Шәһри Казан

Госпиталь урынына ... кибет

Соңгы вакытта башкала өчен иң зур югалту нәрсә ул дип сорасалар, мин, һич икеләнми, Казан Хәрби госпитале дияр идем.

Реклама

Россиядә иң борынгы хәрби-дәвалау учреждениеләреннән саналган һәм ике гасырдан артык тарихы булган Казан хәрби госпитале бүген инде юк. Дөрес, әлегә аның биналары тора. Ләкин озакламый алар да юкка чыгарга мөмкин. «НЛБ» риэлторлык компаниясе генераль директоры Андрей Савельев сүзләренә караганда, госпитальнең яңа хуҗалары аның урынына элиталы йорт яисә сәүдә-күңел ачу комплексы корырга исәп тоталар.
Ә бит Казан хәрби госпитале тарихы ул - безнең илнең тарихы. Ул - кичергән авыр сынауларның һәм бөек җиңүләренең шаһиты.
Госпиталь 1809 елда император Александр Беренченең указы буенча барлыкка килә. Һәм иң беренче җитди сынауга 1812 елда Ватан сугышы башлангач дучар була. Нәкъ менә шул чакта баштарак лазарет итеп кенә оештырылган яңа дәвалау учреждениесенә өстәмә белгечләр, яралылар өчен палаталар кирәклеге ачыклана. Шуңа күрә, госпиталь акрынлап үсә башлый. XIX гасыр азагына ул инде Россия империясенең көнчыгыш өлешендә иң зур медицина учреждениесенә әйләнә. Чираттагы сынау - Беренче бөтендөнья сугышы. Яралылар шул кадәр күп була ки, аларны шәһәр гимназияләренә урнаштыралар, ә хәрби табибларга Казан университеты профессорлары консультация бирә.
«Википедия» мәгълүматларына караганда, Казан хәрби госпитале - федераль әһәмияткә ия булган архитектура һәйкәле. Аның тәүге бинасы 1809 елда архитектор Я.М.Шелковников тарафыннан төзелә. Ә классицизм стилендәге ике катлы туры почмаклы корпусны исә 1822-1828 елларда П.Г.Пятницкий проекты буенча салалар. Тагын ике катлы ике корпус 1842-1843 елларда төзелеп сафка баса.
Госпиталь өстендә кара болытлар 2010 елда куера башлый. Ата коррупционер буларак яман аты чыккан элекке оборона министры Анатолий Сердюков, илдә хәрби реформа үткәрү сылтавы белән, Казан госпитален ябу турындагы указга кул куя. Ә бит бу госпитальгә Татарстан, Чувашия, Мари Эл, Удмуртия республикаларыннан 40 меңнән артык хәрби һәм аларның гаиләләре беркетелгән була. Димәк, бу хәрби ведомство башлыгының уйламый гына (ә бәлки ниндидер үз мәнфәгатьләрен күздә тотып) чыгарган указы аларның барысын да медицина ярдәменнән мәхрүм итә дигән сүз. Ләкин ул чакта халыкның, бигрәк тә госпиталь хезмәткәрләре, хәрбиләр һәм сугыш ветераннарының моңа ризасызлык белдереп Президентка, Дәүләт Думасына мөрәҗәгате Сердюковны үзенең әлеге указын гамәлдән чыгарырга мәҗбүр итә.
Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышы елларында меңләгән яралы сугышчының гомерен саклап калган Казан госпитале сугыштан соң Идел буе - Урал хәрби округының төп дәвалау-профилакторий учреждениесенә әйләнә. Бер үк вакытта биредә гади гражданнарга да медицина ярдәме күрсәтелә. Казан хәрби госпиталенең соңгы җитәкчесе, медицина полковнигы Линар Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, анда елына 700дән артык хирургия, 200ләп травматика операцияләре ясала. Моннан тыш, әле авыруларга төрле диагностика тикшерүләре дә үткәрелә.
Ләкин болар гына оборона министрының күңелен йомшарта алмый. Отставкага китәр алдыннан ул, 2011 елның 18 августында, Казан госпитале биналарын һәм алар урнашкан җир кишәрлеген Татарстанга тапшыру турындагы указ чыгара.
Әлбәттә, бер уйлаганда без моңа сөенергә генә тиеш кебек. Шәһәр уртасында шундый тарихи объект һич кенә дә эчне тишми. Тик аның тирәсендә барган ыгы-зыгы гына бераз шикләндерә.
Мәгълүм булганча, госпиталь Оборона министрлыгыннан Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына күчә. Ә ул исә аны, 3 гектар җир кишәрлеге белән бергә, 219 миллион сумга «Ак Барс Основа»
ААҖ енә устав капиталына кертем буларак тапшыра. Экспертлар фикеренчә, бу - «шалкан» бәясе һәм монда коррупция билгеләре чагыла. Ә шул ук вакытта Россия тикшерү комитетының Оборона министрлыгындагы урлашуларны ачыклау белән шөгыльләнүче Баш хәрби тикшерү идарәсе белдерүенчә, аларда Казан хәрби госпиталенә кагылышлы материаллар юк.
Госпитальнең яңа хуҗасы «Ак Барс Основа» ААҖ 2012 елның октябрендә оеша. Ул республикада күчемсез милекләрне «сатуга әзерләү» һәм аларны «наемга бирү» эшләре белән шөгыльләнә. Монда шунысын да әйтергә кирәк: «Ак Барс Основа»ның гамәлгә куючысы - республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы. Димәк, госпиталь биналарын һәм җир кишәрлеген министрлык үзенә үзе саткан булып чыга.
Биналарның базар бәясен, «Ростехинвентаризация» Федераль дәүләт унитар предприятиесеннән алынган мәгълүматларга караганда, Артем Астахов дигән бәя куючы билгеләгән. Аның бәяләвенчә, госпиталь биналары 118 миллион сум, ә ул урнашкан җир кишәрлеге 101 миллион сум тора.
Ләкин күчемсез милек сату өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган «НЛБ» риэлторлык компаниясе җитәкчесе Андрей Савельев әйтүенчә, шәһәр уртасындагы бу объектның чын бәясе 3,5 миллиард сумнан да ким булырга тиеш түгел. Монда уйланмас җирдән уйланырлык урын бар.
Ә инде госпиталь урынына кибет салуга килгәндә, гаҗәпләнәсе юк. Бездә алар хәзер иң кирәкле объектлар булып санала. Бер акыллы баш әйтмешли, бүген сырхауханә төзеп кенә кесә калынайту мөмкин түгеллеген юләр дә белә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: