Шәһри Казан

Эх, корт чаккан дөньясын

Әнием, еш кына: «Тормышның иң рәхәт вакыты балалар бакчага йөргән вакыт, кадерен белеп кал», - ди. Рәхәт икәнен үзем дә беләм - кайвакыт кылны кырыкка ярыр дәрәҗәгә җитеп, иртән бакчага чыгып чабабыз, кичен телне асылындырып, мәш килеп кайтып керәбез. Ял көннәренең кайсы минуты-сәгатен генә үзеңә багышлый аласың икән? «Батарейка»ң йоклап...

Кайвакытта исә үз балаңа үзең карап, гаҗәпләнеп тә каласың. Әле кайчан гына биләүсәдәге бер төргәк иде - инде сиңа үз дөреслеген дәлилләп, үз хакыйкатен яклап басып торучы кечкенә кеше! Бала үстерүнең һәр мизгеле рәхәт булса да, андый мизгелләрдә, кая шуның кадәр ашыга соң бу вакыт, дип куясың.

Шәһәрдә ай бармы?
Ә мин вакытның ни-нәрсә икәнен декрет ялыннан эшкә чыккач кына тойдым. Шунда үзенә күрә бер нәтиҗә дә чыгарып куйдым. Хатын-кызны бала ялында тулаем өйдә утыртырга кирәк. Ягъни мәсәлән, тулы өч елын да. Хет өч ел без баланың һәр көнен, һәр сәгатен күрә алабыз. Ә эшкә чыксаң... Әти кешеләр өчен, бәлки, алай да түгелдер, ә менә әни дә, эшче, хезмәткәр дә булсаң... Каян табып бетерергә дә, ничек итеп сузылучан итәргә ул вакытны? Моңа өлгерергә кирәк, тегеңә соңга каласы түгел, эшеңдә сүз килмәсен, балаң да, ирең дә караулы булсын, өең дә ялт итсен, табының күз иркәләсен. Әле бит матур, үз-үзен караучы нәфис хатын-кыз да буласы килә! Тәк, менә хәзер вакытны бүләргә дә, ял итәргә, шәп кәеф өчен вакыт та калдырырга кирәк. Шуларны булдыра-булдыра, еллар ай исәбенә, айлар көн эченә сыя да бетә. Ә бит кайчак үз-үзең белән калырга вакыт бөтенләй калмый. Нәкъ шагыйрь әйтмешли: «Шәһәрдә ай да бармыни?»
Шулай шул - айны да, йолдызларны да, кошларны да кайсыбызның гына шәһәрдә туктап карап торганы бар. Вакыт юк бит безнең... Юк-барга... Безнең өлгерәсе бар - әнә интернет тулы яңалык, замана тулы «нано»лар, мода тулы «гламур»лар. Чүлмәкчедән күрмәкче дия-дия, гадәти, табигый матурлыктан читләшкән роботҗан-роботбикәләрдән ни көтәсе?

Миңа йөрәк бүген кирәк...
Бу елның узып киткәне бөтенләй сизелмәде, ди күпләр. Һәм бу күренеш елдан-ел югарырак тизлек ала бара - элек бу атна сизелми дия идек, бу ай күз ачып йомганчы узды. Ә хәзер унике айдан торган ел да сизелми үтә башлады. Әбиләр әйтмешли, ахырзаман галәмәтеме әллә шунда.
Әллә виртуаль дөнья, виртуаль аралашулар, виртуаль хыяллар яссылыгында яшибезме соң без? Бер-беребездән генә түгел, үз асылыбыздан ерагая, шуның белән бергә салкыная, төссезләнә барабыз. Кунакка йөреш юк - дусларны кафе-рестораннарга җыябыз, әйтәсе сүзне күзгә карап түгел, ноутбук яисә «ай-фон»га язабыз, кибеткә җәяү тәпиләмибез, ике метр ераклыкта булса да, машина кабызабыз... Ни кызганыч, эчке дөнья белән түгел, тышкы дөнья матурлыгына табына башлаган кешеләр заманы бүген. Без вакыт артыннан түгел, ул безнең арттан өлгерә алмый бугай инде хәзер.
Ә шулай да технологияләр шаукымына чолганып, башны күтәрергә вакыт калмаганда да күкрәктә типкән йөрәк тибешенә битараф булмасак идек. Күктәге йолдызларның матурлыгын сатып алырга акча, табигатькә якынаерга блат кирәкми, үз-үзең булу да оят түгел. Вакыт табып була - теләк һәм битарафлыкка бирешмәгән йөрәк кенә кирәк.
Йә, бүген кич йолдыз санарга чыгабызмы?

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: