Шәһри Казан

Фән юлындагы тормыш

Фәнни җәмәгатьчелек 2013 елның 1 гыйнварында тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты урта гасырлар тарихы бүлеге җитәкчесе Илдус Котдус улы Заһидуллинның 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Илдус Котдус улы 1990 елларның авыр-болгавыр заманнарында да үзе юнәлеш алган фән юлыннан тайпылмыйча барган чын галим дип әйтергә тулы...

Реклама

1985 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган Янгул егетен ул вакытта кабул ителгән билгеләнеш (распределение) буенча үз туган якларына - Балтач районының Түнтәр урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп җибәрәләр. Әлеге мәктәптә укыту барышында ук инде аның һәм бергә эшләгән хәләл җефете Дания ханымның авылда гына калмыйча, фән өлкәсендә югары үрләргә ирешерлек чын татар интеллигенциясе вәкилләре булулары күренә. 1989 елда Илдус Котдус улы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлегенә аспирантурага килә, фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. 1992 елда «XIX гасырның икенче яртысында (60-90 нчы еллар) Казан губернасында татар крестьяннары» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. 1980 еллар ахыры-1990 еллар башында Татар милли университетын булдыру мәсьәләсе килеп чыккач, аның нигезен тәшкил итәргә тиешле Татар дәүләт колледжын (соңрак Татар дәүләт гуманитар институты) ачу һәм укыту процессын оештыру эше дә бу уку йортының директоры (соңрак ректоры) итеп билгеләнелгән Илдус Котдус улына йөкләнелә. Административ эшләр күп вакытны ала, билгеле. Шуңа Илдус Котдус улы фәнни юнәлешен дәвам итү максатыннан да 1998 елда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты урта гасырлар тарихы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Шушы чордан ул күптөрле фәнни-оештыру эшләренә керешә. Институтта эшләнелүче җиде томлы академик «Иң борынгы заманнан алып татар тарихы» китабының 1, 2 һәм 6 нчы томнарын әзерләүдә актив катнаша. Бүлек аның җитәкчелегендә ел саен күпсанлы конференцияләр үткәрә һәм аларның материалларын бастыруга әзерли.
Бүлектәге эш белән параллель рәвештә, Илдус Котдус улы фәнни эшчәнлеген дә киң күләмдә алып бара. Аның төп фәнни-тикшеренү темалары - Россия империясендә ислам институтлары, хөкүмәтнең татарларга һәм Идел-Урал төбәгендә яшәүче башка халыкларга карата сәясәте, Урта Идел буенда авыл хуҗалыгы, крестьяннар хәрәкәте, Казан тарихы һ.б.
2006 елда Илдус Котдус улы «XVIII гасыр уртасы-ХХ гасыр башында Россиянең Европа өлешендә һәм Себердә ислам диненең торышы» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый.
Күпсанлы мәкаләләреннән тыш, аның берничә монографиясе дә басылып чыкты: «1897 елгы перепись һәм Казан губернасы татарлары» (Казан, 2000), «Россия империясендә ислам институтлары: Санкт-Петербургта мөселман общинасы: XVIII-ХХ гасыр башы» (Казан, 2003), «Россия империясе оешмаларында мөселман богослужениесе» (Казан, 2006), «Түбән Новгород ярминкә мәчете» (Түбән Новгород, 2006).
Илдус Котдус улы шулай ук «Чын мирас» һәм «Научный Татарстан» журналларының редакция советларына да керә.
Башка яхшы сыйфатлары арасында, Илдус Котдус улының кешелеклелеген дә әйтеп үтәргә кирәк. Кайчан гына янына килмә, ул сине тыңларга әзер: үзенең акыллы, төпле киңәшләре белән ярдәм итә, кем белән генә булмасын, аның белән яхшы мөгамәлә саклый, тигез күреп сөйләшә, шуңа күрә зур хөрмәткә ия дә инде.
Без аның фәнни-оештыру эшләрендә яңа зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: