Шәһри Казан

«Фотоаппарат – чын сихер машинасы?»

«Очлы күз»ле булу гына җитәме икән бу эштә? Монда реакция дә, күңел күзе дә, тоемлау да, хис тә, салкын акыл да - барысы бергә кушыла торгандыр, мөгаен. Чөнки ул халык арасыннан иң кызыклы типажны гына түгел, ә иң җете мизгелне дә «эләктереп» алырга тиеш.

Реклама

Вакыйгалар эчендә кайнавына карамастан, үзе барыбер күпмедер дәрәҗәдә күләгәдәрәк калучан фотограф халкы. КФУның көнчыгыш телләрен һәм халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнү институтының III курс студенты Энҗе Ибраһимова турында язарга ниятемне белгән танышлары, әлбәттә, аяк терәп: «Энҗеме күләгәдә?» - дип, бертавыштан каршы чыгачак. Чөнки алар өчен әле ул, җәйге челлә булсын, кыш булсын, берсеннән-берсе кәттәрәк баш киемнәрен киеп, фотоаппарат асып йөрүче кыз гына түгел. Язылып бетмәгән ике повесте барын да, 2009 елда «Иделем акчарлагы» әдәби бәйгесендә катнашып, өченче урынны яулавын да, ике ел рәттән (2009-2010) «Алтын каләм»дә беренчелекне алуын да, узган ел КФУда «Ел студенты» бәйгесендә «Мәгълүмати яктырту» номинациясендә лауреат булуын да исемә төшерәчәкләр. Шулаен шулай, тик әлеге Энҗе бөртегебез соңгы вакытта эш коралының берсенә генә - фотоаппаратка гына өстенлек бирә башлады түгелме соң?
«Җем»(!) һәм мизгел мәңгелеккә синдә. «Җем» һәм мизгел инде тарих. «Җем» һәм күңел тулы кәеф!» - дип юкка гына дәртләнүе түгел бит инде аның.
- Энҗе, әйдә, «Кем син? Каян син?» - дип, яңабаштан башлыйк әле.
- Өстән караганда, бик җиңел, төптәнрәк уйлап карасаң, иң катлаулы һәм иң мөһим сораулар. «Мин - Энҗе, Казаннан», - бит инде югыйсә. Ә юк... алай гына түгел шул. Беренче чиратта, кем мин соравына, мин татар баласы, дияр идем. Димәк, милләтем алдында бурычым, башкалар кебек үк, аңа файда, яктылык китерерлек мөмкинлегем бар. Бу турыда еш уйлыйм соңгы арада. Ничек тә сынатмаска, бар мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска иде дип борчылам. Ә бу - бик нечкә эш. Тырышлык кына да түгел, сизгерлек кирәк. Әле, өстәвенә, баш та яшь. Күңел, акыл йөзгә төрләнә. Төпле адымнар ясар өчен, аякта нык басып тору мөһим. Шул ук вакытта, нык баса башлаганчы көтсәң, соңга калуың да бар. Авыр сорау. Телим, тырышам дип кенә әйтә алам.
Университетта төрек теле һәм әдәбиятын, инглиз телен өйрәнәм. «Ялкын» журналы белән хезмәттәшлек итәм - тышлыкка фотолар төшерәм.
- Язуны бөтенләй бер читкә куеп торумы инде бу?
- Соңгы бер-ике ел эчендә фотоаппарат тәмам үзенә гашыйк итте. Хәзер дә язам, ләкин кыенрак. Еш кына әйтәсе килгәнне сүзгә сыйдыра алмыйм. Әллә күңелдә буран, хис артык күп булгангамы?! Ә фото белән җиңелрәк. Бер корал тоныкланды, икенчесе «күрә» башлады. Икесен бергә кушу хыялы белән янам.
- Сиңа нинди жанрда эшләү ошыйрак төшә? Синең хакта сөйләгәндә, Энҗенең үз стиле бар, дип әйтеп буламы әле? Эш алымың нидән гыйбарәт?
- Портретлар төшерәм. Кеше - Аллаһы Тәгалә яраткан иң катлаулы, иң кызыклы символ, образ. Стиль турында әйтү авыррак. Миңа ошаган ракурслар, алымнар, мин еш кына әйтергә теләгән, кадрдан кадрга күчеп килгән фикер бар. Алар барысы бергә стильгә барып тоташадыр.
- Төшерергә күңел карыша торган темаларың бармы?
- Фешн, ню стильләрендә төшермим. Ничек дип әйтим, кыйблам - зәвыгым бүтән.
- Ә синең интернеттагы «ҖеМ»еңә килсәк? Бу ыгы-зыгылы дөньядан бераз читләшеп, онытылып тору өчен кирәк булдымы ул сиңа?
- Әйе, минем интернетта кечкенә генә, җыйнак кына төркемем бар. Ул үзенә күрә җанымның виртуаль сулышы. Сәер яңгырый, акылсыз яңгырый, ләкин асылы шул. Бер караганда, кешелекнең интернетта «мүкләнеп» утыруы бик аяныч, әлбәттә. Икенче яктан, без инде бу пәрәвезгә кереп баттык. Чыгам дип бер файдасызга тыпырчынганчы, файдасын күрә белергә өйрәнү, бәлки, дөресрәктәдер. Интернетның психологиясе шулай корылган, кеше озын, ялыктыргыч әйберләрне укымый. Кызыклы фотография белән беркетелгән кыска йөгерек фикерләр кешенең аңына, күңеленә тизрәк, яхшырак барып ирешә. Мин дә интернетта үземчә нәрсәнедер ишеттерәсем килеп кычкырам, кайчак төртеп күрсәтергә, кайчак сүз белән кочакларга, үбәргә, колакларына пышылдарга телим. Бәлки күпләргә бу файдасыздыр, кирәкмидер, ә бит кемнеңдер җанын эретеп, күзен ачып җибәрүе дә бар. Ул кеше булмаса да куркыныч түгел. Мин үзем бар бит әле. Миңа файдалы. Фотога төшерү, язу - болар барысы үземне аңларга тырышу бит. Мин, әлбәттә, интернетта гына яшәмим. Бер үк вакытта театрны да бик яратам. «Камал» театрыннан, «Камал» рухыннан, актерларны фотога төшерүдән, алар белән сөйләшүдән ләззәт алам. Гаҗәеп тирән образлар тудыра алырдай актерларыбызның иҗатын халык аңына җиткерүдә фотограф һәм журналистларның да өлеше зур бит. Проза белән бик тә кызыксынам. Бүгенге көн чит ил авторларын, татар классикларын бик яратып укыйм. Саган, Гавальда, Мураками, Вишневский, Коэльо, Вербер...
- Белүемчә, әле күптән түгел генә Төркиядә булып кайттың. Экзотик кадрларга кинәнгәнсеңдер?
- Әйе, Төркиядә җәйге практика үттек, укырга бардык. Чыннан да, экзотик кадрлар кирәгеннән артык күп иде, диимме... Артык яңа, артык ят, артык киңкырлы. Шулай булуына карамастан, җитмәде миңа! Тагын һәм тагын барып төшерәсе килгән җирләр, урыннар калды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: