Шәһри Казан

Гәҗит сүзенә җитәме соң

12 яшен тутырып маташучы улым шаккатырды. «Әти, син нигә ул гәҗит-мәҗит белән маташасың, бөтен нәрсә интернетта бар, сезнең гәҗитегез килеп җиткәнче, мин аны мең кат укый алам бит инде», - диде ул ноутбугын тезендә тоткан килеш. Шул мизгелдә генә аңа җавап бирә алмадым, «Ә әбиең нишли?» - диюдән узмадым. Күңелдә...

12 яшен тутырып маташучы улым шаккатырды. «Әти, син нигә ул гәҗит-мәҗит белән маташасың, бөтен нәрсә интернетта бар, сезнең гәҗитегез килеп җиткәнче, мин аны мең кат укый алам бит инде», - диде ул ноутбугын тезендә тоткан килеш. Шул мизгелдә генә аңа җавап бирә алмадым, «Ә әбиең нишли?» - диюдән узмадым. Күңелдә корты калды... Һаман шуны уйлап йөрим.
Авылга кайттым. Радио бар, телевизор эшләп тора, туганнарым интернет белән дә дус. Тик шулай да берничә мең тәңкәлек газета яздырып алалар. Алай гына да түгел, почтальон килгәнен көтү, почта тартмасыннан чыгып алу, кайбер очракларда шул почта хезмәткәре белән авыл яңалык­ларын «чәйнәп» алу - ул үзе бер изге йола, гадәт.
- Ә син свежий гәҗитнең исен тагын нәрсә белән чагыштыра аласың? - дип сорады миннән бер якташ.
Мин башта, өйрәнелгән гадәт буенча, «свежий» сүзенең татарчасын таба алмыйча интектем, аннан укыганымны, тик иснәп карамаганымны әйтеп котылдым. Чыннан да, эштән арып кайт­кач, яңа килгән газетаны тотып диванда ятудан да рәхәтрәк халәт бармы икән ир-ат өчен? Хәер, ир-ат өчен генә түгел, гомумән?
Бар, бөтен җирдә мәгъ­­лүмат бар хәзер. Шул ук интернет та, башкасы да. Тик менә гәҗит сүзе - һаман гәҗит сүзе ул. Авылда мине кайчак шаккатыралар. «Фәлән-фәлән артист фәлән икән, ә фәлән-фә­лән шулай иткән икән» ише «яңалыклар» белән дип әйтүем. Юк, туктагыз әле, алай түгел ул, кичә генә аның белән күрештем дип тә карыйм. «Юк, гәҗиттә шулай дип язылган» һәм вәссәлам. Чөнки мин әйт­кән ул - мин әйт­кән, ә гәҗиттә язган ул - бөтенләй бүтән. Теге мәзәктәге абзыйның: »Син беләсеңме, силсәвит беләме?» - дип әйт­кәне кебек.
Шуңа газеталар әле тиз генә бетмәстер дип уйлыйм .Чөнки әнә бездән күпкә алдарак барган чит илләрдә дә, кешенең итәгендә ноутбук, кесәсендә интернетлы телефон, ә кулында - газета. Ташка басылган җитдирәк чөнки. Интернеттагы җилбәзәгрәк бүген язылып иртәгә төзәтелә яки бөтенләй бетерелә ала торган язма түгел ул матбугатта басылган язма.
Әле генә почта хезмәткәрләренең бәйрәме узды. Минем өчен бүгенге авылны берләштереп торучы кешеләр - почта таратучылар. Хезмәтләре дә авыр, авыл җирендә бигрәк тә, тик алар авторитетлы. Чөнки алар газета сүзен укучыга җиткерүчеләр. Шуңа улым бу темага тагын бер кат сүз кузгатса, ничек җавап бирәсен беләм мин...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: