Шәһри Казан

Гагауз – молдаван, кем кемне алдаган?

Молдовага Европа җәмгыятенә кушылырга әлегә хәтле Приднестровье гына киртә булып тора иде. Сәяси хәле бүген тотрыклы булмаган күпмилләтле Молдовада төбәкләргә һәм милли азчылыкны тәшкил итүчеләргә тиешле игътибар бирелмәү нәтиҗәсендә, бу ил тагын берникадәр өлешен югалтырга мөмкин. Приднестровьедан тыш, аның тагын бер «баш бәласе» - Гагаузия. Узган гасырның туксанынчы еллар башында...

Реклама

Билгеле, Гагаузиягә һәм илнең башка районнарына кагылышлы кануннар тиешле күләмдә үтәлми. Соңгы арада Кишинев белән Гагаузия башкаласы Комрат арасында аңлашылмаучанлыклар әледән-әле чыгып тора. Бу Республика бюджетын бүлүдә, субъектларның ил тарихына, аның бүгенгесенә һәм киләчәгенә карашында ачык күренә.
Тарих ни сөйли?
Гагауз Республикасы үзенең бәйсезлеге турында 1990 елда ук игълан итә, Молдова Республикасы исә 1991 елда гына бәйсез була. Румыния белән кушылу сәясәтен алып барган Молдовага җавап итеп, Гагаузия үзенең Югары советына сайлаулар оештыра. Әлеге чараны булдырмау һәм гагауз хәрәкәтен бастыру өчен, бирегә Халык фронты активистлары, румын волонтерлары һәм милиция отрядлары җибәрелә. Молдова парламенты бинасын ул чорда «Яхшы гагауз - үлгән гагауз», «Гагаузия - Молдова тәнендәге шеш» һ.б. шундый лозунглар «бизи». Акция барышында гагауз халкы арасында зыян күрүчеләр, хәтта үлүчеләр дә була. СССР хәрби көчләре һәм Приднестровье катнашында, җәнҗал туктатыла. Бәйсез дәүләт булып 4 ел яшәгәннән соң, Гагаузия бу курстан баш тарта һәм бүгенгә чаклы Молдова автономиясе булып кала.
Киләчәккә юл - кем кайсы тарафка?
Узган гасырның туксанынчы еллар башында Приднестровье, Гагаузия һәм Молдова халкы арасында булган каршылык юкка чыкмады һәм моны хәл итү мөһим, дип саный И.Баргуджи (Бәйсез хокук саклау һәм мәгълүмати-аналитика үзәге рәисе). Митингларда «Без - румыннар», «Уян, румын» язулы плакатлар - моның ачык мисалы. Баргуджи әйтүенчә, элек бер совет республикасында булган Приднестровье белән Молдова шулхәтле бер-берсеннән ерак киткәннәр ки, хәзер бер генә өлкәдә дә тәңгәл килерлек нокта табып булмый. Молдова бәйсез булып яшәү чорында тулысынча АКШ белән Европа стандартларын сеңдереп барса, Приднестровье Россиягә тигезләште. Икенчедән, Молдова составындагы Гагаузия халкы үзен беркайчан да румын дип атамаячак. Бу халыкның хәтереннән Бессарабиянең 1917 елда румын гаскәрләре тарафыннан басып алынуы җуелмаган.
Агымдагы елның 17 июлендә Гагауз автономиясенең Молдова составыннан чыгу ихтималы турында тыңлаулар узды. Чыгыш ясаучылар үзәк хакимият тарафыннан автономиянең хокуклары кысылуы, кануннарның тиешенчә үтәлмәве турында сөйләде, таләпләр үтәлмәгән очракта, бәйсез Гагауз Республикасын яңадан торгызырга кирәк, дигән карарга килде.
И.Бургуджиның әйтүенчә, сайлаучыларга имза җыюны беркем дә тыя алмый. «Без дәүләт составыннан чыгарга җыенмыйбыз, әгәр кануннар үтәлмәсә, ул чакта Молдова составыннан чыгып, Таможня союзына кушылу турында сорау туачак, - ди ул. - Безне прокуратурага чакырталар. Ни өчен? Үзебезне гагауз дип санаганга күрәме?»
Парламент депутаты И.Влах Гагаузиянең Молдова составыннан чыгарлык бер генә нигез дә күрмәвен белдерә. «Бүгенге көндә автономия бюджетының 60 проценты - үзәктән килгән дотация икән, аерылып чыгып, без икътисади яктан яхшырак яшәрбезме? Гагауз патриотларына артык хискә бирелмәскә киңәш итәр идем, кайбер көчләр безне үзара бәрелештерергә тели», - ди депутат.
Комрат Кишиневка ел азагына хәтле вакыт бирә. Шуңарчы хәл үзгәрмәсә, Гагаузия референдум үткәрәчәк. Кем белә, бәлки киләсе ел башында тагын бер кәрлә ил пәйда булыр. Ә менә Молдова... Аның киләчәге әлегә томанлы. Белгечләр фикеренчә, бу хәлдән чыгу юлы - биредә тигез хокуклы субъектлардан торган федерация булдыру. Әмма читләр йогынтысына тиз бирелүче Молдова моңа ирешә алырмы?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: