Шәһри Казан

Эчкечеләр бала «ташый»...

«Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра!» - ди халкыбыз мәкале. Санны түгел, сыйфатны кайгыртып әйтелгән сүзләр бу. Санауга, исәп-хисапка күчүем симез сыер турында түгел, балалар турында язасы килүемдә. Дөресрәге, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр һәм анда тәрбияләнүче балалар турында. Әлеге уй-фикерләр күңелемдә күптән түгел районыбызның мохтаж гаиләләренә ярдәм итү...

Реклама

«Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра!» - ди халкыбыз мәкале. Санны түгел, сыйфатны кайгыртып әйтелгән сүзләр бу. Санауга, исәп-хисапка күчүем симез сыер турында түгел, балалар турында язасы килүемдә. Дөресрәге, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр һәм анда тәрбияләнүче балалар турында.
Әлеге уй-фикерләр күңелемдә күптән түгел районыбызның мохтаж гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән үткәрелгән хәйрия акциясеннән соң туды. Чара барышында «Форпост» яшьләр оешмасы, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районыбызның Ачы һәм Үзәк авылларында яшәүче мохтаҗ, күп балалы һәм даими эчкечелек белән шөгыльләнүче, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга райондашларыбыз тарафыннан җыелган, кулланышта булган киемнәрне, уенчыкларны һәм тәм-томнарны тапшырды. Әлбәттә, әлеге гаиләләр көтелмәгән күчтәнәчләрдән канәгать калдылар. Арада гаиләләрнең төрлесе бар. Ни тырышып та очын-очка ялгап бетерә алмаучы мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләрне дә күрдек без. Әмма даими эчүчелек белән шөгыльләнүче, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр дә бар шул. Бу гаиләләрдә үсүче балалар кызганыч. Өйләрендә санитария кагыйдәләренең үтәлмәвен, кием-салымга, азык-төлеккә булган мохтаҗлыкны һәм тәрбиянең бөтенләй алып барылмавын әйткән дә юк. Моны күргәч, йөрәкләр кысыла... Бу очракта, бар нәрсә дә үзеңнән тора, диясе генә килә. Шуңа игътибар иттем: тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрдә балалар саны күбрәк. Өстәвенә һаман ишәю ягында үзләре.
Әлеге гаиләләр алны-артны уйламыйча бала «ташу»ларын беләләр. Һәркайсында кимендә дүрт-биш бала. Аларны тәрбияләп аякка бастырасы урында, үзләре ирле-хатынлы даими рәвештә эчкечелек белән шөгыльләнә. Балалары язмыш кочагында: ни ашарларына, ни киярләренә юк. Булганнары да, кем әйтмешли, хан заманнарыннан бирле юылмаган. Балаларның күбесе дистрофия белән чирли. Әйтерсең лә концлагерь тоткыннары. Өйләрдәге фәкыйрьлекне, шапшаклык-пычраклыкны әйткән дә юк. Чәчләрең үрә торырлык! Яшь җанны газаплап, шундый шартларда үстерергә нигә табалар икән ул баланы? Йә, бу бала нинди тәрбия, нинди әхлакый кыйммәтләр күреп үсә инде?! Киләчәктә кемнеңдер килене яки кияве булырга тиешле җаннар бит болар. Шуңа өстәп, кемнеңдер газизен бәхетсез итәргә туган җаннар диясе килә. Чарасызлыктан, тамак хакына аларның күбесе яшьли караклык юлына баса. Ашыйсы килә бит. Өйдә ризык булмагач, нишләсен ул?! Аракыга, суррогат эчемлекләргә табылса да, ашау-эчүгә, бала тәрбиясенә акча дигәннәре бөтенләй юк. Аналар көне уңаеннан район хакимияте тарафыннан бирелгән биш мең сумны (һәр бала саен бер мең) атна-ун көн эчендә эчеп бетергән ата-ананы, аеруча ананы ничек аңларга?! Өстәвенә аларны күп балалы аналар янына (һичшиксез, лаеклылар янына) зур тантанага чакыралар, чәчәк бирәләр, тәбриклиләр. Кайда монда мантыйк, кайда монда гаделлек?
Мондый аналар арасында ун бала табып, ташлап (табып, багып түгел): «Мин ун бала анасы!» - дип күкрәк кагып йөрүчеләр дә булды. Аның ун бала табуыннан кемгә ни файда?! Берсе - төрмәче, икенчесе - зиначы, өченчесе - кеше малына кул сузучы...
Өйләрендә без булган авыр гаиләләр һаман да үз эшләрен дәвам итә - эшләмәс һәм пособие акчасына эчәр өчен бала ташый. Арада яшь, чибәр, теләсә кайсы ирне ымсындырырлык ялгыз хатыннар да бар. Балалары төрлесе төрле атадан. Әлбәттә, мондый гаиләләр районда эшләп килүче комиссиянең, авыл җирлегенең, медицина һәм полиция хезмәткәрләренең даими игътибар үзәгендә. Кисәтү дә ясала, киңәш тә бирелә үзләренә. Ахыр чиктә, ата-ана хокукыннан да мәхрүм итеп карыйлар. Әмма хәл үзгәрми.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: