Шәһри Казан

Европада фашизм хәрәкәте

Украинада чуалышлар башланып, кеше үтерешләргә хәтле барып җиткәч кенә сәясәтчеләр биредә фашизм чаткылары күренә дип «яңалык» ачарга ашыкты. Әйтерсең лә ул моңарчы булмаган һәм аны беркем дә күрмәгән. Янукович та, арт шәрифе йомшак кәнәфидән аерылгач кына, Киевта хакимияткә фашизм тарафдарлары килде, дип чыгыш ясады. Ә аңа хәтле ул аларны әллә...

Реклама

Россиягә каршы фашистлар белән берләшеп
Көнбатыш белән АКШ өчен оппозициянең нинди карашлы булуы түгел, ә режимның алышынуы мөһим. АКШ, Европа Союзы, НАТО «өчлеге» Россиягә каршы көрәштә фашистлар белән килешүгә барды.
Дистә еллар дәвамында мондый килешүләр бердәнбер очрак түгел. Элек аларны яшереп торсалар, хәзер АКШ һәм аның тарафдарлары моны ачыктан-ачык эшли - аларның кайберләре Киев мәйданында да күренеп китте.
Германия канцлеры А.Меркель Кырымның Россиягә кушылуына мондый бәя биргән: «Бу - аннексия. (Берәр илне яки аның бер өлешен башка илгә көчләп кушу. - Ф.М.). Россия Украинадан Кырымны тартып ала». Шуңа өстәп, ул: «Без моңа юл куймаска тиеш», - дип тә белдергән иде. Канцлерның референдум нәтиҗәсендә Кырымның үз иреге белән Россиягә кушылуын аннексия дип атавы кызык, әлбәттә. Меркель исәбенчә, Саар өлкәсенең Германиягә кушылуы аннексия булганмы икән? Яки ФРГның ГДРны тулысынча «йотуы»? Янукович фашистларны телгә алуга ук, әлеге «йотылган» ГДРда туып-үскән Меркельның аннексия дип авыз ачуы сәер. Бәлки канцлер кәнәфиендә андый уйлар үзеннән-үзе туадыр? «Бу бары тик кайчандыр бүлгәләнгән Германияне кабат кушу», - дияр иде бәлки Меркель, әмма Кырым да кайчандыр Хрущевның җиңел кулы белән Россиядән Украинага таба «шуышкан» иде шул. Ә менә Пуэрто-Рико АКШтан аерылып чыкмаган, әмма ул тиздән аның яңа штаты булырга тора. Әлбәттә, моны Көнбатыш аннексия дип атамаячак, чөнки ул Россиягә кушылмый.
Үкенергә туры килмәгәе
Фашистлар хәрәкәте бер Украинада гына түгел, ул инде бөтен Европада, хәтта аннан читтә дә киң колач ала бара. Грециядә икътисади кризис нәтиҗәсендә Алтын Таң партиясе барлыкка килде. Популярлык буенча өченче урында торган әлеге партиянең юнәлеше - фашизм. Халык арасында популярлык казануы - әлеге партиянең Европа Союзына һәм илдәге кырыс экономияләүгә каршы чыгуы нәтиҗәсе. Узган гасырның фашистларына хас булганча, алар чит халыкны, беренче чиратта мөселманнарны һәм Африка илләреннән килүчеләрне күралмый. Испаниядә хакимлек итүче «Халыклар партиясе», кырыс экономияләүне булдыру өчен, сүз иреген, протестларны тыючы, репрессияләрне хуплаучы законнар кабул иткән. Франциядә милли күралмаучылык сәясәтен алга сөргән «Милли фронт», Нидерландта шундый ук юнәлешле «Ирек өчен» партияләренең үсә баруы күзәтелә. Скандинавия илләрендә кайчандыр күзгә ташланмаган һәм үз-үзләрен сиздермәгән ультрамилләтчеләр - бүген сайлауларның актив катнашучысы. Бу хәлләр, әлбәттә, борчылу тудырмый калмый.
Фашизм тарафдарлары булган сәяси бердәмлекләр, төрле формада, дөньяның башка почмакларында да үсеш ала. Әлеге мисаллар АКШның тышкы сәясәтен сурәтли. Күргәнебезчә, ул бары тик икътисади авырлыклар һәм сәяси тетрәнүләр нәтиҗәсендә бөтен дөнья күләмендә Америка тәртибен урнаштыруга юнәлдерелгән. Әгәр үз максатларына ирешү өчен уңайлы барлык алымнарны да кулланып, башбаштаклык кылып йөргән фашизм тарафдарларының тернәкләнеп китүен АКШ белән Көнбатыш күрмичә калса, соңыннан үкенергә туры килмәгәе.
Заманында хәлләр башкачарак торганда, Гитлер сәнгать мәктәбенә дә керә алмаган, булдыксыз бер рәссам гына булыр иде. Әмма, аяныч ки, кешелек тарихы башка Гитлерны хәтерли шул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: