Шәһри Казан

Габделбөке Көнсаен

Узган ял көнендә дусларым белән миңа, юлны дөрес урында чыкмаган өчен, штраф чәпәделәр, һәрберебезгә 200әр сум. Безнең белән бер кытай татары да бар иде.

Безгә - татарстанлыларга - документларыбызга карап, тиз генә тиярен язып та бирделәр. Чират Кытайдан килгән татар егетенә җитте. Документын сорап алдылар моның. Егет тегеләргә Кытайда паспорт вазифасын башкаручы, бездәге яңа төр «права»га охшаш бер документ тоттырды. ЮХИДИ хезмәткәре, ничек кенә итеп караса да, андагы язуларны, дөресрәге, иероглифларны һич кенә дә таный алмады. Чарасы калмагач, рус телендә: «Как ваша фамилия?» - дип сорарга мәҗбүр булды. Чит илдән килгән милләттәшебез бер дә аптырап калмады (ни дисәң дә, анда бит «хитрый» татар каны ага), «Сермиимайти Косэн Му», - диде. Погонлы адәм кысык күзле дустыбызга бер текәлеп карады да беркетмәгә ул әйткәнчә язып куйды. (Менә хәзер мин бу исемне шул беркетмәнең икенче нөсхәсеннән күчереп утырам.) Ярар, бусы булды. ЮХИДИ хезмәткәре чираттагы «Вы из России?» дигән соравын бирде. Тегесе «юк» дигән мәгънәдә башын чайкады. «Откуда приехали?» Егет әллә каушап китеп, әллә инде махсус, саф татар телендә: «Мин Вьетнамнан килдем», - димәсенме! Полицейскийлар аптырашып бер-берсенә караштылар. Кысык күзле вьетнам егете саф татарча сөйләшсен әле! Шулай да «Вьетнам гражданины Сермиимайтига», юлны дөрес урыннан чыкмаган өчен, 200 сум штраф салдылар.
Танышымның шундый шома алдашуына мин шаккаттым. ЮХИДИ хезмәткәрләре яныннан китеп, бераз зиһенемне җыйгач кына, мин аннан:
- Ни өчен Вьетнамнан килдем дидең? - дип сорадым. - Беренчедән, беркетмә копиясен анда җибәрмиләр, җибәргән очракта да сине Кытайда миллиард ярым халык арасыннан таба алмаячаклар, ялган исем белән бигрәк тә, - мин әйтәм.
- Әллә ничек килеп чыкты шунда, башка илне искә төшерә алмадым. Кытай гражданы, әгәр чит илдә өч тапкыр ул илнең кануннарын бозса, кире Ватанына озатылырга тиеш. Кытайда әле тагын, чит илләрдә закон бозып йөргән өчен, шактый гына штраф та салалар. Казанда өч ел яшәү дәверендә полиция хезмәткәрләре белән нинди генә кызык хәлләр булмады, - дип сүзен дәвам итте ул. - Монда килгән беренче елыбыз, шулай бервакыт туктаттылар урамда, русча нидер сорыйлар, без берни аңламыйбыз. Татар телен, кытай, уйгыр һәм башка берничә төрки телне генә беләбез бит инде. Кытайча нәрсәдер аңлатмакчы булып та азапландык әле. Тегеләр безнең белән башларын озак катырып тормадылар, болай гына җибәрделәр. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Шулай берсендә эләктергәч, кызык өчен татарча такылдый башладым, аңламаслар дип уйлаган идем. Гөнаһ шомлыгына, ЮХИДИ хезмәткәре татар кешесе булып чыкмасынмы. Исем, фамилиямне сорый бу, «Габделбөке Көнсаен» дияргә туры килде. Нишлисең инде башыңа төшкәч.
Безгә шул яктан рәхәт ичмаса, икешәр исем белән йөрибез. Менә мине университетта Ширмөхәммәт Касыймов буларак беләләр. Ә чынлыкта исә мин - Арслан Ибраһимов, Кытай паспортында һәм башка документларда бөтенләй икенче төрле аталам. Монда килгәч, миннән: «Джеки Чанны күргәнең бармы?» - дип сорадылар. Мин әйтәм: «Кем ул?» Ахырдан аңлашылды, бездә бит аны Чын Лон буларак беләләр.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: