Шәһри Казан

Әфганда Нәүрүз бәйрәме

Әфганстанда сугыш барганда юлыктым мин моңа. 21 март көнне Төньяк Кондыз юлыннан дивизия штабына барганда, юлның ике ягындагы арыкларны чистартырга җыелган халыкны күреп гаҗәпкә калдым. «Бу нинди хәл, ни сәбәпле шулкадәр кеше, көрәк һәм китмәннәр күтәреп, юллар һәм арыклар чистарталар?» - дип, янымдагы таҗик егетенә мөрәҗәгать иттем.

Реклама

«Бүген Урта Азия халыклары Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Традиция буенча, аксакаллар мәчетләрдә алдагы көнне җәмәгатъ белән башкарылырга тиешле иң мөһим эшләрне билгелиләр. Болар, күрәсең, иң мөһим эш итеп арыкларны чистартырга уйлаганнар, - диде ул. Аннары, бераз нидер уйлап барганнан соң, өстәп куйды. - Күмәк эшләр тәмамлангач, пылау пешерәләр! Кунаклар чакыралар, балаларына берәр яңа нәрсә алып шатландыралар!»
Дөрестән дә, арыктан тирә-якта урнашкан бакчаларга, мамык җирләренә таудан берөзлексез су килеп тора. Су килү тоткарланса, тирә-як басулар тиз арада ком чүленә әйләнеп куячак! Кышкы айларда арыкларга шактый күп чүп-чар һәм ләм утырган. Әнә дехканнар, арык уртасындагы суда яланаяк баскан килеш, өем-өем балчык чыгарып, юл кырыена өеп куйганнар. Һәр шундый өемдә ташландык консерв банкалары кояшта җемелдәп күренгәләп тора. Бу инде Совет Армиясе солдатларының «тәрбия» җимешләре! Әфганлылар бернинди дә консерва ашамыйлар. «Консерва ашау мөмкин түгел. Үле азык ашау хәрам!» - диләр. Өлкәннәргә бала-чагалар да ярдәм итеп маташа. Бер куак төбендә яшь кенә дехкан кан саркып торган аягын үзенең күлмәк итәге белән бәйләп азап­лана, күрәсең, ул аны, консерв банкасына яисә пыяла ватыгына тидереп яралаган.
21 мартта көн белән төннең озынлыгы тигезләшә. Озын кыштан соң көннең озынлыгы арта бара. Табигать җанлана. Җир уяна. Менә Иранда Нәүрүзне заманның беренче көне, кояш шул көнне яратылган дип саныйлар. Бәйрәмнең бер атрибуты булган учак, шул учак әйләнәсендә биеп аның аша сикерү йоласының төбендә дә утка, кояшка табыну ята. Фарсы халыкларында Нәүрүз таңында шикәр ашап, тәненә зәйтүн мае сөрткән кеше ел дәвамында бәла-казадан имин булыр дигән ышану бар. Ул исә Җәмшид патша турындагы риваятькә барып тоташа. Тарихи риваятьләрдә Җәмшид патша чорында шикәр камышыннан шикәр ала башлыйлар. Нәүрүз бәйрәме кө­нендә кешеләр бер-берләренә шикәр, ширбәт, ширини (тәм-том) бир­гәннәр. Монда шикәр - канәгатьлек һәм муллыкны, ширбәт -күңел тынычлыгын, ширини тормыш ку­анычын, яшәеш шатлыгын белдергән. Бу 3 әйбер һәм аларга өстәп «ш»га башланган тагын дүрт нәрсә Нәүрүз хөрмәтенә бәйрәм табынына да куелган. Болар: шәм, шәраб, шир (сөт) һәм шона (тарак). Монда шона хатын-кыз нәзакәтлелеген символлаштырган, шир пакьлекне аңлаткан, шәраб - яңарыш, ә шәм - яктылыкның караңгылыкны, игелекнең явызлыкны җиңү символы.
Әфганстанда барлык җирләр җирбиләүчеләр кулында. Кем җир эшкәртеп яшелчә, җимеш үстерергә тели - ул җирне хуҗадан арендага ала. Су, һәр җир биләмәсеннән, барлык чәчелгән-утыртылган җирләрне тукландырып, тоткарсыз агып тора. Һәр хуҗа үз биләмәсендәге су юлын чистарта-карый. Җәй айларында атна саен була торган «аф­ганец»тан соң, су юллары ком тузаны һәм төрле чүп-чар белән томалана. Шуның өчен, давыл басылу белән, икенче көнне таңнан дехканнар, китмәннәрен кү­тәреп, үзләренең җир биләмәләренә чыгалар. Югарыдан караганда, 10-15 гектарлы җир биләмәсендәге су юлы бик катлаулы лабиринтны хәтерләтә. Чылтырап агып торган су, әллә ни кадәр катлаулы юллар үтеп, ахыр чиктә елгага агып төшә.
Уңыш яхшы булсын өчен, җиргә ашлама кертелә. Дехканнарга ярдәм итү максатында дәүләт аларга ашламаны бушлай, җирле үзидарә органнары аша тарата. Ләкин бер шарты бар: ашлама мөҗәһитләргә һәм аларның гаиләләренә бирелми!
Без Г.Н.Воронин белән штаб тирәсендә карбыз, кавын, помидор, кыяр утыртып карадык. Ләкин, ничек кенә тырышсак та, уңыш ала алмадык. Яралгылары була, ләкин үсеп җитә алмый. Шуңа күрә әфган кешеләренең ком чү­лендәге җирдән күз камаштырырлык уңышлар алыр өчен күпме көч куйганын чамаларга була. Биредә үстерелгән төрле яшелчә, җиләк-җимеш, әфлисун, лимон белән кибетләр һәм базарлар ел әйләнәсе тулып тора.
Әфганстанның күп җирләрендә март-апрель айларында тау итәк­ләрендә, далаларда мәк чәчәге үсеп чыга һәм бар җир әкияттәгедәй сихерле матурлыкка күмелә. Үзең басып торган җирдән, ерактагы, башы әле ак кардан арынып җитмәгән тауларга чаклы кызыл чәчәк кыры хасил була. Җир йөзендә мондый сихри күренеш Аллаһы бүләгедер!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: