Шәһри Казан

Гагаузия армия җыя, ә татарлар...

Украинадагы хәлләр тирә-күрше дәүләтләрдә ыгы-зыгы куптарды. Молдованың Преднестровье өлкәсе, 2006 елгы референдум нигезендә, Россиягә кушуны сорады, Гагаузия исә үзенең армиясен булдырырга ниятли. Аның ярдәмендә, җирле хакимият киләчәктә Кишиневтан сакланырга җыена. Әлеге территорияне контрольдә тоткан Молдова армиясенә каршы торырлык үз армиясен булдыру буенча канун проекты эшләнгән. «Эчке оборона хәрби көчләре» дип...

Реклама

Украинадагы хәлләр тирә-күрше дәүләтләрдә ыгы-зыгы куптарды. Молдованың Преднестровье өлкәсе, 2006 елгы референдум нигезендә, Россиягә кушуны сорады, Гагаузия исә үзенең армиясен булдырырга ниятли. Аның ярдәмендә, җирле хакимият киләчәктә Кишиневтан сакланырга җыена. Әлеге территорияне контрольдә тоткан Молдова армиясенә каршы торырлык үз армиясен булдыру буенча канун проекты эшләнгән. «Эчке оборона хәрби көчләре» дип аталган әлеге канун проекты тиздән Гагаузия парламентында каралырга тиеш.
Гагауз депутатларының әлеге проектны кайчан карый башлаулары әлегә билгесез. Ул инде парламентка тәкъдим ителгән һәм үз сәгатен көтеп ята. Хәзер халык җыены вәкилләре төбәкнең оборонасына кагылышлы башка сорауларны хәл итү белән мәшгуль. Алар Молдова хокук саклау органнарын алыштырырлык үзләренең структураларын булдыру турында уйлана. Халык дружиналары дип аталучы әлеге структураны булдыру эшенә депутатлар, Кишиневтан 90нан артык полиция хезмәткәре килеп, Гагаузиядә тентүләр оештырганнан соң алынган. Әлеге дружиналарны төзү өчен, Гагауз хакимиятенә махсус канун кабул итү кирәкми. Алар бүген гамәлдә булган «Халык гвардияләре турында»гы законнан файдаланмакчы.
Гагаузиягә Кишинев хакимияте тарафыннан басым биредә февральдә узган референдумнан соң көчәеп киткән. Аның нәтиҗәләре буенча, Гагаузия халкының 98,09 проценты Молдова составыннан чыгарга тавыш биргәнлеге мәгълүм. Әмма Кишинев әлеге референдумны танымый һәм аны канун нигезендә уздырылмаган дип саный.
Румыния Кырымны танымый
Румыния Президенты Траян Бэсеску, Гагаузиядәге референдум нәкъ Кырым референдумы сценариесе буенча уздырылды, дип белдергән. Соңгы арада «сценарий белгечләре» шулкадәр күбәеп китте, теге яки бу хәлне икенче бер вакыйга белән тәңгәлләштерергә генә тора. Кырым референдумы мартта узды, ә Гагаузиядә исә ул февральдә үк булган иде. Гагаузиядә Кырымда буласы хәлләрне бер ай алдан ничек белделәр икән дә, кайдан юнәттеләр икән ул сценарийны - Траян Бэсеску бу турыда берни дә әйтмәгән. Кыек атып туры тидерергә тырышкан Бэсеску сүзләреннән шуны аңлап була: ул биредә дә Россия кулы уйнаган димәкче. Ул шулай ук, Кырым референдумын да Румыния дәүләте танымый, бу Украина конституциясенә каршы килә, дип белдергән.
Румыниянең әлеге референдумнарны танымавына аптырыйсы да юк, чөнки ул күптән инде тирә-юнь дәүләтләрдә румыннар яши дип белдереп килә һәм аларны үз составына кушарга хыяллана. Украинада ыгы-зыгы башлануга, румын журналистлары, биредә яшәүче ватандашларын яклап, Румыния дәүләте коралга тотынырга тиеш, дип язып чыккан иде. Әмма әлеге сценарий әзер түгел иде булса кирәк.
Тагын татар гаепле...
Бэсеску бөтен гаепне Россиядән генә түгел, татарлардан да күрә икән. Гагаузия халкын ул «Молдова татарлары» дип атый. «Молдова Республикасының бу өлкәсендә татарлар яши һәм алар, февральдә референдум уздырып, Евразия союзына кушылырга теләп тавыш бирде. Кырымнан татарларны депортацияләгән булсалар, Молдова татарларына тиюче булмады, биредән румыннарны депортацияләделәр», - ди Бэсеску. Башка халыклар кебек үк, дөньяда татар яшәмәгән бер генә җир дә юктыр ул, Гагаузиядә берничә буын бабасы гомер кичергәч, гагауз татары өчен Гагаузия - туган җир, ул референдумда намусы кушканча тавыш бирергә хокуклы. Тарихтан мәгълүм булганча, бу җирләргә нугай татарлары XVI-XVIII гасырларда күчеп килә. Гагаузлар биредә XIX гасыр башларында пәйда була. Гагаузия башкаласы Комратның атамасы татар кешесе Орымбет Оглының «Комур ат» исемле чабышкы аты белән бәйле дигән риваять яши. Ул үзен яралы килеш яу кырыннан алып кайткан аты хөрмәтенә татар бистәсенә шул исемне бирә, соңрак татарлар биредән киткәч, гагаузлар бу исемне бүгенге көнгә хәтле саклап калган.
Кырым татарларын депортацияләп, гагауз татарларына тиюче булмаган, дип, хәзер алар кәләпүшләрен салып кемгә рәхмәт укырга тиеш икән?! Молдова җире Кырым ярымутравы кебек җәннәт бакчасыдай булса, гагауз татарларына да урын булмас иде анда, әмма Молдованың виноград куаклары гына әллә ни кызыктырмаган шул. Татарларны әллә нәрсәләрдә гаепләп бетерделәр, тик моңа хәтле Молдованы таркатучылар дигән ярлык тагучы юк иде әле. Уйлап карасаң, татарлар үзләре үк нигезләгән Комрат җирләре инде югыйсә, яки бүгенге гагаузлар теле белән әйтсәк - Комрат йирләре, бильмерым тагын...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: