Шәһри Казан

Эх, Совет МАНДАРИНЫ!

Яңа ел якынлаша бит. Балачактагы кебек зарыгып та көтмим үзен, әмма шул бәйрәм якынлашканда, күңелне шатлык хисе биләп, нидер өмет итә инде менә, валлаһи газыйм. Укырга кергәнче үк Кыш бабайның мәктәп физругы икәнлеген белгәч, күңел бераз үртәлде үртәлүен, тик ул чактагы чыршы катыш мандарин исе һаман борын төбендә тора...

Реклама

Ул заманнан бирле күпме кар явып эрегән дә, ничаклы мандарин ашалган, әмма хәзер аның тәме дә башка шул. Хәзер генә ул кибеттә ни теләсәң шул бар, акчаң җитсен дә, ашап кына өлгер. Ә теге чакта көньяк җимешләре бары тик Яңа ел бәйрәмендә генә пәйда була, йә Мәскәү белән Ленинградка баручылар алып кайта иде. Шундый кызык заманда яшәлгән инде, югыйсә СССРның дөнья күләмендә күпмиллиардлы сәүдә эшен җәелдергән, кайбер мәгълүматларга караганда, үсеп килүче илләрнең чирек өлешен үз контроленда тоткан чор бу. Ә ул илләрдә, белгәнебезчә, җиләк-җимеш белән яшелчәнең нинди генә төре үсми. Болар барысы да ул заманда тиеннәр генә тора, ә күпләп алган очракта (СССРның барлык территориясенә җитәрлек) бәяләр бермә-бер кимер иде. Бары тик Яңа ел тирәсендә генә аз-маз җиләк-җимеш кибет-базарларда күренә - шуңа да инде урта, өлкән буынның бу бәйрәм якынлашканда мандаринны исенә төшерүе бер дә гаҗәп түгел.
Хәзерге буын кибетләрдә тулып яткан ананас, бананны гына түгел, кыяр белән помидорны да ел әйләнәсенә күреп булмаганын уена да китереп карамый. Беренче тапкыр кивины күргәч, яңа төрле бәрәңге диючеләр дә булгалаган иде. Ә урамда узган гасырның туксанынчы еллары иде бу вакытта! Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, алга киткән дәүләт егерменче гасыр ахырында да табигатькә бәйле булып яшәгән ләбаса. Аллаһы Тәгалә кушуы белән табигать бирсә ашыйбыз, булмаса юк! Читтән сорап йөреш юк, чөнки анда нәрсә барын белүче дә юк. Авитаминоз белән көрәшү шул дәрәҗәдә алып барыла иде ки, җәй ахырлары-көз башларында һәр өй кечкенә генә консервлау заводын хәтерләтә иде. Кыш көне ашарга кыяр, помидор тозлау, компот, вареньелар ясау дисеңме... Бу очракта да юктан гына берәр проблема тумыйча калмый. Йә банка капкачына кытлык, йә ул капкачны япкыч (закрутка) юк. Ул һәркемдә дә бар барын, әмма күршенеке яхшырак яба. Газетада төрле рецептлар тулып ята, китаплар басылып тора, язга таба витамин җитешми дип куркытып та торалар. Чир китә, гадәт кала ди, хәзер күпкә кимесә дә, халык бу гадәтен ташлый алмады. Дөрес, хәзер капкач япкычлар яхшы, чит илнеке.
Үсеп килүче илләр дигәннән, аларга Советлар Союзыннан да күбрәк ярдәм итүче булдымы икән? Юктан башлап сәнәгатьне булдыру, юллар, аэродромнар төзү, мәктәпләр ачу. Уйлап карасаң, бары бергә, югы уртак булырга тиеш кебек. Әмма бу илләрдән СССРга әллә ни таммады шул. Алай гына да түгел, барлык социалистик илләр, «дус һәм тугандаш» дәүләтләр дә табышлары белән бүлешергә атлыгып тормады, бездәге «социализм төзүче» совет халкы кайгысы булмаган, күрәсең, аларда. Ни өчендер без мәктәптә укыган чорда да әле взнослар җыеп теге яки бу илгә ярдәм итү гадәте бар иде. Укучы балалардан җыелган тиеннәрне өмет итүчеләр шул хәтле күп иде ки, без инде моңа ияләнеп тә беттек. Берәү дә каршы түгел, җир йөзендә тынычлык кына булсын дип йөргән чор инде ул. «Куллар тотыштык, йолдыз-йолдызчык, һәммәбез тату, бездә чын дуслык» дип җырлап йөргән беркатлылар заманы... Бер генә илдән дә рәхмәт йөзеннән кибеп беткән мандарин җибәрүче булмады үзе, алар безнең кебек уйлый белмәгәндер шул.
СССР бөек держава булган, аның белән барысы да санлашкан дип үз-үзеңне тынычландырып була инде булуын. Санлашмый кая барырсың икән, әгәр сиңа барысын да ясап, төзеп бирсәләр һәм моның өчен берни дә сорамасалар? Сәйфелмөлек абзыйның бәрәңге бакчасы башыннан 40 елдан артык нефть суыртып, Европаны күтәргәнбез, ә шул гомер Сәйфелмөлек абзыйның утын ягып өен җылытканын бер генә европалы да уйлап карамагандыр. «Алдынгы карашлы» бу халык фотоаппарат асып дөнья гизгәндә, безгә хәтта аларның тормышын барып карарга да ярамаган. Хәер, Сәйфелмөлек абзаңның анда йөрергә барыбер вакыты юк, кышлык утын әзерләсен дигәннәрдер инде. Кыскасы, яратканнар инде безне, тегеләре дә, болары да. Нык яратканнар, әйләндереп-әйләндереп, елга бер тапкыр мандарин биреп алдап...
Болар минем уема да кереп чыкмас иде, кичә генә кибеттә мандарин күргәч, балачак хатирәләре яңарды. Ничек кенә булмасын, киви-ананас ашап үсмәсәк тә, балачак - иң ямьле чор инде ул. Ул якты хатирәләрне берни дә боза алмый, хәтта Кыш бабай-физрукның кара мыегы өстенә ябыштырылган мамык мыегы да...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: