Шәһри Казан

Этләргә дә канун бар

Беркөн юлыма каләмдәшем Роза Рәхмәтуллина очрады. Ул: «Балалар бакчалары, мәктәпләр территорияләрен хуҗасыз этләр басты. Базарлар тирәләрен инде әйткән дә юк. Оныгым белән урамга чыгарга куркыныч. Кешеләр дә бозау кадәрле этләрен авызлыксыз йөртә. Шәһәр хакимияте бу хәлләргә берәр чара күрсен иде», - дип уфтанып сөйләде ул.

Роза ханымның борчылуын яхшы аңлыйм. Киров районындагы Адмиралтия бистәсендә күптән түгел үземә дә 3 эт ташланды. Берсе, тешләрен бүре кебек ыржайтып, балагыма ук ябышты. Соңгы чалбарымны ертса бер хәл, котыру чире эләктерсә, нишләрмен, дип хафаланып, этләргә татарчалап-русчалап кычкыра-кычкыра артка чигендем. Йөгерергә ярамый, дәррәү өстеңә ташланачаклар. «Роспотребнадзор»ның Татарстан буенча территориаль идарәсенең баш белгеч-эксперты Назирә Галимҗанова: «Узган ел Казанда җәнлекләр тешләүдән, тырнаудан һәм селәгәе эләгүдән 3 мең 979 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән иде. Быелның гыйнвар аенда шундый 497 очрак теркәлде», - диде. Шөкер, мин бу күңелсез исемлеккә кермәдем.
Яңа Савин районында да хуҗасыз этләр чамасыз күбәйде. Шушы мәсьәлә белән кызыксынуыма Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары Альберт Бикмуллин: «Мондый күренеш җәнлекләрне яклаучы иптәшләр халыкара оешмаларга шикаятьләр яза башлагач килеп туды. Хәзер бит Европа кагыйдәләре буенча яшибез, җәнлекләрне кыерсытырга ярамый. Эт кешене тешләсә, бернәрсә дә булмаячак, әгәр инде кеше этне тешләсә, җәнлекләрне кыерсыта, дип, судка бирергә мөмкиннәр», - дип җавап кайтарды.
Җәнлекләрне яклаучыларның, шулай ук Гринпис «яшелләренең» гамәлләрен гадәти кеше кайчак аңлап та бетермәскә мөмкин. Сочидагы җәнлекләрне яклаучылар: «Олимпиада көннәрендә шәһәрдәге этләрне үтерәләр», - дип, дөньяга хәбәр салганнар. Моны ишеткән зоояклаучы шәһәрдәшебез Фидаил Үтәгәнов, Сочидан 30га якын этне Казанга алып кайтырга теләп, машинасында юлга кузгалган. Транспорт чараларын Сочига кертмәүләрен белгәч кенә, Волгоград шәһәреннән кире борылган. Рәхмәт төшкере, башкалабызда хуҗасыз этләр аз иде шул. Казан зоосакчылары инде хәзер Сочидагы этләр өчен акча җыярга керешкән. Олимпиадада катнашучы чит илләр спортчылары арасында Сочидагы хуҗасыз этләрнең берәрсен үзләренә алырга теләүчеләр дә табылган. Эх, Казаннан да ташысыннар иде алар хуҗасыз этләрне...
Югары цивилизацияле саналган Көнбатыш дәүләтләре күбрәк башкаларга акыл сатарга ярата, дигән фикер кала. Мәсәлән, Даниядә зоопаркта балалар һәм өлкәннәр алдында Мариус кушаматлы жирафны үтерделәр. Андагы зоосакчылар ризасызлык белдерергә маташып караса да, җирле хакимият: «Бу чара зоопаркның эчке эше», - дип кенә җавап биргән. Моңа кадәр әлеге зоопарк тамашачылар алдында еланны, кәҗәне һәм зебраны суйган булган инде.
Ниһаять, бездә дә эшләр норматив документларга нигезләнәчәк. Татарстанның Дәүләт Советы 2014 елның 13 февралендә «Йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында»гы закон кабул итте. Әлеге закон буенча, хуҗасыз хайваннар мәсьәләсен муниципаль берәмлекләр контрольдә тотарга тиеш, йортларында һәм фатирларында хайваннар (җәнлекләр) асраучы гражданнарга да җаваплылык өстәлә. Февраль аенда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хуҗасыз этләрне аулау, стерильләштерү һәм карауны субсидияләү буенча карар чыгарды. Быел шушы чараларга 13,4 миллион сум билгеләнгән. Этне аулап, приютка илтүгә - 320,7, приютта тотуга - 2033,7, стерильләштерүгә 582 сум хисапланылган. Әгәр эт бик ерткыч һәм дәваларлык хәлдә түгел икән, аңа эвтаназия үткәреләчәк, ягъни ул мәңгегә йоклатылачак. Монысына 298,7 сум каралган.
Хуҗасыз этләрне аулау белән шөгыльләнәчәк оешмага тендер (сайлап алу) март аенда уздырылачак. Лицензияле оешма эшли башлагач, Казан муниципаль берәмлеге территориясендә хуҗасыз этләр кимер дип өметләник.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: