Шәһри Казан

Гаепсездән гаепле

Моннан җиде-сигез ел элек район мәгариф учреждениеләренең берсендә җитәкче булып эшләүче ханым (яхшы ук таныш, аңарчы мөнәсәбәтләребез бик әйбәт иде) Теләче урамында кулыма язма тоттырып китте. Дөресрәге, Алабуга педагогия институтында белем алучы кызына кайсыдыр фәннән тәүге укытучылары турында инша язып, матбугатта бастырып чыгару шарты куелган. Ул, үзебезнең район кызы буларак,...

Реклама

Моннан җиде-сигез ел элек район мәгариф учреждениеләренең берсендә җитәкче булып эшләүче ханым (яхшы ук таныш, аңарчы мөнәсәбәтләребез бик әйбәт иде) Теләче урамында кулыма язма тоттырып китте. Дөресрәге, Алабуга педагогия институтында белем алучы кызына кайсыдыр фәннән тәүге укытучылары турында инша язып, матбугатта бастырып чыгару шарты куелган. Ул, үзебезнең район кызы буларак, «Теләче» газетасын сайлаган. Әнисе исә, кулыма язма тоттырганда: «Зинһар, бастыра күрегез инде. Укытучылар көне алдыннан чыкса, бигрәк тә яхшы булыр иде. Укытучысы да чамасыз шатланыр дип уйлыйм. Аннары кызымның бу фәннән зачет та аласы бар», - диде.
Теләсәм дә, теләмәсәм дә, танышымның үтенечен үтәргә вәгъдә биреп, язманы алып калдым һәм хатны җаваплы сәркатипкә тапшырдым. Язманы Укытучылар көненә кадәр - сентябрь азакларында яки октябрь башларында чыгарырга кирәклеген әйттем. Әмма, ни кызганыч, Укытучылар көненә кадәр дә, аннан соң да әлеге хатка газета битләрендә урын табылмады. Бер килмәсә, килми бит ул. Баштарак үзен берничә номер рәттән макетка салып та, мөһимрәк язмалар «кысрыклап» чыгарды. Соңрак, әлеге язма-иншаны тәки яклый, чыгара алмыйча, чираттагы ялга китеп барырга туры килде. Шуннан соң мәгълүм инша тарихы онытылды да кебек...
Юк икән шул. Көннәрдән бер көнне Теләче урамында янә теге ханым очрады һәм үземне рәнҗеш сүзләренә күмде. Элек туган апамдай якын күргән кешедән шундый авыр сүзләр ишетермен дип һич уйламаган идем.
- Алдакчы икәнсез. Чыгарырлык булмагач, нигә вәгъдә итеп алып калдыгыз? «Татарстан яшьләре»нә җибәргән булсам, әллә кайчан бастырып чыгаралар иде. Сезнең аркада кызым зачет тапшыра алмады. Укытучысы алдында да ялганчы булып калды, - дип, йөрәгендә җыелган бөтен ачуын миңа чыгарып селкеде.
Берни дә әйтә алмадым. Күпме тырышсам да, эшебезнең үзенчәлеген, эшнең миннән генә тормаганлыгын аңлата алмадым әлеге ханымга. Ярсый-ярсый рәнҗешен җиткергәндә, язмасын никләр генә алдым, никләр генә вәгъдә бирдем икән, дип үкендем. Ниятем изге иде бит ләбаса. Кем әйтмешли, гаепсездән гаепле булып калдым. Шуңа да кемгәдер гаеп белдергәнче, башкалар хезмәтенең үзенчәлеген аңлый белик!
Хәзер үзем хат авторларына, газета укучыларыбызга вәгъдәләр бирмәскә тырышам. Чөнки бер кат «авыз пеште».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: