Шәһри Казан

Әфганстан ягыннан ниләр көтәргә?!.

Апрель башында Әфганстанда президент сайлаулары узды. Тавыш бирергә теләүчеләр шулхәтле күп булган ки, хәтта сайлау бюллетеньнәре дә җитмәгән. Ә аның нәтиҗәләре исә 24 апрельдә генә билгеле булачак.

Реклама

Унике миллионга якын әфганлының сайлауларда катнашырга теләк белдерүе аңлашыла кебек - 2001 елда әфган хакимиятеннән талиблар киткәннән соң һәм АКШ «демократия» алып килгәненнән бирле соңгы 13 елда бу беренче сайлаулар. Халыкның ниндидер үзгәреш көткәне аңлашыла, әмма президентлыкка кандидатларның барысы да АКШ белән килешеп эш итәргә өметләнә. Элеккеге президент Хамид Карзай исә океан арты агае белән куркынычсызлык килешүен имзалауга каршы килгән иде. Ачыклык кертү өчен шуны гына әйтеп үтик - бу килешү киләчәктә Әфганстанда чит ил хәрбиләренең булу-булмавын билгели. Ә аның ялгыз гына куркынычсызлыкны тәэмин итә алмавына мисал - сайлауларга әзерлек барышында илнең эчке эшләр министрлыгы, армиясе, махсус хезмәтләре Пакыстан белән чикне ябу һәм терактларны булдырмый калу мөмкинлеген таба алмады. Кабулда берничә атна эчендә терактлар оештырылган, шулар нәтиҗәсендә, дистәләгән кешенең гомере өзелгән.
Әфганстанда, элеккечә, коррупция һәм наркобизнес чәчәк ата. Узган ел мәк үстерү 36 процентка арткан. «Демократия» бүләк итүче АКШ хәрбиләренең, Марска үзйөрешле арбалар җибәреп, андагы ком-ташларны фотога төшереп йөрү мөмкинлеге булып та, әфган җирендәге әлеге йөзләгән гектарда опиум әзерләнгәнен абайлау мөмкинлеге юк, күрәсең?! Җир йөзендә җитештерелгән героинның өчтән ике өлеше Әфганстанга туры килә. Талибларның бу бизнестагы өлеше 10-20 процент кына, калганын наркомафия контрольдә тота.
Россиягә куркыныч бармы?
«Изге урын буш тормас», диләр, Әфганстан президенты кәнәфиенә кем дә булса менеп кунаклар. Безне, әлбәттә, иң беренче чиратта Россиягә кагылышлы мәсьәләләр борчый. Әфганстан безнең белән чиктәш булмаса да, ул тарафта чикләр бик үк ышанычлылардан түгел. Якын Көнчыгыш институты президенты Евгений Сатановский сүзләренчә, Америка хәрбиләре биредән киткән очракта, аның территориясе талиблар контролендә булачак һәм аларга Пакыстан һәрдаим ярдәм итеп торачак. Иран, Үзбәкстан белән чиктәш районнарда куркыныч юк, ә менә Төрекмәнстанның мәшәкате артачак. Талиблар Үзбәкстан ислам хәрәкәте сугышчыларын (бу хәрәкәтнең эшчәнлеге Россиядә тыелган) төньякка кысрыклап чыгарачак. Көнбатыш, беренче чиратта АКШ Кытай артык җәелеп китмәсен өчен тырышачак. Шуның өчен ул биредә 10 меңнән алып 20 меңгә чаклы хәрбиләрен калдыру ягында. Американың пилотсыз очкычлары элеккечә талибларны юк итү белән шөгыльләнер, тегеләре исә моңа каршы илчелекләрне шартлату белән җавап бирәчәк һәм Әфганстанда моңарчы җимерелеп бетмәгән бөтен нәрсәне юк итәчәк. Моңардан тыш, АКШ, Германия һәм Бөекбритания вәкиллекләрендә эшләгән әфганлылар да зыян күрергә мөмкин, әмма аларны Көнбатыш үзе белән алып китми, язмыш иркендә калдыра.
ИМЭМО Россия фәннәр академиясенең Халыкара куркынычсызлык үзәге хезмәткәре Владимир Сотников фикеренчә, Әфганстанда хакимият алышыну бер мәшәкатьсез генә булмаячак. Аның төньяк районнарыннан Россиягә күчеп килергә теләүчеләр агылырга мөмкин, элек алар белән Мәскәү союздашы Әхмәд Шах Масуд җитәкчелек иткән.
Биредә АКШның хәрби базалары калу берникадәр тотрыклылык вәгъдә итә, бу, әлбәттә, Россия өчен дә кулай. Кайберәүләр, АКШның биредән китеп, Россиядән бик ерак булмаган илдә киеренкелек тудырырга теләве - Кырым өчен җавап, дип фаразларга омтыла. Әмма талибларга БДБнең көньяк территориясенә үтеп керү өчен океан арты инструкциясе кирәкми. Кырымны кабат бүләк итсәң дә, әфган проблемасы тиз генә хәл ителәчәк түгел һәм бу хәлләрне бер-берсенә бәйләп карау бөтенләй урынсыз. Россиядән тыш, әле Кытай да бар. АКШ солдатының эзе суынып та өлгермәячәк, кытайлар Әфганстан җирендә файдалы казылма эзли башлаячак. Әмма безгә моның белән тынычланып калырга дигән сүз түгел әле бу, кем белгән аларның уйларын?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: