Шәһри Казан

Эчүне ташларга сәбәп - 1

Мин бу хәлне чынбарлыкта булмаган гади бер мәзәк дип йөри идем. Күптән түгел шушы хәлләргә катнашы булган, беркайчан ялган сүз сөйләмәгән кеше белән очрашып сөйләшкәч, башта рәхәтләнеп көлдем, аннан, чыннан да, мәзәкләрнең тормыштагы хәлләрдән тууына ышандым. Туксанынчы еллар. Кама арьягындагы бер авыл. Ул чор - авылларның хәле авыраеп, акчасызлыктан, чарасызлык­тан...

Мин бу хәлне чынбарлыкта булмаган гади бер мәзәк дип йөри идем. Күптән түгел шушы хәлләргә катнашы булган, беркайчан ялган сүз сөйләмәгән кеше белән очрашып сөйләшкәч, башта рәхәтләнеп көлдем, аннан, чыннан да, мәзәкләрнең тормыштагы хәлләрдән тууына ышандым.

Туксанынчы еллар. Кама арьягындагы бер авыл. Ул чор - авылларның хәле авыраеп, акчасызлыктан, чарасызлык­тан күпләрнең эчүгә сабышкан чагы. Бу авылда да эчәләр, айнык ирләр бармак белән генә санарлык. Авылда кечкенәдән дус булып үскән ике иптәш бар, болар да көн дә «салып» йөри. Тик дуслык нык, берсе берәр нәрсә тапса, махмырдан үләр дәрәҗәдә булса да, иптәшеннән башка эчми. Дусларның берсе - шаянрак холыклы, икенчесе - авылча беркатлырак, бөтен нәрсәгә ышана торган Ходай бәндәсе.

Ул чакта әле авылларда үләм‑бетәм дип яшәгән фермаларга Зәй шикәр заводыннан патока дип атала торган, шикәр ясаганда чөгендер эшкәрткәннән калган куе, беркадәр шикәрле сыекча ташыйлар иде. Сасырак, пешкән чөгендер исе килеп тора торган бу нәрсәне авылда эшкә яраттылар: халык аңардан ачы бал куеп, самогон куа башлады. Әлбәттә, бу куудан чыккан сыекча һич кенә дә әрмән коньягы белән чагыштырырлык тәмдә түгел, тик шулай да эчәр алдыннан һәм эчкәч суламасаң, берәр ярарлык кабымлык булса, бөтенләй эчмәслек тә түгел. Авылда шул патокадан самагон ясаучы берничә карчык бар, тик фермага төшеп, патоканы урларлык хәлләре юк боларның. Ләкин бизнесның үз законнары, әбиләр, бер чиләк патока алып килсәң, бер шешә «үзем өчен генә ясаган»ны биреп җибәрә.

Менә бер кичне тегеләр, берәр нәрсә табып булмасмы, дип, авылның икесе ике башына чыгып китәләр. Берсе караңгы төшкәнне уйлап, шул патокага дип, чиләген тотып ферма ягына юнәлә, икенчесе башка очка китә. Ферма тирәсе үзенә бер куркыныч, серле җир бит инде ул күпчелек очракта. Менә кичке караңгыда шул серле урыннардан чиләген тотып атлаган дусларның берсе дөмбердәп бер чокырга төшә дә китә. Исерек яки махмырдан булган кешегә, гадәттә, егылып кына пычак та булмый, бу да бераз аптырап ятканнан соң торып утыра. Әһә, чокыр. Ни-нәрсәмә дип казылгандыр, тирән, үзе кечкенә дә түгел. Чыгарга маташып карый, кая ул: караңгы, махмыр, тирән... Аптырап чүгәли бу. Шулчак чокырның икенче почмагыннан кыштырдаган тавыш ишетә. Шырпы сызып караса, моның кебек үк үзенең мутлыгы белән йөргәндә чокырга төшкән кәҗә! Кәҗә дә күптән түгел генә эләккән бугай, артык кычкырмый, тавышланмый. Ярар дип уйлый махмыры азаплаган ир, берәр җае чыгар. Патокага дип алган чиләгенә утыра да көтә башлый...

...Авылның икенче очына берәрсеннән «бурычка алып торырга» дип киткән икенче иптәшнең исә юлы уңа: ул, «ярты»сын кыстырып, сөйләшкән җиргә кайта. Кайта - дусты юк. Көтә... Тик махмыр түземлелек өсти торган нәрсә түгел, дустын эзләргә дип, ферма ягына юнәлә теге. Караңгы ферма тирәсенә кергәч, берничә тапкыр дустының исеме белән кычкыра. Күзгә төртсәң күренмәслек көзге кич бит бу. Чокырдагысы исә, үзен коткаручы килгәнен белеп, җавап бирә. Шулай «пачти» табышалар болар.

- Бик якын килмә, чокыр­ның яры ишелә, мин дә күрмичә егылып төштем, - дип кисәтә чокырдагы ир, караңгыда дустын коткарырга ашык­кан иптәшенә. - Монда тирән, болай гына чыгарлык түгел, бар, фермадан берәр бау алып кил.

Беркатлырак ир фермага йөгерә. Мал караучылар йортыннан озын бер аркан ала да янәдән чокыр янына килә, арканның бер очын ыргыта. Чокырдагы ир исә, мин моннан чыгармын, кәҗә нишләр, дип уйлап, беренче итеп арканны кәҗә мөгезенә бәйли дә югарыдагыга: «Тарт!» - дип кычкыра. Тегесе тарта инде...

...Үзегез күз алдына китерегез инде хәзер. Махмырдан интеккән ир - караңгы чокырдан иптәшен тартып чыгарам дип җан-фәрман арканга ябышкан ир - кәҗә тартып чыгара. «Әйдә инде, салабыз», - дип әйтергә дә өлгерми, аңын җуеп, җиргә егыла. Кәҗәнең башына патокага дип алган чиләк тә киертелгән бит! Берничә мизгел хушын җыеп ятканнан соң, өстәге ир авылга сыпыра, кәҗәгә әйләнмәс өчен, мәңге эчмәскә дип үзенә сүз бирә, аннан, бераз тынычлангач, хәлне өченче иптәшләренә сөйли...

Бу хәлләрне миңа, үзе әйтмешли, чокырда тагын ярты төн үткәргән ир сөйләде.

Реклама

- Шуннан бирле 20 еллап капкан юк безнең, малай, - диде ул. - Тормышлар да җайланды, патока да бетте, ну, барыбер, кайвакыт эчкән чаклар төшкә кереп азаплый. Хәзер авылда да эчүнең модасы бетте диярлек. Безнең партияләрнең ташламаганнары үлеп бетте, яшьләр әле аңышмыйчарак кына эчә. Без исә шул кәҗә сәбәпле ташладык. Теге брат - куркуыннан, мин иптәшкә дип...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: