Шәһри Казан

Дүртөйледән дүртәүбез!

Алдымда 1974 елда төшкән фоторәсем. Мәктәптә укыган еллар, үткән гомер күз алдына килеп басты. Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең Шәехзадә Бабичка багышланган шигырь юллары үзеннән-үзе искә төште. Дүртөйледән без дүртәүбез, Аннан башлап, миндә бетә. Дүртнең дәвамын якташлар Аның кебекләрдән көтә. Наҗар Нәҗми «Дүртөйледән без дүртәүбез» дигәндә, Шәехзадә Бабич, Бәдруш Мокамай, Зыя...

Реклама

Алдымда 1974 елда төшкән фоторәсем. Мәктәптә укыган еллар, үткән гомер күз алдына килеп басты. Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең Шәехзадә Бабичка багышланган шигырь юллары үзеннән-үзе искә төште.
Дүртөйледән без дүртәүбез,
Аннан башлап, миндә бетә.
Дүртнең дәвамын якташлар
Аның кебекләрдән көтә.

Наҗар Нәҗми «Дүртөйледән без дүртәүбез» дигәндә, Шәехзадә Бабич, Бәдруш Мокамай, Зыя Мансур һәм үзен күздә тоткандыр.
Дүртнең дәвамы менә кемнәрдә дип дулкынланып, кулыма каләм алдым.
Рәсемдәге Фәния Габидуллина (Сәетгәрәева), Галимҗан Гыйльманов, Флүс Шакиров һәм мин Башкортстан Җөмһүриятенең Дүртөйле районындагы Әсән урта мәктәбен тәмамладык.
Галимҗан белән Флүс - данлы шагыйрь Шәехзадә Бабичны биргән Әсәннән, Фәния - күрше Наҗытамак авылыннан. Мин алар мәктәбенә Тәкәрлек авылыннан 9 нчы сыйныфка килдем. Бу вакытта алар 8 нче сыйныфта укыйлар, бер елга кечерәкләр. Әлеге сыйныф укучылары үзләренең белемнәре, физик яктан көчле булулары, талантлары белән аерылып торалар иде. Күбесе, мәктәбебез горурлыгына әйләнеп, күренекле кешеләр булдылар.
Рәсемдәге Флүс Шакиров төзүче һөнәрен сайлаган, хәзер инде ул талантлы җитәкче, Чаллы шәһәрендә төзелеш буенча генераль директор вазифасында.
Флүс һәрвакыт шаян, җор телле, аның янында гел көлеп кенә торасың. Дөресен генә әйткәндә, аны мәктәп тәмамлаганнан бирле күргәнем юк. Әмма матбугатта аның турындагы мәкаләләрне укып, аның уңышлары, тормышы белән кызыксынып торам һәм аның өчен шатланам.
Мәктәп еллары... Кеше гомеренең иң гүзәл, маҗараларга бай, күңелле бер мизгеле. Һәр кеше үзенә белем биргән укытучыларын күңел түрендә йөртә. Еллар узгач, безне укыткан мөгаллимнәребез тирән белемле, көчле педагоглар булганнар икән дип уйлап утырам. Укучыларга төрле өлкәдә белем биреп, спортта, сәнгатьтә үстерә һәм тәрбияли белгәннәр.
Укытучыбыз Ганс Хәкимов җитәкчелегендәге кыллы оркестр белән авылда, районда гына түгел, Уфага да барып чыгыш ясап, беренче урын алулар, әдәби түгәрәкләргә йөрүләр, әдәбият укытучысы Ольга Янгированың язучылар турында дәреслекләр буенча гына түгел, төрле истәлекләр белән тулыландырып сөйләүләре истә калган.
Тумышы белән Дүртөйле районындагы Венеция авылыннан булган, ул вакытта Казанда яшәүче, хәзер инде мәрхүмә Илсөяр Ганиева белән очрашу алдыннан аның «Йөрәк сере», «Ник соңладың?», «Кайтыгыз торналар» җырларын өйрәнүебез (Сара Садыйкова бу шигырьләргә көй язган), аның безгә яңа шигырьләрен сөйләве якты бер хатирә булып күңелдә саклана.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Гарипованың ул вакыт өчен яңалык булган КВН уеннарын оештыруы, Илзидә Фатыйхова белән Тәхия апаның шул заманда районыбызда беренчеләрдән булып зур-зур теплицаларда иртә яздан ук кыяр үстерү серләренә өйрәтүләре, мәктәп директорыбыз Фәнүз абый Фатыйховның тарих фәненә ихлас бирелгәнлеге, Шәехзадә Бабич турында истәлекләр сөйләве (соңрак ул авылда Ш.Бабич музеен оештырды), Ләбибә апа Фәрвәҗеваның физика, химия фәне аша да миллилек, татарлык рухын сеңдерүе күз алдына килә.
Хатирәләргә бирелеп, шуны искә төшерәм. Без, мәктәпкә килгәндә (Тәкәрлек укучылары, иртүк торып, 5 чакрым араны җәяү киләбез), Галимҗанның су алып кайткан чагына очрый идек. Иртән торып мәктәпкә киткәнче, әнисенә өй эшләрендә булышып, су ташып калдырып киткән инде ул. Менә күп еллардан соң Галимҗанның нинди ана җанлы, бернинди эштән тартынып тормый торган көчле дә, шулай ук нечкә күңелле кеше икәнлеге күз алдына килә. Бу аның гаилә тормышында да чагыла. Ул хатынына ышанычлы ир, кайгыртучан ата, хәзер исә дәү әти дә булды. Галимҗан Гыйльманов Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, хәзерге көндә Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты референты. Саный китсәң, аның хезмәтләре һәм әсәрләре бихисап. Максатым аның хезмәтләренә бәяләмә бирү түгел, чөнки аның хезмәтләренә инде диссертацияләр, диплом эшләре язалар. Ул галим, шагыйрь һәм прозаик.
Укытучыбыз Ганс абый «минекеләр көчлеләр» дип атаган сыйныфта Флүс, Галимҗан белән Фәния Габидуллина да бар. Фәния чынлап та укуда да, спортта да бик өлгер. Район буенча уздырылган чаңгы ярышларында гел беренче. Без мәктәптә укыган чакларда «Зарница» уеннарында «ориентирование» - тирә-якны компаслар белән билгеләү биреме дә була иде. Шунда ул, юлдан бер дә тайпылмыйча, барасы якны дөрес билгели иде. Әдәбият буенча олимпиадаларда да ул беренче. Әйе, Фәниянең кыйбласы мәктәп елларында ук сайланган: ул - шагыйрә, журналист, Башкортстанда яшәп татарча иҗат итә.
Кулыма аның «Таң кызы» дигән шигырьләр җыентыгын алам. Анда ул миңа, «Сердәшем, дустым Динәгә якташың Фәниядән», дип язып куйган.
Беребез - Казанда, икенчебез Уфада яшәсәк тә, сөйләшеп-аралашып яшибез. Иҗаты белән танышып, кызыксынып укып барам. Инде күп еллар «Кызыл таң» газетасында эшли. Һәрдаим төрле өлкәләрдә яшәүчеләр, сәнгать әһелләре, укытучылар турында мәкаләләре чыгып тора. Күп еллар каенана-каената белән бер өйдә яшәп, гаиләсен саклап, кызлар үстерә-үстерә, ире белән бәхетле гомер итәләр. Аның язмалары гел күтәренке рухта, тел дип, милләт дип көрәшеп яшәүче ул.
- Бер кайгың юк, - диләр, -
Көләч һаман,
Елмаюың китми йөзеңнән.
- Кайгырудан бәхет табылуга
Күптән инде өмет өзелгән.

Бу шигырендә аның нинди генә күңелсезлекләр булса да, йөзенә чыгармый елмаеп яшәве, кешеләргә яхшы кәеф, елмаю бүләк итә белүе турында бәян ителә. Туган як, туган авылы Наҗытамакны тасвирлап язган шигырьләрендә табигатьнең матурлыгын образлы итеп күрсәтә алган ул.
Башкортстан татарлары турында сөйләгәндә еш кына: «Ә ул бит Дүртөйледән!» - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу җөмләдә аның татарлыгы да, миллилеге дә! Шул ук вакытта кешенең талантлылыгына, кешелеклелегенә дә басым ясап, сокланып әйтелә бу җөмлә.
«Әйе шул, бер мәктәптән, бер сыйныфтан ике шагыйрь һәм бер төзүче - алар бит Дүртөйледән!» - дип горурланып әйтеп куясым килә.
Язмамны Дүртөйледән без дүртәүбез дип башлаган идем. Әлбәттә, бу дүртәүләр кабатлана бара. Дүртөйле җирендә яшәгән татар халкы - уңган, талантлы, милли җанлы ул! Тарихыбызда эз калдырган шәхесләребездән җим алып иҗат итә. Тормыш шулай дәвам итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: