Шәһри Казан

Филармония бинасы салдырган шәхес

Армиядән кайтып хәрби форманы да салырга өлгермәдем, туганнарым хәл белергә килә башлады. Әнинең чәй өстәле һәрвакыт әзер. Елмаеп каршы алыр, елмаеп озатыр. Әни беркөнне, иртәрәк торып, камыр ашлары хәстәрли башлады. Кичкә таба тәмле ис чыгарып, бәлеш тә салды. - Бүген Шамил кунакка килә. Туган булып та, танышканыгыз юк. Ул -...

Реклама

Армиядән кайтып хәрби форманы да салырга өлгермәдем, туганнарым хәл белергә килә башлады. Әнинең чәй өстәле һәрвакыт әзер. Елмаеп каршы алыр, елмаеп озатыр.
Әни беркөнне, иртәрәк торып, камыр ашлары хәстәрли башлады. Кичкә таба тәмле ис чыгарып, бәлеш тә салды.
- Бүген Шамил кунакка килә. Туган булып та, танышканыгыз юк. Ул - төзүче. Тын океан флотында су асты көймәсендә хезмәт итте. Син - Владивостокта, ә ул Находка шәһәрендә булды.
Шамил белән чәй өстәле артында хәрби хезмәт турында озак сөйләштек, киләчәк турында хыялландык.
- Павлюхин урамында мәдәният йорты салдырам. Кереп чык әле, эчке ягы бик матур була, - диде ул.
Икенче көнне Шамил янына сугылдым. Һәр почмакта, кырмыскалар кебек, эшчеләр мәш килә. Мәдәният йортының эчке бизәлеше искитмәле. Озакламый Шамил миңа чакыру билеты тоттырды. Бу мәдәният йортын ачу тантанасы иде. 1962 елны мәдәният сараенда каршы алдык. Бу тантана онытылмаслык булып күңелгә кереп калды. Мәдәният сараена Киров исемен бирделәр. Ул СК (Синтетик каучук) заводына карый иде. Шамил Хәлиуллин (рәсемдә сулдан уңга беренче. 1963 ел.) бу вакытта заводның төзелеш бүлегендә прораб иде. Шунлыктан, әлеге бинаны ахырына кадәр ул төзетте. Хәзер бу матур бина Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залы. Капиталь төзекләндерүдән соң, бина тагын да матурланып калды. Тик Шамил Хәлиуллинга гына аны күрергә насыйп булмады. Фаҗигале үлем 11 ел элек аны безнең арадан алып китте. Казанда бик күп биналар төзеткән талантлы төзүче иде ул, урыны җәннәттә булсын. Без язучыларны, артистларны һәрвакыт искә алабыз. Аларга мактаулы исемнәр бирәбез, аларга һәйкәлләр куябыз, урамнарны алар исеме белән атыйбыз. Төзүчеләр дә бит нинди мәһабәт архитектура истәлекләре калдыра. Бу да сәнгать. Ул матур биналарга төзүче һәм архитекторлар исеме язып куелса, начар булмас иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: