Шәһри Казан

ФИДАКАРЬ ГАЛИМ

Бу көннәрдә республикабызның фәнни җәмәгатьчелеге, мәгариф системасында эшләүче укытучылар, методистлар, остазлар олуг юбилейны - математика гыйлеме өлкәсендә танылган галим-методист, күпсанлы дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары, методик ярдәмлекләр авторы, Татарстанның атказанган укытучысы, СССРның халык мәгарифе отличнигы Мансур Зыятдин улы Хөснетдиновка 75 яшь тулуны билгеләп үтәләр.

Реклама

Үзен яшьтән үк төгәл фәнгә - математика укытуга багышлаган кеше ул. Ә укытучы булу - гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз дә бит әле. Анда яшәү өчен исә гаять зур түземлелек, эш сөючәнлек, пөхтәлек, җыйнаклык һәм тагын бик күп шундый сыйфатларга ия булу таләп ителә. Бәлки шуңа күрәдер дә, укытучы булып туарга кирәк, дип әйтә халык. Димәк, мондый олуг исемгә лаек булу өчен, күп укырга, педагогик осталыгыңны даими арттырырга, камилләштерергә кирәк. Һәм, әлбәттә, яшьләрне ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шул изге эшкә багышлау зарур. Бүген әнә шул сыйфатларның барысына да ия булган галим-мөгаллим Мансур Зыятдин улы Хөснетдинов турында мәдхия сүзе әйтеп үтәсе килә.
Моннан 75 ел элек Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында дөньяга килгән малай мәктәптә чагында ук математикага тартыла. Шул мавыгулар Казан дәүләт институтына китерә дә инде үзен. Югары уку йортын тәмамлагач та, туган якларына кайта, Иске Шәйморза мәктәбендә математика укыта башлый. Армия сафларына алынып, солдат боткасын да татырга туры килә. 1964 елда хезмәт срогын тутыргач, аны үзе укыган институтка чакыралар. Ул биредә математика укыта башлый һәм бер үк вакытта аспирантурада да укый һәм аны бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
Мансур Зыятдинович математика фәненә мөкиббән. Үз фәнен тирәнтен үзләштерә, аны укыту методикасын да яңарта, киләчәк буын математика укытучыларын тәрбияләүнең үзенчәлекле ысулларын булдыра ул. 1970 елда аспирантураны тәмамлагач, яшь галим алгебра кафедрасына өлкән укытучы итеп раслана. Фәнни эшчәнлеген дәвам иттереп, Мансур Зыятдинович мәктәп һәм югары уку йортларында математика укыту хакында йөзләгән фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләрен бастырып чыгара. Шул эшләре өчен аңа 1993 елда доцент дәрәҗәсе бирелә. Ул - татар телендә басылган математика терминнарының аңлатмалы сүзлеге, шулай ук татар телендә нәниләр өчен өч кисәктән торган математикадан уку кулланмасы авторларының берсе.
Мансур Зыятдинович, беренчеләрдән булып, университетта алгебра фәнен татарча укытуга алына. Ул үзенең лекцияләрен студентларга аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп укый. Аңламаган термин һәм төшенчәләрне яңадан аңлата, үзенең төпле һәм акыллы киңәшләрен бирә.
Мансур аганың тырышлыгы, эчкерсез ярдәме белән, шушы узган вакыт эчендә меңнәрчә егет һәм кыз педагогика университетын тәмамлады. Татарстан һәм Идел буе өлкәләренең кайсы гына төбәген алма, Мансур Зыятдиновичның элеккеге шәкертләренә тап буласың. Алар инде үзләре балалар укыта, югары җитәкче урыннарда эшли бүген. Ләкин кайда гына хезмәт куймасыннар, остазларын һәрчак ихтирам хисләре белән искә алалар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: