Шәһри Казан

Элекке танкист, данлыклы токарь

Зарифулла абый Фәтхуллин - Бөек Ватан сугышы ветераны. Казанга һәм бөтен Татарстанга даны таралган 86 яшьлек ветераныбыз башкалабызның Таулар бистәсендә үзенең яраткан хатыны Розалия апа белән бик бәхетле яши. Алар икесе дә гыйбрәтле тормыш юлы узган, Бөек Ватан сугышы газапларын кичергән. Казанда туып үскән Зарифулла абый, 85 нче урта мәктәпне...

Реклама

Зарифулла абый Фәтхуллин - Бөек Ватан сугышы ветераны. Казанга һәм бөтен Татарстанга даны таралган 86 яшьлек ветераныбыз башкалабызның Таулар бистәсендә үзенең яраткан хатыны Розалия апа белән бик бәхетле яши. Алар икесе дә гыйбрәтле тормыш юлы узган, Бөек Ватан сугышы газапларын кичергән.
Казанда туып үскән Зарифулла абый, 85 нче урта мәктәпне тәмамлагач, 16 нчы заводка токарь һөнәренә өйрәнчек булып эшкә керә. Тырыш егет бу эшне бик яратып башкара. 1944 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Башта Саратов шәһәрендәге 31 нче танк полкы мәктәбендә укый, танк йөртүче, радист, пулеметчы һөнәрләрен һәм кече сержант дәрәҗәсен алып, чын хәрби кеше булып җитешә. Шул ук елны 1 нче Белоруссия фронтына сугышка китә. Канлы сугыш юллары буйлап Германиягә кадәр барып җитә, 7 ел армия сафларында була. Сугышның иң авыр, иң җаваплы участокларында Зариф абый беренче булып, батырларча сугыша. Кайбер көннәрдә 12-15 сәгать буена танктан чыкмыйча, бик оста маневрлар ясап сугышуын сөйли ул. Ватаныбызның йөзләрчә авылларын, дистәләрчә шәһәрләрен фашистлардан азат иткәч, Зарифулла Хәйрулла улы Польша өчен озакка сузылган каты сугышта аяусыз көрәшә. Безнең армия 1945 елның 12 гыйнварында Балтыйк диңгезе ярларыннан алып Карпат тауларына кадәр сузылган гаять зур фронт сызыгы буенча һөҗүм башлый. Бөек Ватан сугышы барышында бу иң зур һәм иң көчле һөҗүм була. Батырлыгы өчен аңа өлкән сержант дәрәҗәсе бирелә, танклар механигы һәм танклар орудиесе (танк тубы) командиры итеп билгеләнә. Көнбатышка таба ясалган бу һөҗүм берөзлексез 23 көн бара. Сугышчылар, каты бәрелешләр белән, 500-600 чакрым юл үтәләр. 3 февральдә инде Зарифулла абыйлар Одер елгасының ярларына - Германия җиренә килеп җитәләр. Бу Висла - Одер операциясе 8 айга сузыла. 5 елдан артык фашистлардан изелгән Польша тулысынча азат ителә.
1945 елның 16 апрелендә Берлин операциясе башлана. Билгеле, немецлар һәр йортны, һәр урамны крепостька әйләндереп, нык торырга хыялланганнар. Ә совет сугышчыларының җиңүгә ышанычы зур була, җиңү якын, дип рухлана алар. 2 майда, аларның 2 нче танк армиясе катнашында, Берлин штурм белән алына. Батыр танкист З.Х.Фәтхуллин Кызыл Йолдыз ордены һәм «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Моңа кадәр инде ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән була.
Зарифулла абый, сугыш тәмамлангач та, биш ел дәвамында Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. Казанга кайткач, токарь булып эшли башлый. Аның хезмәт биографиясе аеруча шуның белән үзенчәлекле: хезмәт кенәгәсендә бары бер урын һәм һөнәр күрсәтелгән - Казандагы язу машиналары заводы, токарь. Ул шунда 50 ел буе алны-ялны белмичә эшли. Зарифулла абый планны 2-3 тапкыр арттырып үти, һәрвакыт производство алдынгысы, заводның тоткасы була. Аның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Заводта хәзер дә олылыйлар, зурлыйлар үзен.
Тормыш иптәше Розалия апа исә озак еллар комсомолның Бауман райкомында исәп-хисап һәм статистика бүлеге мөдире, аннары, пенсиягә чыкканчы, тәҗрибә-конструкторлык бюросында финансчы-хисапчы булып эшли. Ул да төрле медальләргә, Мактау грамоталарына ия.
Зарифулла абый белән Розалия апаның бергә яшәүләренә 60 ел тулды. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр, биш оныклары бар. Шунысы ихтирамга лаек - балаларының өчесе дә хезмәт биографияләрен әтиләре эшләгән заводта башлап җибәрде. Зарифулла абый белән Розалия апага киләчәктә дә бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы телисе килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: