Шәһри Казан

Фронтовик хаты

Сугыш - куркыныч, шомлы сүз. Ул үз эченә күпме кайгы-хәсрәтне, сагышны, күз яшен сыйдырган. Ветераннарыбызның, шушы сүзне ишетүгә, йөрәкләре сыкрана. Аларның һәркайсының үз хыялы, теләкләре булган. Ләкин сугыш аларны бер мизгелдә юкка чыгарган. Күпләрнең тормышын тамырдан үзгәрткән. Хатыннар тол, балалар ятим калган. Ул еллардагы сабыйларның бәхетле балачакларын сугыш урлаган.

Реклама

Ил өстенә олы кайгы килгәндә, Рәшидә апа Хөсәеновага нибары ике яшь ярым гына булган. Ул вакытта сугышның ни икәнен аңламаган да әле. Тик үсә төшкәч кенә боларның барысына да төшенгән.
- Әтием Садри Шакиров 1902 елда Кече Укмас авылында туган, - диде ул. - Гаиләдә алар өч туган - Сабир, Сафа һәм әтием Садри үскәннәр. Сугыш башыннан ук өчесен дә фронтка алганнар. Тик туган якка берсе дә әйләнеп кайтмаган.
Сугыш башланыр алдыннан әти белән әни йорт җиткезеп чыкканнар. Әти агроном булып эшләгән. Бер-бер артлы өч бала туган. Дүртенчесе булып кыз бала - мин дөньяга килгәнмен. Әтиемнең иң зур хыялы безне укыту, белемле итү булган. Тик аның бу теләкләре тормышка ашмады шул. Әнием дүрт бала белән ялгызы гына өйдә утырып калган. Бер көн калмыйча фермада эшләгән.
Без дә, әнигә булышып, эшкә өйрәндек. Яши торгач, абыйларымны да бер-бер артлы хәрби хезмәткә алдылар. Әни сугыш елы хәсрәтеннән аяктан егылды. Аны тәрбияләү, йорт-җир карау минем җилкәгә төште. Урта белем алырга мөмкинчелегем булмаса да, 7 сыйныфны тәмамладым. Әнием фермада эшләп салкын тидереп, сәламәтлеген югалтып, инвалид калды...
Әтиемнең фронттан язган хатларын әле дә истәлек итеп кадерләп саклыйм. Әти-әниең булу нинди зур бәхет бит ул. Әтиебез дә, безне кайгыртып, һәркайсыбыз турында сораштырып, хатларын еш язган.
Менә ул хатларның берсе:
«Садридан хәләлем Гөлзәгыйфәгә бик сагнеп (сагынып. - А.С.), бик саргаеп, бик күп сәламнәремне җиткезәм. Хәерле гомерләр теләп хат көтеп калам. Захретдин белә (белән. - А.С.) Фәхретдингә, Равил белә Рәшидә кызыма, Мөгелсөм (Өммегөлсем. - А.С.) апаларга, барлык туганнарга, күршеләргә бик сагынычлы сәламнарымны кундырып калам.
Үзем бульнистә җатам (ятам. - А.С.). Ике ай узды инде, тагын бер ай калды, һаман төзәлеп бетеп булмый әле. Минем өчен кайгырмагыз. Ашау-эчү, урын-җир яхшы. Без монда кунакта торган кебек торабыз. Гөлзәгыйфә, ашарыгызга юктыр инде? Утынга аптырый торгансыздыр. Бакча киртәләре иске иде, беткәннәрдер инде. Бәрәңгегә атлар кереп йөдәтәдер. Авылда нинди яңалыклар бар? Тагын кемнәр сугышка китте? Кемнәр кире кайтты? Барысын да хатыңда бәйнә-бәйнә сөйлә. Сафа абый белән Сабир абыйның хаты киләме? Фәхретдин (кече улы. - А.С.) укыймы? Миңа хат язсын. Фәхретдин, яхшылап укы инде. Захретдин, син аны тикшер. Гөлзәгыйфә, балалар белән сиңа бик читендер. Яралангач, 300 сум акча биргәннәр иде, шуны сиңа җибәрәм, аз булса да, күп итеп ал. Икмәкләр ни бәя? Шуларны да яз. Бер карточка җибәрәм.
Бу хатымны салдым 9 нчы сентябрьдә, 1943 елда».
- Әтиебез, ике тапкыр яраланып, Казанда госпитальдә дәваланган. Ләкин безгә аның кайту шатлыгын күрергә насыйп булмады. Җиңү көнендә «һәлак булды» дигән кайгылы хат китерделәр, - дип сүзен тәмамлады Рәшидә апа.
Садри Шакировның кабере Украинада. «Чит җирләрдә гомерләре киселгән солдат әтиләребезнең, туганнырыбызның урыннары җәннәттә булсын!» - дип дога кыла Рәшидә апа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: