Шәһри Казан

Гөрләп яшибез

Безнең Балтач районында уңган-булган, шат күңелле, тырыш, бердәм халык яши. Алар хезмәттә дә, сәнгатьтә дә сынатмыйлар. Районда төрле һөнәр ияләре, үз эшенең осталары, күп милләтле халык дус-тату гомер кичерә. Төрле чаралар да еш үткәрелеп тора бездә. Инвалидлар, Ветераннар, Укытучылар, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көннәре... Бу санаган чаралар октябрь аенда гына бит...

Реклама

Безнең Балтач районында уңган-булган, шат күңелле, тырыш, бердәм халык яши. Алар хезмәттә дә, сәнгатьтә дә сынатмыйлар. Районда төрле һөнәр ияләре, үз эшенең осталары, күп милләтле халык дус-тату гомер кичерә. Төрле чаралар да еш үткәрелеп тора бездә. Инвалидлар, Ветераннар, Укытучылар, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көннәре... Бу санаган чаралар октябрь аенда гына бит әле. Мин үзебезнең Субаш җирлегендә үткән инвалидлар һәм өлкәннәр бәйрәме турында әйтеп үтәргә телим. Көзге уңышларны җыеп алганнан соң, безнең «Тукай» хуҗалыгында инвалидлар көне - көзге Сабан туе үткәрелде. Бәйрәмне хуҗалык җитәкчесе Нурулла Сәгъдиев һәм мәктәп директоры Раилә Мәсхутова оештырды. Концерт белән Сабан туе мәйданы гөрләп торды. Авыр хезмәттән соң шундый бәйрәм үткәрелгәнгә бар кеше рәхмәтле булды.
Хуҗалык җитәкчелеге һәм мәктәп дирекциясе өлкәннәр турында да зур кайгыртучанлык күрсәтә. Нурулла Сәгъдиев һәр ветеранга саллы гына пакет тутырткан, ул гына да түгел, аларны, мул итеп өстәл әзерләп, хуҗалык ашханәсендә кунак итте. Матур концерт та әзерләгәннәр иде. Бик зур рәхмәтләр укыды өлкәннәр.
Мәктәп коллективы да Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәрен матур итеп оештырды. «Концерт программасы да, чәй өстәле янында сөйләшү дә күңелле булды, истә калырлык итеп оештырган Раилә Мәсхутова», - дип сөенделәр катнашучы кешеләр. Менә шулай матур итеп яши безнең субашлылар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: