Шәһри Казан

Эшкә өйрәнеп үскән бала заводтан курыкмый

Казанның 145 нче лицее укучысы Инна Бурова «XXI гасыр кулибиннары» VI Республика уйлап табучылар конкурсында җиңү яулады.

Реклама

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлиева «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләгәнчә, Казан мәктәпләрендә эшче һәм инженерлык белгечлекләрен пропагандалау буенча максатчан эшчәнлек гамәлгә ашырыла. Узган ел Казанның 34 мәктәбе, Татарстан Республикасының «Киләчәк» («Будущее») мәгариф үсеш стратегиясе проекты кысаларында, предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлек килешүе төзегән. Шушы проектта катнашып, инде 26 мәктәп химия, биология, физика кабинетлары булдырган, агач яки тимер эшкәртү станоклары һәм тегү машиналары белән җиһазландырылган кече «цех»лар оештырган. «Дәресләрдән соң мәктәп» проекты кысаларында, узган ел 23 нче, 24 нче, 35 нче, 55 нче, 114 нче, 146 нчы мәктәпләр, 7 нче гимназия һәм 110 нчы лицей һөнәрләрне пропагандалауда иң актив эшләүче мәгариф учреждениеләре булып танылган. Быелгы уку елының беренче яртысында гына да 2040 укучы «Электроприбор», вертолет, авиация һәм моторлар төзү заводларына, «Спартак», «Химград», «Органик синтез» предприятиеләренә танышу экскурсияләренә барган.
«Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсенең мәктәпләр белән хезмәттәшлеге мактауга лаек. Мәсәлән, 145 нче лицей укучылары заводның уку-өйрәнү цехында һөнәр дәресләре узалар. Конструкторлык бүлегенә күнекмәләргә йөргән Инна Бурованың уйлап табучанлык сәләте ачылды хәтта», - диде Ләйлә Фазлиева.
Башкаланың 119 нчы мәктәбе укучылары да - КМПОның еш кунаклары. Шушы мәктәпнең 9-11 нче сыйныфларында белем алучылар үзләренең остазлары белән берлектә ясаган техник конструкцияләр уку елы ахырында әлеге заводта оештырылачак күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Шәһәрнең 8 нче гимназиясе, Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ) һәм вертолет заводы арасында төзелгән өчьяклы килешү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Гимназиядән ел саен 20гә якын егет һәм кыз КНИТУ-КАИга укырга керә, хезмәт юлын завод белән бәйли.
- Республикада үткәрелүче «Үзеңнең мәктәбеңә ярдәм ит!» акцияләреннән Казан предприятиеләре дә читтә калмый. Узган ел предприятиеләр мәктәпләрне төзекләндерүгә һәм әзерләүгә 12,2 миллион сум акча күчерделәр. «КМПО» һәм «КОМЗ» акционерлык җәмгыятьләренең, «Таттелеком» җәмгыятенең, 2 нче автотранспорт предприятиесенең ярдәме аеруча зур булды, - диде Ләйлә Фазлиева.
Башкала мэры Илсур Метшин да бу хезмәттәшлекне хуплады. «Предприятиеләрнең мәктәпләргә шефлыгы ул - Совет чорының уңай бер мисалы. Аннан баш тартырга кирәкми. Тагын да күбрәк коллективлар мәктәпләр белән аралашу һәм хезмәттәшлек юлына бассын иде», - диде шәһәр башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: