Шәһри Казан

Эскәмияләр җитешми

Яз килү белән, табигать кенә үзгәреп калмый, кеше күңеле дә үзгәрешләр кичерә. Яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә тәэсире зур аның. Күп кенә өлкәннәр язын үзләренең бакчаларына таралалар. Кыш буе авырып чыккан өлкән буын табигать кочагында, кояш нурлары астында әкрен генә хәрәкәтләнеп, дәва ала. Җәйге чорда шәһәр хастаханәләре бушап кала, табигать...

Реклама

Яз килү белән, табигать кенә үзгәреп калмый, кеше күңеле дә үзгәрешләр кичерә. Яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә тәэсире зур аның. Күп кенә өлкәннәр язын үзләренең бакчаларына таралалар. Кыш буе авырып чыккан өлкән буын табигать кочагында, кояш нурлары астында әкрен генә хәрәкәтләнеп, дәва ала. Җәйге чорда шәһәр хастаханәләре бушап кала, табигать кешене үзе дәвалый. Бу - чынбарлык. Статистика.
Бакчаларга йөрмәгәннәрнең шәһәрдә яраткан бакчалары, парклары бар. Әйтик, «Җиңү паркы». Мин шул паркка юнәлдем. Эскәмиягә утырып ял итәсем килгән иде дә, паркта ул юк дәрәҗәсендә икән. 4-5 эскәмия бар барын. Бу диңгезгә бер тамчы кебек кенә шул. Паркта аларның саны йөзләгән булырга тиеш.
Тагын бер җитешсезлек дип паркның үзәгендә атларның, пониларның күп булуларын әйтер идем. Ял итүчеләрнең эчен пошыра бу. Атлар, понилар бирегә үзләре килмәгәннәр, аларны хуҗалары - эшмәкәрләр акча эшләргә китергәннәр, билгеле. Аларга, минемчә, читтәрәк махсус мәйданчык бирелергә тиештер. Үз тәкъдимемне паркта кизү торучы парк хезмәткәрләренә җиткерим, дигән идем, паркта җаваплы кешене таба алмадым. Полиция хезмәткәрләрен дә күрмәдем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: