Шәһри Казан

Ерак Көнчыгышны японнар баса

Россия территориясе шул кадәр зур ки, бер үк вакыт аралыгында без Европаның иң ерак ноктасыннан әйләнеп кайта алабыз, ә Ерак Көнчыгышка барып та җитә алмыйбыз. Ерак Көнчыгыш дигәннән, ул безнең өчен генә ерак, башкаларга бик якын ул. Японнар өчен, мәсәлән. Икенче бөтендөнья сугышыннан бирле Курил утрауларын кире кайтарырга хыялланган әлеге...

Ерак Көнчыгыш Россиянең барлык территориясенең 60 процентын тәшкил итә, ә халык саны исә биредә 9 проценттан да азрак. Биләмәсе зур булса да, кулланышка ярарлыгы әллә ни күп түгел - берничә йөз мең гектар гына.
Россиядә чәчәк ата япон карабодае
Японнар шушы җирләрдә агросәнәгать икътисади зоналары булдырмакчы. Амур өлкәсендә алар инде соя белән карабодайны үстереп тә караган. Икътисади зоналар теплица хуҗалыклары өчен генә булдырылса, моңа берничә гектар җир дә җитәчәк, ә бөртекле культуралар өчен бу мәйданны йөзәр меңләгән гектарга хәтле арттырырга туры киләчәк. Уңдырышлы гына түгел, теләсә нинди коры җиргә мохтаҗлык кичергән японнарның теплицалар белән генә чикләнеп калмаячагын чамалавы авыр түгел.
Икътисади үсеш министры урынбасары А.Осипов сүзләренчә, әлеге зоналар югары үсеш алачак һәм ике як өчен дә файдалы булачак. Аның фикеренчә, биредә яңа эш урыннары пәйда булачак, регионнарның салым бюджеты артачак, ә японнарның бу җирләрдә җитештергән продукциясе беренче чиратта үз базарына юнәләчәге аның экологик яктан зарарсыз булачагы турында сөйли. «Билгеле булганча, япон базары - дөньяда иң ябык базарларның берсе», - ди А.Осипов.
Россия кемнеке?
Аның каравы, Кытай базары ябык түгел. Ул ике якка да ачык. Җир җитмәү проблемасы бер японнарда гына түгел, халык саны көннән-көн арта барган Кытайда ул тагын да катлаулырак. Алар да Россиянең Ерак Көнчыгышында иген икмәкче. Кытайлардан тыш, әле тагын Корея да шул хакта хыяллана. Әмма бары тик япон инвесторларына гына салым ташламалары каралган.
Ирексездән шундый сорау туа: ни өчен японнар өчен салым ташламалары карала? Шундый ук шартларда үзебезнең игенчеләр дә бу өлкәгә тартылыр иде. Россиянең ашлык союзы президенты А.Злочевский сүзләренчә, болай эшләү үзкыйммәтнең югары булуына китерәчәк - безнең ашлык терминаллары күпчелек Кара диңгез буенда тупланган. Ни дисәң дә, Көнчыгыш ераграк шул безгә. Әйткәнемчә, японнарга ул якын һәм алар анда үз терминалларын да төзергә җыена. «Мәңге бүленмәс СССР» чорында ук бу хакта уйланылган булса, бәлки хәзер японнар иген игеп тә йөрмәс иде бездә.
Шул ук А.Злочевский белдергәнчә, Ерак Көнчыгышта икътисади зоналарның пәйда булуы Берләшкән ашлык компаниясенә һәм «Сумма» төркеменә файдага булачак. Алар Троицкий белән Көнчыгыш портларында ашлык терминаллары төзергә планлаштыра. Кемгә файдага буласын, «Сумма»ның нинди суммалар белән эш йөртәсен ачыклау мөмкинлеге без фәкыйрьләрегезгә бирелмәгән. Үз бакчаңда үстергән бәрәңгене күршең үзеңә үк сатып ятсын инде. Җитмәсә, шуның өчен салым да түләмәсен.
Ерак Көнчыгыш проблемасы кичә-бүген генә килеп тумаган. Билгеле, кайда эш бар, яшәү шартлары яхшы - шунда халык агыла. Бүген японнар килеп эш урыннары булдырыр, иртәгә кытайлар тартылыр... Шулар бәрабәренә Ерак Көнчыгышта халык саны да артыр бераз. Әмма бездә җир күп, буш урын җитәрлек, дип, аны теләсә ничек һәм теләсә кем белән тутыру дөрес хәлме икән?! «Ботинкам - күршенеке, күлмәгем - кешенеке» җырындагы кебегрәк булмасмы? Җире - Россиянеке, ә Россия кемнеке?!.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: