Шәһри Казан

Фамилиягез русча ничек була?

1950 елларда элекке Кузнечиха (хәзер Әлки) районына кергән Төгәлбай авылының башлангыч мәктәбе 7 еллыкка әйләнде. Беренче чыгарылышны 25 бала тәмамлый. Аларның күбесе белемнәрен алга таба да арттырырга ниятли. Яхшы укучы ике кыз - Наилә Шиһапова һәм Сара Шәфигуллина, укытучылар булырга теләп, Куйбышев педучилищесына барырга булалар. Анда инде математика, рус һәм...

Реклама

1950 елларда элекке Кузнечиха (хәзер Әлки) районына кергән Төгәлбай авылының башлангыч мәктәбе 7 еллыкка әйләнде. Беренче чыгарылышны 25 бала тәмамлый. Аларның күбесе белемнәрен алга таба да арттырырга ниятли. Яхшы укучы ике кыз - Наилә Шиһапова һәм Сара Шәфигуллина, укытучылар булырга теләп, Куйбышев педучилищесына барырга булалар. Анда инде математика, рус һәм татар телләрендә язма һәм телдән имтихан бирергә кирәк. Кызлар барлык имтиханны да яхшы гына тапшыра. Шунда һич көтмәгәндә имтиханда утыручы Петрова дигән марҗа болардан, уйнапмы-чынлапмы: «Девушки, а как будет ваша фамилия по-русски?» - дип сорап куя бит. Кызлар инде бераз каушап, аптырабрак торгач, берсе: Нәгыймәева (әнисенең исеме), икенчесе Гаҗиләева (әбисенең исеме) дип әйтеп куя. Имтихан алучылар бер-беренә карап елмаешалар да кызларга рус теленнән «3»ле куялар. Шуннан кызлар конкурстан үтә алмыйча кайталар инде. Югыйсә алар рус телен дә яхшы үзләштергән була бит. Рус теленнән аларны сугыштан кайткан югары белемле Степан Киргизов дигән укытучы укыта иде. Үзе дә 3 тел - русча, татарча, чуашча яхшы белә иде ул. Әле без 3 ел немец телен дә өйрәнеп, бераз булса да аңларлык булдык.
Үткән елның маенда Мәскәүдә яшәүче олы кызым Фәридәгә барган идем. Барып бераз ял итеп чәйләр эчкәч, оныгым Эльвира: «Әйдә, дәү әти, мин сиңа Мәскәүнең матур җирләрен күрсәтәм», - дип алып чыгып китте. Метро белән кирәк җиргә тиз генә барып җиттек. Кызыл мәйдан, Кремль, Мавзолей, ВДНХны карагач, әйдә кызым, бер «Новодевичье» зиратын да карап чыгыйк әле, дип, шунда киттек. Анда бит инде бөтен дөньякүләм билгеле булган шәхесләр җирләнгән. Галәмәт зур матур һәйкәлләр тора алар каберендә. Аллеялар иркен, чиста, бөтен җирдә чәчәкләр. Шулай йөри торгач, цирк һәм бөтен халык яраткан кино артисты да булган Юрий Никулин кабере янына килеп чыктык. Шунда бер төркем немец туристлары җыелган. Кабер өсте матур, чиста, тәбәнәк кенә рәшәткә белән тотылган. Сыны тулы гәүдәгә ясалган. Циркта кия торган эшләпәсеннән, елмаеп басып тора. Үзе белән янәшә аяк янында катырып ясалган зур гына бульдогка охшаган эт ята. Немец хатыннары эткә карап-карап торалар да төртеп «швайн-швайн» диләр. (Янәсе, дуңгыз диләр инде.) Мин шунда боларга: «Наен-наен швайн, һау-һау», - дип аңлатмакчы булам. Дуңгыз түгел ул, эт, янәсе. Алар миңа: «Гут-гут, данке», - диделәр. (Яхшы-яхшы, рәхмәт.) Менә шулай, күбрәк телләр аңлау кайда да ярап куя ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: