Шәһри Казан

«Флорид Әгъзамов җылы карашына ияләнгән бик күпләрне ятим калдырды»

Флорид Әгъзамов исемен ишетеп белмәгән кеше сирәктер. Танылган остаз, педагог, күп кенә укучы-журналистларга юл күрсәтүче булды ул.

Аның рәхим-шәфкате белән, бик күпләр тормышта үз урынын тапты. Мөгаен, чын педагог нәкъ менә шундый булырга тиеш. Өстәвенә коеп куйган журналист иде ул. Булачак һөнәр ияләрен дә үз үрнәгендә тәрбияләргә тырышты. Ихлас, гади, кешелекле - шушы сүзләр аның бар булмышын ача. Зур урыннарда эшләсә дә, әнә шул сыйфатлары белән идарә итә белде.

Остазны сагыну
Җитмешенче еллар башында партия өлкә комитеты аңа Казан дәүләт университетында яңарак кына оешкан журналистика кафедрасын җитәкләргә тәкъдим итә. Әнә шулай Флорид Әгъзамов Идел буе төбәге өчен журналист кадрларны әзерләүче үзәкне аякка бастыру эшенә керешә. Укыту программаларын эшләү, фәнни эшчәнлекне ныгыту, редакцияләр белән элемтәне булдыру юнәлешендә шактый зур хезмәт куя. Кафедрага җитәкчелек итү генә түгел, берьюлы аңа факультетта декан вазифаларын да алып барырга туры килә. Әмма шушы эшчәнлегендә дә ул беркайчан кәнәфиен саклап утырмады. Журналистика бүлеген зур факультет итсә, шуның эчендә татар журналистикасы кафедрасын ачты һәм аның эшчәнлегендә искиткеч зур роль уйнады.

Милли кадрларны әзерләү өчен укытыла торган барлык курсларны татарчалаштыру, туган телебездә уку ярдәмлекләре төзү, укытуның эчтәлеген заманча итүгә зур игътибар бирде. Татар журналистикасы тарихын барлауга кафедраның өлеше зур булды. Флорид Әгъзамов үзе Тукай публицистикасын өйрәнүгә алына. 1986 елда аның «Тукай - журналист» дигән монографиясе, дистәләгән мәкаләләре басыла. Флорид Әгъзамовның гуманизм юнәлешендә алып барылган хезмәтләрен атамасам, бу язма тулы булмас иде. Журналистикада гуманизм мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган шактый күп фәнни эшләр башкарды ул. Шушы эшчәнлеге белән элеккеге Союзда билгеле галимгә дә әверелде. Эшләгән эшләрен монография итеп бастырып та чыгара.

Стена календарьлары төзи, тәрҗемә өлкәсендә дә күп эшли. Тәрҗемә өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә дә лаек булды.

Үзе уйнаучы тренер

«Укыту, өйрәтү эшен иң оста башкаручы ул - үзе уйнаучы тренер», дигән сүзләрне Флорид абый юкка гына кабатламый. Туксанынчы еллар башында ул татар студентлары өчен «Мәгърифәт» газетасын оештыруда зур көч куя. Әнә шунда ул бер-бер артлы фельетоннар бастыра башлый. Жанрларны укытуга алынганда, хөрмәтле деканыбыз, яраткан кафедра мөдиренә сатирик жанрларны укыту бурычы куела. Әнә шулай «Ф.Бикмәтле» тәхәллүсе белән, фельетоннар басыла башлый. Юмор һәм сатира белән язу, башкаларга тәэсир итә алу көче сәләт белән дә бирелә торгандыр.

Иҗатының башлангыч чорында ук аның фельетоннары кайбер республика газеталарында, «Чаян» журналында басылган була. Әйтергә кирәк, укыту өлкәсенә чын-чынлап алынганчы, Флорид Әгъзамовка редакцияләрдә эшләргә һәм журналист буларак та чыныгырга туры килә. Университет тәмамлаган белгечне башта Питрәч районы газетасына эшкә билгелиләр.

Аннан Мәскәүдә аспирантура тәмамлый. Аннан тырыш һәм сәләтле егетне «Социалистик Татарстан» газетасы эшкә чакырып ала. Ул биредә әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Әдәби әсәрләргә, спектакльләргә бәя бирелә, әдәбият-сәнгать әһелләре турында очерклар языла. Газетаның баш мөхәррир урынбасары вазифасын да үз өстенә ала ул. Аннан соң үзе уйнаучы остазны журналист кадрлар әзерләү өчен университетка чакыралар.

Җылы караштан башка

Укыту барышындагы осталыгы гына түгел, студентлар белән эшләгәндә дә аның үз алымнары бар иде. Бөтен студентны исемләп белә, хәлен сораша. Дәрестә генә түгел, университет коридорында да, хәтта урамда да сине күреп ала. Аерым сөйләшергә кирәк булса, кабинетына чакыра. Әнә шулай тәрбияли ул. Бүген журналистларның яраткан укытучылары турында истәлекләре шактый. Моннан биш ел элек яраткан укытучым турында мин дә истәлек язган булганмын. «Декан дигән кешегә карата курку, хөрмәт хисе Флорид Имамәхмәтович белән якыннанрак танышкан студентлар өчен ниндидер бер олы хискә әверелеп кала. Бу кешенең янына ышык­ланасы, күбрәк аралашасы, йөзенә күбрәк карап торасы гына килә башлый. Журналистика нигезләре, сатира теориясе һәм практикасы буенча үткәргән дәресләрдә ул, тәфсилләп аңлатып, фикерләрне сораштырып, кызыклы әңгәмәләр алып барды. Сүз сөрешендә гуманизм принциплары нигезләренә һәрдаим таянуы бермә-бер ихтирам арттыра иде. Ул беркайчан да үзен студентлардан өстен куймады, һәрберсенең хәлен сораштырып, кемнең кайда, ни эшләгәнен белешеп торды.

Реклама

Әгәр дә нәрсә булса да эшләргә тырышкан студентны күрсә, башлаган эшенең алга таба барганын белеп, ихластан сөенер, яңадан да булышу өчен, киңәшләрен бирер. Тырыш студентларны бик ярата иде Флорид абый!

Безнең студент елларында университеттагы, төгәлрәге, факультеттагы җылы атмосфераның тулай торакка да килеп керүендә Флорид абыйның өлеше бик зур. Студентлар тормышын бербөтен иткән 2000 һәм 2002 елларда укытучыларыбыз белән булган очрашулар - һәркемнең күңелендә матур бер вакыйга буларак саклана. Һәр икесендә дә укытучыларыбыз белән тулы составта Флорид Имамәхмәтович та бар иде. Студентларның яшәү шартлары, проблемалары белән күзгә-күз очрашу, тагы да якыннанрак аралашу, аларның шөгыльләре белән танышу өчен вакытын кызганмады ул.
- «Тулай торактагы тормыш күмәк яшәргә өйрәтә. Ул - гомергә хәтердә кала торган кызыклы урын, чын мәгънәсендә бер-берең белән дусларга әвереләсең. Без соңгы вакытта тулай торак белән аралашып яшибез. Күңелегезгә беркетеп куегыз, студент еллары - онытылмаслык бер истәлек булып калыр, дип уйлыйм».

Очрашуда Флорид абыйның студентларга җырлавы, аралашып утыруы видеотасмада һәм фоторәсемнәрдә бер истәлек булып калды. Аспирантурага кергәннән соң да Флорид Имамәхмәт улы белән очрашу-әңгәмәләрнең өзелмәвенә, бу олы җанлы кеше белән һәрдаим аралашырга мөмкинлек барлыгына сөенеп йөри идем. «Синең фәнни эшеңне укыйсым килә...» дип әйтүләре әле дә колагымда ишетелә. Бик кызганыч, ул безнең арадан кисәк китте... Аның җылы карашына ияләнгән бик күпләрне ятим калдырды».

Кешелеклелек үрнәге

Флорид абый гомер буе Чакмагышын, Бикмәт авылын, гомумән, Башкортстанны сагынып яшәде. Журналист командировкаларына шул якларга чыкса, туган якларга кермичә китми ул. Бер үк вакытта туган мәктәбенә дә керергә, район газетасына да сугылырга вакыт таба белде. Тумышы белән Флорид абый Башкортстанның Чакмагыш районы Бикмәт авылыннан. Балачагы авыр елларга туры килә. «Уфалла» белән урманнан утын, кырдан салам ташый, кирпеч суга, печәнен чаба, салам эскертли. Сугышка китеп барган әтиләрен алыштырырга кирәк була.

Флоридның әтисе шул китүдән кайтмый, әнә шулай дүрт бала ятим кала. Бу тормышта әнә шулай үҗәт һәм тырыш булырга өйрәнергә туры килә. Аның зур тырышлыгы Яңа Каты урта мәктәбен тәмамлаганда көмеш медаль алырга ярдәм итә. Әнә шулай яшьтән Казанга барып, атаклы шагыйрь булырга хыялланган Флорид татар башкаласына юл тота. Университетның татар теле бүлегенә укырга керә. Язмыш дигәнең гаять кызык бит ул. Белем ала һәм Башкортстаннан ук ашкынып килгән университетына кире кайта. Бу юлы ул үзе укытучы инде.

Оста укытучы гына түгел, осталар остазы булган кеше иде ул. Ихласлылыгы, һәрбер кешегә шәхес итеп карау, гомумкешелек кыйммәтләренә тугры булу, шәфкатьлелек, принципиальлек, намуслылык, таләпчәнлек - Флорид абыйның холкын билгеләүче кешелеклелек сыйфатлары шулар иде. Үзенең яшәеше (бигрәк тә соңгы елларда) җиңел булмаса да, ул беркайчан да тормыштан зарланмады, гомеренең иң кыен чакларында да сер бирмәде. Үзе гадел дә, кыю да (аеруча иҗатында), бер үк вакытта үтә дә батыр, түземле булды.

Тыйнаклык һәм гадилек сыйфатлары анда искиткеч иде. Флорид абый моңайганда җырлап та ала иде. «Салават» ариясен, «Әйткән идең» дигән җырларны искиткеч матур башкара иде. Менә шундый кеше иде ул.

РЕДАКЦИЯДӘН

Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулу уңаеннан, 11 февраль көнне Казан федераль университетында халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Шул ук көнне 15.00дә Ногай кунакханәсенең Тукай клубында остаз педагогны искә алу кичәсе була. Рәхим итегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: