Шәһри Казан

Геббельс туганы...

«Элекон» заводында директорның сыйфат буенча урынбасары вазифасын үтәгән вакытым. Беркөнне мине, «срочно», дип, Союзның югары сыйфат инспекциясенә чакырдылар. Килгәндә миңа Мәскәү аша Ставропольга кадәр командировка документы алырга куштылар. Аннан инспекциянең баш инженеры Семен Алексеевич Ларин мине Ставрополь трансформаторлар заводындагы эшләнмәләрнең сыйфатын тикшерергә алып китте. Әлеге заводның эше хөрти иде. Предприятие...

Реклама

«Элекон» заводында директорның сыйфат буенча урынбасары вазифасын үтәгән вакытым. Беркөнне мине, «срочно», дип, Союзның югары сыйфат инспекциясенә чакырдылар. Килгәндә миңа Мәскәү аша Ставропольга кадәр командировка документы алырга куштылар. Аннан инспекциянең баш инженеры Семен Алексеевич Ларин мине Ставрополь трансформаторлар заводындагы эшләнмәләрнең сыйфатын тикшерергә алып китте. Әлеге заводның эше хөрти иде. Предприятие җитештергән әйберләрнең сыйфаты ифрат дәрәҗәдә түбән, заводны бүген үк ябарга кирәк. Ләкин күптән түгел генә монда директор алышынган. Яңа директор бик кыю кеше күренә. Шуңа күрә җитештерүне туктатмаска булдык. Баш контролерның киләчәген Мәскәүдә министр үзе хәл итәчәк. Заводның күренекле биш җитәкчесе якындагы бер урман аланында безне кунак итәргә булды. Аларның күбесе физик яктан бик таза украиннар, яраткан ашамлыклары - ысланган дуңгыз ите. Чират җиткәч, тамада кеше миңа мөлдерәгән тулы стакан тоттырды. Шунда Ларин: «Сүз алдынгы баш контролер, Казандагы алдынгы хезмәткәргә - татар егетенә бирелә!» - димәсенме. Ә директор урынбасары, украин акценты белән: «Значит, потомок Чингисхана!» - дип төрттерде. «Мин кемдер, белмим, әти-әнием - татар. Әтием Сталинград өчен сугышта һәлак булды, бабам - япон сугышы каһарманы. Ә сез иптәш, Геббельсның туганыдыр, мөгаен», - дип әйтеп куйдым мин дә. Бу кирәгеннән артык кыю сүзләрем, яшен суккан кебек тәэсир итеп, мәҗлеснең яме китә башлады. «Советлар Союзы Геройларының саны буенча, татар халкы беренче урында тора. Бөтен дөньяга исеме таралган татар шагыйре Муса Җәлилне беләсезме? - дип сорыйм. - Күреп торам, бу геройны белүчеләр юк биредә. Сугышның беренче иң авыр елларында немецлар кулына дүрт миллионнан артык сугышчыбыз әсирлеккә төшә. Алар арасында татар-башкорт һәм башка төрки халыклар әсирләре дә була. Менә Гитлерның «уң кулы» дип саналган Геббельс пропагандага керешә - ул бигрәк тә татарларны үгетли: имеш, татар сугышчылары, сез бик күренекле Чыңгызхан варислары, элек Мәскәүне буйсындырган идегез - коралланыгыз, «Идел-Урал» дәүләтен төзерсез. Тик башта рус коммунистларын кырып бетерегез, легионнарга керегез! Татар әсирләреннән аерым легионнар төзелә башлый. Анда ашау-эчү дә әйбәт кенә. Шуңа кызыгып, лагерьларда ачка үлә башлаган әсирләр аңа язылып, исән-сау калырга тырышалар. Менә инде шунда Муса Җәлил һәм яшерен оешма әгъзалары эш башлый. Нәтиҗәдә фронтка җибәрелгәч, легиончылар немец офицерларын (легион командирларын) кырып, үзебезнекеләр ягына чыга. Шулай итеп, беренче татар легионы тулысы белән партизаннар ягына күчә. Фашистлар яшерен оешма әгъзаларын кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр. Соңыннан Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Күргәнегезчә, Геббельс менә шушы господин кебек: «Татарлар! Сез Чыңгызхан варислары», - дип, сүз башлаган...» - дидем мин.
Бу нотыгым мәҗлескә зур тәэсир ясады. Рәте китә башлаган мәҗлесне җайга салу өчен, Ларин: «Күрдегезме, минем разведчик дустым да нинди тарихчы галим булып чыкты», - дип, сүзне икенчегә борды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: