Шәһри Казан

Гадилектә зәвык

Сизгәнсеңдер инде: кояш урамда үткән-барганнар белән шаяра, күзләрне чагылдыра, йөзләргә куанычлы елмаю кундыра. Һава да үзгә. Күкрәк тутырып бер сулыш алсаң, беленер-беленмәс кенә булган ис сизәрсең. Бу - яз исе. Яз җитү белән, ачык төстәге җиңел киемнәр киясе килә башлый. Дөрес итеп сайлап алынган аксессуарлар гади генә киемне дә зәвыклы...

- Быелгы язда ачык, кычкырып тора торган бизәнү әйберләре модада. Романтик стильне үз итсәң, чәчәк формасындагы алка һәм муенсалар тага аласың. Беләзекнең таш, тире, агач материаллардан ясалганнарын сайларга тырыш. Экстравагант стильне үз итүчеләргә D&G борыч, сарымсак, томат формасында ясалган үзенчәлекле беләзекләр тәгъдим итә. Быел зур ташлы йөзекләр дә актуальлеген югалтмый. Каптырмаларга килгәндә, син аларны шарф кырыена, сумка яки каешка кадый аласың.
- 2012 елның язында бил өлеше күтәрелгән чалбарлар, юбкалар модада булганга, төрле каешлар да бик актуаль. Элек каеш билнең нечкәлеген күрсәтә торган элемент булса, быел ул үзе киемнең бер өлеше булып тора. Син алар арасыннан гадиен дә, сәйлән белән бизәлгәнен дә, үрелгәнен дә сайлый аласың.
- Әгәр дә соңгы мода буенча киенәсең килсә, ачык, кычкырып тора торган шарфлар һәм яулыкларны бүгеннән үк җыя башла. Бу язда киң эшләпәләр актуаль. XX гасырның 20нче елларында бик популяр булган салам эшләпәләр дә быел яңа сулыш алды.
- Кояштан саклый торган күзлекләр инде күптән үз вазифасында кулланылмый. Аларны без матурлык, үзебезнең образга серлелек өстәр өчен киябез. Киемнең бу атрибутына бик җитди карарга кирәк. Күзлек төсе, формасы буенча синең киемеңә, йөзеңә туры килергә тиеш. Зур күзлекләр инде берничә ел рәттән модадан чыкмый. Актуаль төсләр: кара, көрән, ак, кызыл, зәңгәр. «Авиатор» күзлекләр күп кешегә килешә. Гадәттә, алар уртадан тимер кыса белән уратып алынган. Башкалардан аерылырга яратучы, клублар, күңелле компанияләрне үз итә торганнар «Гламур» стилендәге күзлекләрне сайлый алалар. Бу күзлекләрнең кырыйлары төрле ялтыравыклар белән бизәлгән. Мондый күзлек хуҗасының нинди икәнен ерактан ук күрсәтеп торачак.
- Быел да, узган еллардагы кебек, кара сумкалар өстенлек итә. Ләкин төсләр «бумы» сумкаларны да читләп үтмәде. Шәһәр урамнарын зәңгәр, кызыл, куе сары, яшел һ.б. төстәге сумкалар яулап алачак. Сумкаларның төрлелеге төсләр белән генә чикләнми, аларның тышлары чәчәкләр, табигать сурәтләре, геометрик фигуралар белән бизәләчәк.

PS. Мода, мода, дибез... Ләкин аның артыннан куып, үз стилең турында онытма. Фантазияңне эшкә җигеп, үзең яңа образлар тудыр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: