Шәһри Казан

«Эштә – Ризәлә, өйдә – Товарищ Сухов мин»

«Левитан» диеп кушамат таксалар, бу зур дәрәҗәдер. Тик үсмер чакта моны аңлап бетермисең икән, киресенчә, әлеге кушаматтан кыенсынасың - ояласың. Сүзем бала чагында табибә булырга хыялланган, бүгенге көндә үзенең аһәңле тавышы белән күпләрнең җанына сихәт биреп, җаны-тәне белән үз эшен яратып башкаручы, танылган радиотапшырулар алып баручы Ризәлә ханым Исмәгыйлева турында.

Реклама

Ризәлә апа мәктәптә укыганда көчле тавышы белән сәхнәне тотып, гел сәнгатьле сөйләү бәйгеләрендә, район смотрларында катнаша торган актив яшүсмер булган. Ә бүген исә ул сөйләм өлкәсендә дистә елдан артык тәҗрибәсе булган ханым, радио ди-джейлар арасында мэтрлардан саналган Ризәлә Исмәгыйлева.
Ризәлә апаның радиотапшырулар алып баручы буларак карьера башлангычы «Дулкын» радиосы икәнен күпләр беләләр.
- Ялгышмасам, Сез «Татар радиосы»на, «Дулкын» радиосы ябылгач, килгәнсез?
- Юк, «Дулкын»ны мин киткәч яптылар (елмаеп), эшләргә рәхәт булса да, безгә кагылмаган аерым кыенлыклар барлыкка килде. Кастингка бергә килгән Гөлнур миңа «Татар радиосы»на барып карарга киңәш бирде. Карасам, кастингта 70ләп кеше, шулар арасында безнекеләрнең барысы да, яшьләр дә күп, мине куалар. Кермәгез инде, алайса безне алмыйлар бит, диләр. Алай да кердем, тыңладылар, яздырдылар. Аннары бер атнадан мине алганнарын белдем.
- Үзегезгә генә хас сөйләм стилегез бар. Хәтта декрет ялында булган аралыкта да Сезне тыңлаучыларыгыз сагынырга өлгергән иде. Сезнеңчә, аһәңле сөйләү нәрсә ул?
- Ул Аллаһы Тәгалә биргән тавыш инде. Тавыш тембрыннан да бик күп нәрсә тора. Ходайның бер бүләге ул! Укытучыларыма рәхмәтлемен. Мәдинә апа, вакытында минем тавыш бар икәнен күреп алып, дәресләрдән соң алып калып, район смотрларына, мәҗбүриләп, төрле тематикага карата шигырьләр ятлата иде. «Дулкын»га килгәч тә бер коллегам: «Син кешенең колагына сөйләгән кебек сөйләргә тиеш, шул чакта гына эффект була», - диеп әйткән иде. Уйлап карасаң, чынлап та шулай: сөйләсәң, ул истә дә кала, йөрәккә дә ята икән. Мәсәлән, кеше сине машинада тыңлап бара, син бит аңа бите янында кебек якын; авыру кеше тыңлап ята, син аның колагы кырыенда... Шуңа күрә, эмоцияләрең көчле булса да, сөйләмең көйле-җайлы, җылы, һәркемнең күңеленә ята торган, ихлас булырга тиеш. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтә!
- Бүген күп кенә татар зыялылары: «Татарда тыңларлык радио юк!» - дип әйтәләр. Сез моны нәрсә белән аңлата аласыз?
- Бездә кеше шулай тәрбияләнгән: газета нәрсә язса, телевизор нәрсә күрсәтсә, радио ни сөйләсә - ул дөрес. Массакүләм мәгълүмат чаралары халыкны тәрбияләргә тиеш. Журналистикада, инде файдаң тимәсә, зыян салма, дигән нәрсәне онытмаска кирәк.
- Ә менә танылган алып баручы Ризәлә Исмәгыйлева иренә нинди хатын, балаларына нинди ана икән?
- Корырак инде мин (көлә). Әмма, хатын-кыз буларак, кем булсаң да, өйдә гади булып кала белергә кирәк. Бу минем өчен җиңел әйбер түгел, чөнки мин холкым ягыннан көчле кеше, ә хатын-кыз көчсезлеге белән көчле булганда яхшы. Улларым өчен мин «Товарищ Сухов» (көлә). Балаларның аермасы зур булгач, чагыштырып карыйм: өйдә утырган вакытта хатын-кыз йомшаклана икән, ә менә эшли башлагач, эшкә чумып, кайчак гаилә турында онытып та җибәрәсең. Әмма моңа юл куярга ярамый, шуңа мин гел үз өстемдә эшлим. Өйдә мин чын хатын-кыз, әни булып кала белергә тырышам һәм һәрбер хатын-кызга тырышырга кирәк диеп саныйм.
- Сез, татар теле укытучысы буларак, татар теленең киләчәген ничек күрәсез?
- Бик борчылам! Кызганыч, яхшыга таба бармый. Уку йортларында татар теле белгечлегенә керергә теләүчеләр саны елдан-ел кими бара. Бу Татарстан өчен көлке! Мөгаен, бердәмлек җитеп бетмидер бездә, телне хәзер гаиләдә сакласаң гына. Мәсәлән, без үзебез өйдә беркайчан да русча сөйләшмибез. Оныклары белән вата-җимерә русча сөйләшкән олыларны күргәч, җен ачулар чыга... Теле юкның - иле юк, диләр. Радио, телевидение күңел ачуга корылса да, әдәби тел нормаларын сакласын иде. Уйнап әйтсәң дә - уйлап әйт, ди халык һәм бу отышлы да, чөнки берни белмәгән сабый баланы да уен аша бөтен нәрсәгә өйрәтергә була. Күңел ачу белән бергә, тыңлаучыларыбызда үз телебезгә хөрмәт тәрбияли алсак иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: