Шәһри Казан

Галимнәр сәяхәте

Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре, чакырулар булганда, сәяхәтләргә чыгудан баш тартмыйлар. Без - Татарстан Фәннәр академиясе киңәшчесе, академиянең мөхбир әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов һәм Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, археограф Марсель Әхмәтҗанов Теләче районының Олы Нырсы, Теләче һәм Олы Кибәхуҗа...

Шулай ук төбәк тарихына кагылышлы фикерләр дә тыңланды. Без - фән үзәкләре галимнәренең киләчәктә халык белән мондый очрашуларның бик тә кирәкле чаралар булуына иманыбыз ныгыды.
Без бу төбәкнең Олы Нырсы авылындагы борынгы, тарихи бер зират ташбилгеләре белән кызыксына идек, аларны заманында атаклы галимебез Һарун ага Йосыпов беренче булып ачып, язмаларын укыса да, ул чорларда (ягъни 1950 нче елларда) бу ташларга тарихи искәрмәләр бирерлек мәгълүматлар тупланмаганлыктан, алар турында соңгы вакытларда да халыкның төбәктә бөтенләй хәбәрсез яшәгәннәре ачыкланды.
Моннан 40-50 еллар элек изге күңелле бер адәм Уфа ягыннан килеп, авылда урнашып, зиратны тәртипкә китерү эшенә калган гомерен багышлаган: аны черегән, егылган агачларыннан чистарткан, зиратка, җилкәсенә салып, дистәләрчә төп яшь каеннар алып килеп утырткан. Хәзер ул каеннар зур булып үскәннәр инде. Зират янындагы изге чишмә даны да Олы Нырсы авылының бер тарихи истәлеге. Әлеге хөрмәтле агабыз ул чишмәне дә карап, зиратның тирә-ягын әйләндереп алу өчен дә күп хезмәт салган. Янә дә аның иң зур хезмәтләренең берсе Олы Нырсы авылына XV гасыр башларында килеп утырган бер атаклы затның нәселе каберләрен тәрбияләп тору булуын да әйтергә кирәк.
Олы Нырсының изгеләр зиратында сакланучы ике борынгы каберне һәм аларның ташбилгеләрен безгә дә барып күрергә туры килде. Ташларның беренчесе һиҗри 847, милади 1443 елның июнь аенда вафат булган Йосыф Шәйех углы кабере өстенә куелган. Ташның үлчәме 20х59х110 см. Ташбилгегә гарәп һәм татар телләрендәге язмалар уеп язылган. Ташбилгенең тимпан дип аталган өске йөзлегендә алтыпочмаклык - Давыт йолдызы уеп ясалган. Ташның түбәсендә «җан кошы» өчен су җыела торган уенты да уелган. Ташбилгедәге ун юлның алты юлы гарәп телендә, ул Коръән аятьләреннән һәм хәдис үрнәкләреннән гыйбарәт. Калган дүрт юлдагы текст татар телендә:
«... Тарих сәкиз йөз кырык йитидә, сәфәр айының горрәсендә (календаренда. - М.Ә.) ирди, Йосыф ибне Шәйех дарел-фанадин дарел-бакайа рихләт кыйлды. Гафир (гафу итүче) Аллаһ ля вә ля-вәлядин» (тудыручыларны. - М.Ә.).
Шушы типтагы ташбилге әлеге зиратта 1472 елның 6 декабрендә вафат булган Мөхәммәд углы Әйүб кабере өстендә дә сакланган.
Олы Нырсы авылындагы зиратта сакланган бу ике таш янәшә торалар, алар бер нәселнең буыннары вәкилләренә куелганнар.
Ташларда искә алынган мәрхүмнәрнең исемнәре Казан ханы Сәхиб Гәрәй хан тарафыннан 1523 елның 3 гыйнварында тарханлык ярлыгы бирелгән затларның исемнәре белән туры киләләр1. Ярлыкта искә алынуынча, әлеге нәселдән «...бу Мөхәммәд углы Шәйех Әхмәт, дәхи Шәйех Әхмәтнең углы Әбдал, дәхи Сәет Әхмәт, энесе Мөхәммәднең углы Муса, Сәет углы Якуб, энесе Буланс(ы), дәхи энесе Нурсәет...» Биредә өч буынның нәсел чылбыры санала. Бу чылбыр буенча алар якынча 1440-1520 нче елларда яшәгәннәр.
Ярлыкта әлеге нәселнең ничә буыннар заманында ханнар ярлыгы буенча тарханлык катлавына кертелгәннәре күренә. Нәселнең бер тармагы Татарстанның Питрәч төбәге Тау Иле авылында яшәп, аларның аерым вәкилләренең исемнәре авыл зиратындагы ташбилгеләрдә сакланган. Мәсәлән, аларның берсендә 1491 елның 12 июнендә мәүлә Сәйед Әхмәт улы Тәвәккәлнең 23 яшендә суга батып үлгәнлеге турындагы хәбәр сакланган2. Янә дә Тау Илендә 1550 елның апрель-май айларында вафат булган Тәвәккәлнең хатыны Гәүһәр бикә ташбилгесе хәбәре дә бу очракта игътибарга лаек3.
Олы Нырсыдагы тарихи ташларның кыйммәте аларның түбәләрендә Урта Идел буенда сакланган «җан кошы» өчен уеп ясалган су чокырлары булуы белән дә арта. Бу - татарның бик борынгы мифологик ышану йоласы белән бәйле күренеш. Татар халкының мифик ышануы буенча, кешенең җаны ул үлгәннән соң кош булып очып чыга икән. «Җан кошы» соңыннан үзенең тәне күмелгән кабер өстенә килеп кунып, үзенең югалган җәсаден сагынып, сусап, кабер түбәсендәге уемда су булса, шуны эчеп юана икән. Бу ышану йоласы Кырым татарлары арасында да киң таралган булган. Туктамыш хан шулардан Кара бәк җитәкчелегендәге бер төркемне 1382 нче елларда, Болгар Олысын ушкуйниклардан яклар-саклар өчен, Урта Иделгә күчерә. Бу күчү турындагы хәбәрләр татар шәҗәрәләре материалы белән дә раслана4.
Олы Нырсы авылына килеп төпләнгән татар нәселенең башын чама белән 1382 елда Габдулла хан кул астында Кырымнан килгән тархан дип саныйбыз. Аның кабер ташы да XIII-XIV йөзләрдә биредә куелган. Ул Алтын Урда татар ташбилгеләрендәгедән шактый үзгә рәвештә эшләнгән. Мондый ташбилгеләр Идел-Кама буенда яңа төр буларак тарала башлый.
Олы Нырсы авылы ташлары шушы үзенчәлекләре белән тарихыбызның яңа сәхифәләрен ачуга юл башы булып торалар. Кырым ягыннан килгән татарлар шактый күпсанлы булып, башта алар Казан арты һәм Нократ буйларындагы җирләргә таралып утыралар. Шулар нигездә бүгенге Урта Идел зонасындагы татарларның, Казан ханлыгы халкының төп бабалары булып торганнар. Әлбәттә, болар янына XV-XVI гасырларда Кырымнан татар төркемнәре килүне күрсәткән шәҗәрә текстлары да бар. Аларның күбесе бу заманда татар шәҗәрәләренә багышланган, Казанда басылган китапларда дөнья күрделәр. Аларның Олуг Мөхәммәдкә ияреп килүләрен, шулай ук бу ханның чакыруы буенча Кырым, Әстерхан, Азак, Сарай шәһәрләреннән күчеп килүчеләр булуларын урыс тарихи чыганаклары да күрсәтәләр. Шулар яктылыгында Олы Нырсы ташбилгеләре хәбәрләре дә бик кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып саналалар.

1 Сәхипгәрәй ярлыгы // Борынгы татар әдәбияты. - Казан: Татар. китап. нәшр., 1963. - 354-355 б.
2 Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. - М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1960. - 53 нче таблица.
3 Шунда ук. - 66 нчы таблица.
4 Әхмәтҗанов М.Татар шәҗәрәләре I том. - Казан: Татар. китап. нәшр., 2012. - 15, 16, 25, 49 бб.; Әхмәтҗанов М. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. - Казан: «Мәгариф», 2002. - 184 б.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: