Шәһри Казан

«Гомер кояшым баемаган бит әле»

Хезмәт кешесенең кылган гамәлләре бизмәннәргә салып үлчәнми, ул бары тик башкарган эшләре белән бәяләнә. Адәм баласы гомеренең бер мизгелендә туктап, үткән юлларын, чакрымнарын барлый. Актанышта яшәүче Рамил Әхмәт улы Галиевнең дә әнә шундый мизгелләре якынлашты.

Аның Әгерҗе районында озак еллар эшләп туган ягына кайтып төпләнүе дә очраклы түгел. Туган җиренә мәхәббәт, әти-әнисенә хөрмәтне бар нәрсәдән дә кадерлерәк итеп күрә ул. Тәүге тапкыр зәңгәр күкләргә баккан, туган туфрак җылысын тойган җир аның күңеленә якын.
Мәктәптә укыганда төрле спорт ярышларында катнашып, район чемпионы булган егетнең киләчәген һәркем спорт остасы итеп күз алдына китерә ул чакта. Рамил Казан дәүләт педагогика институтының физкультура һәм спорт факультетына юл тота. Әмма, гаилә сәбәпләре аркасында, укуын Ижаудагы университетта дәвам итәргә туры килә. Аны тәмамлауга, 22 яшьлек егетне Әгерҗе районының Девятерня мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Үзенең ирешкән уңышлары өчен 36 яшендә «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була ул. Аның тырышлыгы, булдыклылыгы хакында дуслары да сөйләп туймый. Рамил Галиевнең үткәннәрен бергәләп күздән кичердек.
- Рамил әфәнде, ничек уйлыйсыз, мәктәптә укыган елларда ук җәмәгать эшләрендә катнашу Сезнең җитәкче булуыгызга йогынты ясадымы икән? Җитәкче кеше нинди булырга тиеш дип саныйсыз?
- Анысы да ярдәм иткәндер, әмма җитәкче булуны Ходайдан бирелгән талант дияр идем мин. Җитәкче ул лидер да, психолог та, кирәк чакта әти-әни кебек тә булырга тиеш. Башкаларның кайгысын үзеңнеке кебек кичерә белергә, иң мөһиме - кеше булып калырга кирәк. Әгәр синең коллективта абруең юк икән, җитәкче була алмыйсың.
- Ундүрт ел буе мәктәп директоры булганда, Сез күп кенә гамәлләр башкарырга өлгергәнсез. Үз алдыгызга нинди максат куеп эшләдегез? Гадәттә, педагог кеше мәгариф өлкәсенә кереп чумса, аннан чыгып китә алмый. Бу тармактан авыл хуҗалыгына китүегезнең сәбәпләре...
- Мин һәрвакыт эшләгән җиремдә үземнән эз калдыру максатын куйдым. Шуңа күрә, беренче чиратта, үзем эшләгән сигезьеллык мәктәпне унъеллык итү иң зур хыялым иде. Моңа ирешүдә минем тирә-юньдә эшләүчеләрнең дә ярдәме зур булды. Аннан соң «Минем укучылар тук, укытучылар сәламәт булырга тиеш» дигән девиз белән эшләргә туры килде. Моның өчен, аларга шартлар тудыру максатыннан, мәктәпкә 50 гектар җир алдым. Аннан укытучыларга икмәген, саламын, дуңгызлар асрап саткан акчага укытучыларга өстәмә акча, балаларга стипендияләр бирдек. Ашханәдә балаларга үзебезнең яшелчәләрне, җиләк-җимешне генә ашата идек. Мәктәпнең үз тракторларын, машиналарын булдырдык. Ул чорда җидешәр ел тиешле ялны да алмый эшләгән чаклар булды. Хуҗалык җитәкчеләренең берәр эш өчен мәктәптән акча сорауларын аңламыйм мин. Алар бер йодрык булып эшләргә тиеш. Бервакыт райком
секретаре районга мәгариф бүлеге мөдире булып эшләргә чакыргач, аңа: «Юк әле, минем яңа мәктәп төзисем, директор буларак, өлешемне кертәсем килә», - дип җавап бирдем. Берничә елдан соң, район башлыгы тагын «Игенче» хуҗалыгына җитәкче булып баруымны үтенгәннән соң, каршы килә алмадым. Анда күчкәч тә, һәр иртәне балалар бакчасы белән мәктәпнең хәлен белешүдән башлый идем.
Дүрт ел эшләгәннән соң, төпчек малай булып үскәнлектән, әти-әнине тәрбияләүне үз вазифам итеп санап, гаиләм белән туган якларга әйләнеп кайттым. Анда төзелеш оешмасы җитәкчесе итеп билгеләгәндә хакимияткә чакырып алгач, «проектларны белү-белмәвемне» сораша башладылар. Шунда аларга: «Проектларны белмәсәм дә, балаларга нинди мәктәп, дуңгызларга нинди ферма кирәклеген яхшы беләм», - дип җавап кайтардым. Шул елларда ике урта, ике башлангыч мәктәп, балалар бакчалары төзергә, клубларны төзекләндерергә туры килде.
- Сез, кайда гына эшләсәгез дә, үзегез эшләгән коллективны алдынгы урыннарга чыгаргансыз. Кайбер җитәкчеләр эшләгәндә тагын да югарырак үрмәләргә, районнан яисә республикадан килгән түрәләргә яраклашырга тырыша. Аннан соң үзе дә тирәсендә бөтерелгән хезмәткәрләрен генә үз итә.
- Мин беркайчан да карьерага омтылмадым. Югыйсә, әтием Әхмәт районда баш бухгалтер булып эшләде. (Сугыш ветераны иде, 93 яшендә арабыздан китеп барды. Әнием Нәкыя дә бухгалтер булды.) Эшләгән чакта үз тирәмә тырыш һәм гадел белгечләрне генә тупладым. Хезмәт кешесен һәрчак якларга тырыштым. Бервакыт (1990 елда) Казанда Татарстан җитәкчеләренең республика интеллигенциясе вәкилләре белән очрашуы узды. Ул чактагы Президент Минтимер Шәймиев залга кергәндә үк: «Бүген Сезнең белән дусларча барысын да уртага салып сөйләшәбез», - дип кисәтеп куйды. Миңа шул җитә калды. Анда мәктәпләрдәге хуҗалык мөдирләренең хезмәт хакының яртысын гына калдыру турында да сүз барды. Шунда мин: «Мәктәптә иң күп эшне башкаручы - хуҗалык мөдире. Әгәр аларның хезмәт хакларын киметсәгез, мәктәпләрне дә бетерәсез дигән сүз бит бу», - дип, фикерләремне җиткерә башлауга, Президент: «Син нәрсә, министрны тәнкыйтьлисең?» - дип туктата башлаган иде. Шунда үзенең башта әйткән сүзен искә төшердем. Шул чакта бөтен зал хуплады үземне һәм фикеремә колак салдылар. Гомумән, ялагай кешеләрне яратмадым, хезмәт кешесенең кадерен белергә тырыштым. Мәсәлән, мәктәптә үз вазифасын җиренә җиткереп башкарган, кыңгырау чыңлаганнан соң да дәресеннән балаларны чыгарып җибәрә алмаган укытучыны ничек хөрмәт итмисең.
- Бүгенге көндә бөтенләй башка өлкәдәге эшкә алынуыгыз куркытмадымы? Аның өчен азмы-күпме финанс өлкәсендә дә белемле булу кирәктер бит.
- Авыл хуҗалыгы институтында икътисад курсларын да тәмамлаган кеше буларак, алган белемем эшемдә ярдәм итә.
- Әгәр бүген үзегезне башка берәр тармакка җитәкче итеп билгеләсәләр...
- Гомер кояшым баемаган бит әле. Теләсә кайсы өлкәдә эшләү дә мине куркытмый.
- Эштән бушаган вакытларыгызда ниләр белән шөгыльләнүегезне дә беләсе килә.
- Гармунда уйнап җырларга яратам, көн саен икешәр сәгать чаңгыда йөрим яисә бильярд уйныйм. Яшәүнең кадерен белеп калырга кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: