулыбызда. Иң гаҗәпләндергәне - мәктәптә «җанга тигән» малайларның булмавы. Баксаң, аларсыз...

Реклама

4 нче сыйныфта мәктәп яны лагереннан соң, мәдрәсәдәге лагерьга бераз икеләнебрәк килгән идем. Лагерьның мавыктыргыч тормышы беренче көннән үк үзенә бөтереп алып кереп китте. Гадәти режимга намаз һәм дини дәресләр вакыты гына өстәлгән иде. Көннең калган өлеше безнең үз кулыбызда.
Иң гаҗәпләндергәне - мәктәптә «җанга тигән» малайларның булмавы. Баксаң, аларсыз да дөнья рәхәт икән бит! Үртәп, чәчтән тартучы да, чеметеп китүче дә юк, үзебезгә үзебез хуҗа. Алар юк дип тормадык, рәхәтләнеп футбол типтек. Күз алдыгызга китерегез: озын итәкле, яулык япкан кызлар туп артыннан йөгереп йөриләр... Озын итәкләренә абынып егылган кызларның чирәмдә аунап ятулары үзе бер кызык. Әле бит футболның да ниндие - «әмирикәнские»!
Көне буе бергә күңел ачкан мөслимә туташларны кич белән таный алмыйча азапландым гына бит, әй! Йоклар алдыннан яулыкларын салгач, икенче кешегә әйләнделәр дә куйдылар. Бер-беребез белән яңадан танышып чыгарга туры килгән иде шул чакта.
Беренче тапкыр кармакка җим эләктерергә дә шушы лагерьда өйрәндем. Үзебез тоткан балыклардан пешкән уханың тәме хәзер дә тел очында тора. Минем белән балык тоткан кызларның күбесе «азартный» балыкчы булып китте. Ә күпләр, мөселман лагеренда балалар өстәл артында дога ятлап тик утыралар, дип уйлый бит.
Үзенең әдәпле тәрбиячеләре, хәләл ризыклары, экскурсияләре, төрле ярыш-уеннары, Сабан туйлары белән лагерьның 15 көне узганын сизми дә каласың.
Инде мәктәпне тәмамлавыма да берничә ел. «Әссәламегаләйкем!» дип исәнләшергә, матур итеп сәлам алырга өйрәткән, колакка хәерле сүзләр керткән Ислам дини лагере үткәндә калса да, якты хатирәләре һәрчак истә. Башкалардан дин-әхлак сабаклары бирүе белән генә аерылган әлеге мөселман лагере - безнең буынга иң кирәкле тәрбияче. Чөнки анда алган белем, бик күп еллар үткәч тә, үзенең файдасын сиздерә, хаталы адымнардан саклый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим