Шәһри Казан

Фәнис Яруллин исемен мәңгеләштерергә кирәк

Бу юлларның башкалабыз Казаннан читтәрәк яшәүче авторына яраткан әдибебез Фәнис Яруллинны соңгы юлга озату мәрасимендә катнашырга насыйп булды. Менә шул матәм минутларында атаклы Камал театры фойесында басып торганда, күңелдә моннан ярты гасырга якын элек булган хатирә яңарды.

1963 елның җәе. Җәмәгать эшендә актив катнашканым өчен, Бөтенроссия «Бөркеткәй» пионерлар лагерена юллама белән бүләкләделәр. «Татарстан» поезды белән Казаннан утыз бала Кавказга - Туапсе шәһәренә кузгалдык. Икенче көнне Мәскәүдә тукталыш ясап, башкаланың истәлекле урыннары буйлап йөрттеләр. Кызыл мәйданны, Кремльне, мавзолейдагы Ленин бабайны күрсәттеләр. Шулай ук язучы Николай Островский - Павел Корчагин музеенда булдык. Менә шунда күргән экспозицияләр, гид сөйләгән сүзләр бүгенгедәй күз алдында тора, йөрәктә саклана. Музейларны юкка гына халык хәтере дип атамыйлар шул. Шулай булгач, нигә Казанда татар Корчагинына - армиядә имгәнгән Фәнис абыйга, аның легендар җәмәгате Нурсөя апага, гомумән, Яруллиннар гаиләсенә музей ачмаска! Күпләрнең күңелендә булган бу изге гамәл тормышка ашса, алар үрнәгендә күпме киләчәк буын - милләтебезнең шигъри җанлы, миһербанлы балалары тәрбияләнер иде. Дөрес, аның туган авылы Кызыл Ярда әдип үзе исән вакытта, үзе катнашында музей-йорты ачылды. Әмма Баулыга кадәр кем барып җитә, кем юк дигәндәй...

Бу көннәрдә Фәнис абый һәм Нурсөя апа белән аралашкан мизгелләр бик еш искә төшә. Кайбер хатирәләр китап, аның битләрендә дә теркәлеп калган икән бит әле.

Реклама

«Мәгариф» нәшрияты, «Укытучылар китапханәсе» сериясеннән, 2003 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фәнис Яруллинның «Сөенечләр бүлешү» дип аталган китабын чыгарган иде. Аның бу җыентыгы яхшы кешеләрнең игелеклелеге, шушы киң күңеллелекнең тылсымлы көче турында иде. Иллегә якын китап авторы Фәнис Гатаулла улы, хатлар һәм автографлар аша, үзенең тормыш юлын да ача барып:
Бүләкләрнең булмыйниндиләре
Җан җылысын саклый һәрбер бүләк.
Күпме җепләр белән бәйләнгән бит
Бер-берләре белән безнең йөрәк»
, - дип, сөенече белән уртаклашкан иде.

Әйе, Фәнис Яруллинның татар әдәбиятының йөзек кашы, халык шагыйре, прозаик та, драматург та икәнлеге бәхәссез. Әгәр дә ул Фәнис Яруллин түгел, ә Федя Яровой булса, күптән Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртер иде, дип, бик акыллы кеше әйткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: