Шәһри Казан

Финнар – НАТОга, россиялеләр – Лаппеэнрантадан

Ноябрь ахырында Хельсинкида Россия - Финляндия эшлекле форумы булачак. Аның төп максаты - Россиянең төньяк күршесе базарында эшмәкәрлек алып бару мөмкинлекләре белән танышу. Дөрес, Россия өчен бу базар моңарчы да ябык түгел иде, ике ил арасында хезмәттәшлек елдан-ел арта бара. Әмма андагы бушлык шулкадәр зур һәм бу һәр ике якны...

Россиянең Финляндиядәге товар әйләнеше соңгы ун елда ике тапкырга арткан һәм ул бүген төньяк күршесенең әйдәп баручы сәүдә партнерлары рәтендә. Россиядән соң, Германия белән Швеция тора. Бу хәл башкаларга да мәгълүм һәм кайберләренә тынгылык бирми. Әйтик, Бөекбританиянең «Financial Times» газетасында «Россиянең фин икътисадына контроле арта», «Финляндиядә Россиянең «күбәюенә» финнар шикләнеп карый» дип исемләнгән мәкаләләр дөнья күрде. Бәлки бу шулайдыр да, әмма кайбер көнбатыш сәясәтчеләре җәмәгатьчелеккә күрсәтергә теләгәнчә - Финляндиянең суверенитетына куркыныч тоннарда түгел.
Суомины баетучы Россия туристлары
Финляндия икътисады өчен бик җиңел булмаган чорда Россия туристлары агымы аңа бераз бу бушлыкны тутырырга ярдәм итә. Россиялеләр Суомины күрергә теләүчеләр арасында беренче урында тора - узган ел бирегә 5 миллионнан артык ватандашыбыз килеп киткән. Фин басмалары язганча, Россия туристларыннан кергән акчага Финляндия 5 меңнән алып 10 меңгә чаклы эш урыннары булдырган. Чик буендагы Лаппеэнранта узган ел 2 миллион россиялене кабул иткән, тегеләре биредә 350 миллион евро акча туздырып киткән. Зур бизнес шулай ук башка юнәлештә - Финляндиядән Россиягә таба да үзенә юл сала. Бу ике яклы мөнәсәбәтләрдә дәүләт мәнфәгатьләре алгы планга чыга.
Сер түгел, Мәскәүнең теләге - НАТОны үз чикләренә хәтле җәелдермәү. Бу уңайдан финнар Төньяк альянс белән бик акыллы килешү төзегән: рәсми документларда Финляндия анда әгъза булып тормый, әмма аның белән хезмәттәшлек итә һәм анда керү хокукы саклана. Соңгы елларда Вашингтон белән Брюссель аны күпме генә бу оешмага «кодаламасын», ил гражданнары һәм сәясәтчеләре өчен ул гел бәхәсле булып кала бирде.
Көнчыгышта көчле күршең булганда...
Финнар үз куркынычсызлыкларының кадерен белә. Югары катлау сәясәтчеләре Россия белән дустанә мөнәсәбәттә булуны хуп күрә. НАТОга керү генә куркынычсызлыкны арттырмаганын гади халык та аңлый һәм бу адым хөкүмәткә карата уңай карашны көчәйтмәячәк. Бу хакта Финляндия президенты Саули Ниинисте үзе үк белдерде. Аның фикеренчә, НАТО белән хезмәттәшлек дустанә агымда бара, әмма анда керү өчен ашыгырга ихтыяҗ юк. Социологик сораштырулардан күренгәнчә, халыкның 52 проценты Төньяк альянс белән кушылуга каршы. Сәяси ягыннан бигрәк, алар моны күбрәк икътисади күзлектән чыгып хәл итә.
Фин хөкүмәте Россиянең үз чикләре буенда НАТО инфраструктураларын күрергә теләмәвен яхшы аңлый һәм Брюссель белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрдә тигезлекне сакларга тырыша. 1994 елда Финляндия Европа Союзына кергәндә Россия белән мөнәсәбәтен үзгәртмәячәген белдергән иде. Тугыз ел вакыт бу белдерүнең ялган булмавын исбатлады. Әмма Европа Союзы - НАТО түгел, «әлеге оешмага керсә дә, үз территориясендә аның объектларын урнаштырмаячак» схемасы бу юлы барып чыкмаячак.
Вашингтон белән Брюссельдән НАТОга керү финнарның икътисади хәлен җиңеләйтәчәк дигән авазлар гына җитди нигез булып тормый. Мисалга китерү өчен карарга башка илләр дә бар. Мәсәлән, Европа союзының һәм НАТОның иң хәерче илләренең берсе - Румыния. Европа Союзына кереп әллә ни ота алмагач, Бухарест хәзер үзенә НАТО әгъзаларының игътибарын җәлеп итмәкче. Әмма Финляндия белән бөтенләй башка очрак. Аның көнчыгышта һәрдаим ярдәм кулын сузарга әзер торучы күршесе бар. Финнар НАТОга кереп нәрсә отачаклары билгесез, ә Россия аңа ярдәм кулын сузмаса, фин икътисадының кай тарафка тәгәрәвен чамалавы кыен түгел. Кыскасы, финнарга НАТО кирәксә, ул чагында россиялеләргә Лаппеэнранта кирәк булмаска да мөмкин. Туристлар өчен җылырак урыннар да җитәрлек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: