Шәһри Казан

Электрон ДЕМОКРАТИЯ

Путин электрон демократияне үстерү турында Указга кул куйды. Яңа закон буенча интернетта тәкъдим ителгән берәр инициативаны 100 мең кеше хуплый икән, ул инде Дәүләт Думасында каралырга тиеш.

Бу яңалыкның кызык ягы шунда - электрон демократия белән Президент администрациясенең яңа махсус идарәсе шөгыльләнәчәк. «Демократия» сүзен ишетү белән күз алдына «халык» килә, шуңа күрә электрон демократиянең хакимият кулында булуын инде ирония белән генә кабул итәргә кала.
Проектның Думага үтүе өчен 100 мең имза кирәк диелгән. Теоретик яктан бу җиңел, әнә Pussy Riot эше буенча интернетта тиз арада меңләгән имза җыелды. Ләкин электрон демократия проектында каралган мәсьәләләрдә имзалар саны хакимият ясаган сайтта саналса... Без инде саннарның ничек исәпләнгәнен узган сайлаулардан яхшы беләбез.
Гомумән, интернетта имза җыю кампаниясе инде күптәннән практикада. Бик күп мәсьәләләр гауга дәрәҗәсенә интернет аша күтәрелде. Хакимияткә элегрәк тә аларны чишәргә ярдәм итәргә, җавап бирергә нәрсә комачаулый иде? Җавап ачык: күтәрелгән мәсьәләләрнең хакимият фильтры аша үтмичә киң җәмәгатьчелеккә барып ирешүе комачаулый иде.
Кремльнең электрон демократиясе - артык активлашып һәм сәясиләшеп киткән интернет җәмәгатьчелеккә ыргытылган бер сөяк кенә. Оппозиция лидерларын эзәрлекләү буенча киң колачлы программаны тәмамлагач, ил лидерына демократ имиджын тудырырга кирәк булды бит.
PS. Демократия интернеттан түгел, урамнан башлана.

Гозергә җавап - йодрык
Россиядә Президент сайлаулары вакытында оппозиция хәрәкәте җанланып киткән иде, дистәләгән мең кеше мәйданнарны тутырды. Хәзер исә хәрәкәт әкренләп сүрелде. Лидерларны эзәрлекләү башланды: Алексей Навальный, Ксения Собчак, Илья Яшин кебек активистлар тоткарланды, өйләрендә тентү уздырылды. Оппозиция митингларын оештыручы Сергей Удальцов 240 сәгатьлек мәҗбүри хезмәткә тартылды. Оппозицион депутатларның бизнесында тикшерүләр уза башлады.
Дәүләт җитәкчелеге Беренче каналда бертуктаусыз «демократик җәмгыять» дип ялкынлы чыгышлар ясаса да, Россия әле һаман да каршы чыгучыларга карата йодрык белән эш итүче ил булып кала бирә. Урамнарга агылган меңләгән халыкның гозерен тыңлар урында хакимият куркыту белән мәшгуль. Янәсе, «әнә сезнең лидерларыгызны без нишләттек, артык тавыш күтәрүчеләрне дә шул ук нәрсә көтә».
Ләкин моның ахыры күңелсез тәмамлана күрмәгәе. Халык бер уянып алды, дәүләттән хокукларын таләп итәргә өйрәнде. Халыкта киң колач җәеп килгән интернет «сәясиләште». Монысында оппозиция әле бер нәрсәгә дә ирешмәде, ләкин киләсесендә башкачарак та булырга мөмкин бит. Хакимият халыкка колак салмаса, таләпләр үтәлмәсә, үзгәрешләр һәм реформалар оештырмаса, җитәкче даирәләргә үз урыннарын бушатырга туры килергә бик мөмкин.

Мөселманнарны яклады, үзен яклый алмады
Узган атнада танылган адвокат Рөстәм Вәлиуллин Алтай краенда суда батып үлде. Рәсми мәгълүмат буенча, адвокат елгага су коенырга кереп киткән һәм шунда баткан. Алтайга да ул хокук яклау эшләре буенча киткән булган. Ижаулы адвокатның сәер үлеме күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.
Вәлиуллин бөтен Россия буенча гаугалы мәхкәмә эшләрендә катнашкан иде, гади мөселманнарның, дини әдәбият нәширләренең хокукларын яклады. Заманында ул Чаллыдагы татар активистлары хокукларын да яклады. Бушлай...
Бу эштә бер нәрсәгә игътибар иттем. Вәлиуллинның үлеменнән соң инде бер атнадан артык вакыт үтте, ләкин олы дини җитәкчеләрнең берсе дә рәсми кайгы уртаклашу белән чыкмады (Сарытау мөфтие Бибарсовтан башка). Ә бит бу адвокат хөрмәтле дин әһелләре эшләргә тиеш булган эшне эшләде, ягъни мөселманнарны яклады.
Вәлиуллинның гаиләсе, якыннарының кайгысын уртаклашам. Урыны җәннәттә булсын!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: