Шәһри Казан

Грузия. НАТО белән Евросоюз кичектерелә

Тбилиси киләсе өч-дүрт ел эчендә Европа Союзына һәм НАТОга керәчәген рәсми рәвештә белдереп килсә дә, моны алай бик тиз һәм бернинди мәшәкатьсез генә тормышка ашырып булмас кебек. Саакашвили хакимлек иткән чорда Грузияне Европа Союзыннан Абхазия белән Көньяк Осетия һәм аларга бәйле хәлләр читләштерсә, киләчәктә Аджариянең шулай ук киртә булуы ихтимал.

Реклама

«Аджария - төрекләрсез»
Грузиянең бу автономиясе бүгенге көндә Төркия белән тыгыз бәйләнгән. Батумида төрекләрнең икътисади, сәяси, хәтта криминал йогынтысы да елдан-ел арта бара. Хикмәт биредәге халыкның яртысы мөселман булуында һәм Төркия белән чиктәш буларак, бу өлкәнең ике ил арасындагы сәүдә-икътисад элемтәләрендә төп рольне башкаруында түгел. Батумида төрек капиталының күләме зур, Саакашвили чорында ул салымнардан да азат ителгән булган. Хәтта әлеге шәһәрнең аэропорты да төрек гражданнары кулында. Шулай ук бирегә Төркиянең криминал элементлары да агыла. Кайчакта Әнкараның үз-үзен тотышы берничә гасыр Госманлы империясе составында булган Аджарияне элеккечә төрекләр җире итеп карарга тырыша дип уйларга мәҗбүр итә. Төрек тарих китапларында бу өлкә Төркиянең бер өлеше итеп күрсәтелгән.
Тбилиси моңа каршы үзенең канәгатьсезлеген белдерсә дә, әллә ни үзгәреш күренми. Киресенчә, Аджариядә төрекләр саны арта гына бара. Эшсезлек чәчәк аткан бу өлкәдән җирле халык читкә китеп эшләргә мәҗбүр, шул исәптән Төркиягә йөреп эшләүчеләр дә байтак.
Әлеге хәлләр белән килешергә теләмәгән Аджария халкы «Аджария - төрекләрсез» дигән хәрәкәткә берләшә. Автономиянең элеккеге башлыгы А.Абашидзе җитәкләгән «Яңарыш» партиясе әгъзалары күпләп әлеге хәрәкәткә кушыла. Хәрәкәтчеләр әйтүенчә, аларның өметләрен «милләтчеләр» дә (Саакашвили җитәкләгән «Бердәм милли хәрәкәт»), «Грузия хыялы» да (Премьер-министр Иванашвили партиясе) акламаган.
Бөтен өмет - Россиядә
Бүген Аджария җәмәгатьчелеге Кавказ арты төбәгендә үз позицияләрен киңәйтергә һәм ныгытырга теләгән Россия әлеге автономиягә игътибар итәр һәм ярдәм кулын сузар дип өметләнә. «Россия Кавказда кабат активлашты һәм аны стратегик яктан мөһим булган Аджария һичшиксез кызыксындырачак», - дип белдерде автономиянең элеккеге башлыгы А.Абашидзеның матбугат сәркатибе Т.Бакуридзе. Үз вакытында Саакашвилиның хакимияткә килүен хуплаган Мәскәү яңа хакимиятнең җавап йөзеннән көнбатыш сәясәтен алып барачагын һәм НАТОга керергә атлыгуын уйламаган булган, күрәсең. Ул гына да түгел, Саакашвили хакимияте хәрби низаг та чыгарды. Нәтиҗәдә, Россия, Саакашвили агрессиясен бастырып, ике автономиянең бәйсезлеген таныды һәм Грузиянең элеккеге чикләрендә Төньяк альянска кушылу ихтималын юкка чыгарды.
Тарихи белешмә
Көньяк Осетия белән Абхазиядән аермалы буларак, Аджария, бәйсезлек таләп итмәсә дә, 1991-2004 елларда үзбаш булып яшәгән автономия. Аның элеккеге башлыгы Абашидзе - бу өлкәнең үз сәяси, административ һәм көч структураларын булдырып, Грузиягә бәйлелекне юк дәрәҗәгә җиткергән шәхес. Моңа, әлбәттә, Аджариядә 1999 елга чаклы Россия хәрби көчләре булуның йогынтысы аз булмагандыр. «Розалар революциясе»ннән соң Тбилиси белән мөнәсәбәтләр кискенләшә, А.Абашидзе «фашистлар» дип атаган яңа хөкүмәт башлыгын Аджариягә кертмәс өчен, Грузия белән автономияне тоташтыручы күперләр шартлатыла, юллар өзелә. Тбилиси Аджариядәге «сепаратистлар режимын юкка чыгаручы конституцион чаралар кулланырга» дигән карар кабул итә. Иң беренче бу адымны АКШ хуплап чыга. Ул чакта Абашидзе Мәскәүдән яклау көтә, әмма, ни сәбәпледер, моңа ирешә алмый.
Т.Бакуридзе сүзләрен кабатласак, Аджариянең бүген Россиягә сыену ихтималы тагын да зуррак һәм бу ике як өчен дә отышлы булырга мөмкин. Шулай булган очракта, Грузиянең НАТО белән Евросоюзга керүе тагын билгесез срокка кичектерелеп торачак. Хәер, шулай таралып-бүлгәләнеп бетсә, анда керерлек нәрсәсе генә калыр икән ул Грузиянең?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: