Шәһри Казан

Гомер бер генә

Сүз артыннан сүз чыгып, бергә эшләгән бер хезмәттәшен дә исенә төшереп, шалтыратып алды. - Ул - зиратта! - дип җавап бирделәр аңа. - Шундый ямьсез, яңгырлы көнне нишләп йөри инде ул анда?! - ди Сәгъдулла. Баксаң-күрсәң, гүр иясе икән инде ул танышы. Автобус тукталышындагы алачыкта (павильон) басып торганда, рульдә утырган...

Реклама

Сүз артыннан сүз чыгып, бергә эшләгән бер хезмәттәшен дә исенә төшереп, шалтыратып алды.
- Ул - зиратта! - дип җавап бирделәр аңа.
- Шундый ямьсез, яңгырлы көнне нишләп йөри инде ул анда?! - ди Сәгъдулла.
Баксаң-күрсәң, гүр иясе икән инде ул танышы. Автобус тукталышындагы алачыкта (павильон) басып торганда, рульдә утырган бик яшь бер кыз, машинасы белән идарә итә алмыйча, берничә кешенең һәм үзенең дә гомерен өзгән икән...
Ошбу коточкыч хәбәрне ишетү белән, эчем «жу» итеп, калтыранып куйдым. Чөнки мин үзем дә күп очракта юлга чыгып, нәрсәдер килгәнне көтеп торам, йөк машиналары әле бераз читләтебрәк уза, күбесенең ян сыртында номерлары бар. Ә җиңел машиналарның күбесе бик тиз генә, юл шакшысын чәчрәтеп үтеп китәләр, пычракка баткан булу сәбәпле, номерларын да укып булмый. Хәлемнән килсә, ишекләренә язып куяр идем шуны. Универсиада алдыннан андый машиналарны шәһәргә кертмәсәләр ярар иде.
Шәһәр халкы баерак яши башлагач, бер ямьсез, күңелсез гадәт гамәлгә керә башлады. Бигрәк тә баласы бердәнбер булган гаиләләр, мәктәпме, техникуммы, институтмы тәмамлагач, кызларына һәм малайларына автомобиль бүләк итә башладылар. Бу һич кирәкле гамәл түгел. Кыз бала машина йөртмәсен, утырып, пассажир булып кына барсын! Ә егетләр машина йөртү һөнәрен армия сафларында үзләштереп кайтсын. Анда укыту, өйрәтү хәрби нигездә бара.
Иркә шартларда тәрбияләнгән (бер генә бала булганда) кызларның, хәтта малайларның да кул-аяклары әле ныгып җитмәгән була. Инде кыз кеше машина йөртү турында бик хыяллана икән, башта әти-әнисеннән өйрәнсен, аннан соң гына автомәктәптә белем алсын.
Яшь кызлар хыялый була бит алар. Алдына килеп баскан укытучысының йөзен, күз карашын, буй-сынын тикшереп утырып, иң кирәкле нәрсәләрне аңламый калулары ихтималы бар. Кызларга бүләк итеп тегү, чигү һәм бәйләү машиналары бүләк итү дөресрәктер, аш-су осталыгына да өй-рәнсеннәр. Егетләре армия сафларыннан кайтканда әзер булып торсыннар.
Тукталыш алачыклары, киосклар алдына транспорт килгән юнәлеш ягына бетон баганалар куелса, бу транспорт көтүчеләрне исән калдыру өчен бер адым булыр иде.
Тормышыбыз уңай якка үз-гәргән саен, урамнарда машиналар күбәйгәннән-күбәя тора. Элегрәк машиналарны кышка ялга куялар иде. Хәзер исә эшкә дә, кибет-базарга да машинада гына барырга тырышалар, күрәсең, шәһәр транспортында йөрү кыйммәтрәк килеп чыга.
Яшь буын туры юлдан атлап, анык тормыш позициясе алсын өчен, өлкәннәрдән дә олы җаваплылык, үсеп килүче буынга игътибар таләп ителә. Хәзерге вакытта балалар һәм үсмерләр арасында киң таралган эчкечелек, наркомания һәм явызлыкның башы кайда? Җавап эзләп ерак барасы түгел. Аларны өлкән буын иҗат иткән әдәби әсәрләрдә, төшергән кинотасмаларда, оештырылган күңел ачу чараларында, бәйрәм табыннарында күрергә, ишетергә туры килә. Телевизор каналларын гына ачыгыз - нинди генә начарлык юк анда. Үсеп килүче буынга тәгаенләнгән тапшыруларның зур күпчелегенең тәрбияви әһәмияте бик аз дияр идем. Изгелеккә, гаделлеккә, үзара дустанә мөнәсә-бәткә өндәгән «мультик»лар да экраннардан югалып бара. Төрле ялтыравыклы газета-журналларда басылган әдәпсез фотосурәтләр һәм рәсемнәр, мәкаләләр үсмерне җәлеп итми калмас. Тик алардан тормыш өчен мөһим берәр фәһем бармы? Аннан соң, көнне төннән аермый эчкән ата-ана баласына нинди тәрбия бирсен. Димәк, өлкән буынга бүгенге яшьләр арасында очрап торган җинаятьчелеккә, наркоманиягә гаҗәпләнергә кирәкми, киресенчә, тәрбияне үзеннән башлап, киләчәк язмышка битарафлык күрсәтмәскә кирәк. Бөек В.Сухомлинский, баланы эскәмиягә аркылы яткан чагыннан тәрбияли башларга кирәк, дигән. Гомер бер генә, кешечә, горур яшәр өчен күп каршылыклар үтәргә, утларда янарга кирәк. Ә инде гаиләсендә ныклы тәрбия алган, күркәм холыклы ата-ана үрнәгендә үскән бала беркайчан да стакан төбенә төшмәс, наркотикларга кул сузмас. Өлкәннәр моны беркайчан да онытмасыннар иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: