Шәһри Казан

Гагарин һаман күз алдымда

1961 елның көзендә күрештем мин күкләр каһарманы белән. Мине, ул вакытта Казан моторлар төзү заводы профкомы рәисе буларак, СССРның авиация һәм оборона профсоюзлары съездына делегат итеп сайладылар. «Гагарин съездга үзе килә икән», - дигән хәбәрне ишетеп, урам-тыкрыклар халык белән шыгрым тулды. Оештыручылар, Гагаринны кысып имгәтмәгәйләре, дип, аны съезд залына арткы...

Реклама

1961 елның көзендә күрештем мин күкләр каһарманы белән.
Мине, ул вакытта Казан моторлар төзү заводы профкомы рәисе буларак, СССРның авиация һәм оборона профсоюзлары съездына делегат итеп сайладылар. «Гагарин съездга үзе килә икән», - дигән хәбәрне ишетеп, урам-тыкрыклар халык белән шыгрым тулды.
Оештыручылар, Гагаринны кысып имгәтмәгәйләре, дип, аны съезд залына арткы ишектән генә уздырган. Ниһаять, Юрий Гагарин залга килеп керде. Аны без, дәррәү аягүрә басып, алкышлап каршы алдык, бертавыштан президиумга да сайладык. Аңа төрле яктан сораулар яудырдылар, өлгерләре автограф та алды. Үткенрәк хатын-кызлар хәтта бергәләп фотога да төшеп өлгерде.
Үзәк комитет рәисе докладыннан соң, делегатларга сүз бирә башладылар. Мин дә чиратка язылдым. Ниһаять, президиум рәисе минем исемне атады. Уттай янам. Җитмәсә, миннән соң Гагаринның үзенә сүз биреләчәге мәгълүм булды. Барысы да гөрләтеп кул чабарга кереште. Мин мөнбәргә кыяр-кыймас менәм, ә зал һаман гөрли. Әллә яңадан төшеп үз урыныма утырыйммы, дип торганда, Юрий Алексеевич үзе миңа ярдәмгә килде. Ул, елмаеп, кулын күтәреп, миңа ишарә ясады да: «Кешегә сүз бирдек, сөйләсен инде. Ашыкмагыз, мин сезнең карамакта», - дип, залны тынычландырды. Үз-үземне кулга алып, нотыгымны тиешле вакытта очлап чыктым. Чыгышымны дикъкать белән тыңладылар. Мин мөнбәрдән төшүгә, съезд рәисе, тантаналы тавыш белән: «Сүз Советлар Союзы Герое, беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринга бирелә!»- дип игълан итте. Ул үзенә генә хас мөлаем самимилек белән дөньяның барлык илләрен кунак булып әйләнеп чыгуын, бөтен дөнья халыкларының илебезгә булган зур ихтирам-сәламнәрен алып кайтуын сөйләде.
Әлеге тарихи съездда мине СССР авиация һәм оборона профсоюзлары Үзәк комитеты әгъзасы итеп сайладылар.
Тарихи очрашуга да ярты гасыр узды. Юрий Гагарин минем күз алдымда һаман да мөлаем, шат күңелле зат булып тора.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: