Шәһри Казан

Гамәлләрне уйлап кылсак иде

Һәрбер өйдә чыбыклы радио эшләп тора иде. 160 мең кулланучысы булган (ә тыңлаучысы 500 мең тирәсе булырга мөмкин) чыбыклы радионы өзү радиотыңлаучыларны кисәтүсез үткәрелде. Ә бит бу турыда алдан кисәтергә кирәк иде. Кулланучыларның хокукларын бозган өчен, түрәләрне җавапка тартырга да мөмкин булгандыр. Чыбыклы тапшыруларны тыңлаучылар олы яшьтәге кешеләр - пенсионерлар,...

Реклама

Аларга, бу тапшыруларны туктатканчы, хөкүмәт тарафыннан радиоалгычлар алып бирергә дә күп акча китмәгән булыр иде. Тыңлаучылар айга 5 миллион сум тирәсе абонент түләүләре кертәләр, бер радио кулланучы айга 30 сум тирәсе түли иде. Чыбыклы радиотапшыруларны туктату беренче уйланмаган гамәл булды.
Икенчесе исә - җылылык өчен субсидияләр рәсмиләштерү. Татэнерго тарафыннан җылытылган өйләргә җылылык өчен тарифның күтәрелүе сәбәпле, субсидияләрне рәсмиләштерү өчен, кочак-кочак документлар җыеп, социаль яклау учреждениеләрендә көннәр буе аңнарын югалтканчы чиратларда торулар. Һич арттыруым түгел, хәтта үлүчеләр дә булды. Монда да олы яшьтәгеләр иде. Түрәләрнең ата-аналарын искә төшереп сүгенделәр чиратта торучылар.
Өченче уйланмаган гамәл - РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, телевизион тапшыруларны, кинофильмнарны, китапларны, журналларны «+» билгесе белән билгеләп, кемгә нәрсә карарга, кемгә нәрсә укырга мөмкин икәнлеген күрсәтүче канун. Яшьләр генә түгел, һәркем кинофильмны да карый, китапны да укый. Бу канунга буйсынып, үзенә ошаган кинофильмны ничек карамасын, ошаган китабын укымасын инде. Кем моны тикшереп тора ала? Нинди җәза бар? Әгәр карарга ярамый икән, андый кинофильмнарны бөтенләй чыгармаска кирәк. Совет елларында шулай эшлиләр иде. Хәзер телевизорда бер рәтле кинофильм юк. Фильмнарда нәрсә күрсәтәләр? Карарга оят! Совет чорында кинофильм әгәр мәхәббәт (үбешү күренеше) турында булса, 18 яшь тулмаганнарга билет сатмыйлар иде. Әлбәттә, кинозалга керүче 18 яше тулмаган яшьләр сирәк була иде.
Дүртенчесе - төнге вакытта кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю. Ә бит эчәсе килгән кеше аны көндез алып куя. Төнлә исә көндез алып куючылардан сатып ала. Интернет буенча сатып алып өенә дә китереп бирәләр.
Бишенче уйланмаган гамәл - РФ Хөкүмәте карары белән сәгать поясларын берләштерү һәм кешеләрнең сәламәтлекләренә зыян китерүгә карамастан, халыкны җәйге вакыт белән яшәргә мәҗбүр итү.
Алтынчысы - укучылардан БДИ тапшырту. Илнең бар халкы моңа каршы. Германиядә бөтенләй имтиханнар юк. Югары уку йортларына, кем тели - шул керә ала. Уку чорында йомшак укучылар укуларын ташлыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: