Шәһри Казан

Гуанчжоу

Иртән торып, зур юлга җыена башладым. Бүген мин Фошань шәһәреннән Гуанчжоу шәһәренә җәяү юл тотарга булдым. Картаны ачып, кая барачагымны билгеләп куйдым. Юл якын түгел икән. Әлбәттә, такси тотып булыр иде, тик мин кытайча сөйләшә белмим. Картам инглиз телендә, ә таксистларның берсе дә инглизчә белми. Яшәү урынымның адресын кытайча язып...

Урамда җәй шикелле җылы, рәхәт җил исә. Ә бит Кытайда хәзер февраль, алар өчен плюс 20 җылы булып саналмый, күрәсең, чөнки һәрберсе куртка һәм пәлтә кигән. Миңа сәерсенеп карыйлар. Бер карчык, мине күргәч, түзмәде, бармагы белән төртеп, көләргә тотынды. Имеш, мин җүләр, кыш көне күлмәкчән генә чыкканмын. Ә миңа чыннан да җылы, вакыты-вакыты белән эссе дә булды хәтта. Картама еш карарга туры килде. Юлны кыскартыр өчен, трасса буйлап барырга булдым, ә анда бер сукмак та юк. Машиналар юлыннан бару куркытты, шуңы күрә, тузанлы, кеше аягы басмаган җирләрдән барырга туры килде. Каршыма бер әби очрады. Ул бу тузан арасында алюмин, тимер эзләп йөри. Акча җитмәгәннән шулай йөридер инде, дип уйлап куйдым. Тузанлы булса да, һавада ниндидер татлы ис бар - чәчәк исе. Агачлар барысы да диярлек чәчәккә күмелгән. Мин тирә-якны күзәтеп барам. Бар да кызык. Күселәр кешеләрдән курыкмый: көпә-көндез чүплек астында үзләренә ашамлык эзли. Ә чүплек монда теләсә кайда: һәр йорт янында, юл башында, агач төбендә. Чын күңелдән әйткәндә, Кытай бер дә чиста илгә охшамаган. Үзем дә сизмичә, Гуанчжоу шәһәренә килеп кергәнмен икән. Монда миңа бик күп күпер, эстакада очрады. Алар кайчак тугыз катлы йорт биеклеге кадәр. Шул биеклектән Гуанчжоу шәһәренә күз ташладым. Халык әле яңа ел бәйрәменнән соң уянмаган, урамда кеше аз. Чжуцзян елгасы буенда кытайлылар гаиләләре белән «еланнар» очырта. Олы яшьтә булсалар да, балалар күк көлеп, «елан»га карап, йөгереп йөриләр. Менә кайда ул бәхетле кешеләр.
Инде хәлем калмады, барасы җиремә килеп җиттем, дигәндә генә, каршыма матур базар очрады. Сатучылар узып баручы кешеләргә карамый да, үз эшләре белән мәшгульләр, яннарына килгәч кенә, башларын күтәреп, «Ни хао» диләр. Минемчә, алар бик яхшы сатучылар, сиңа бәйләнмиләр, үзеңә кирәк булганда гына, сорау белән мөрәҗәгать итәсең. Баскетбол тубын мин шулай сатып алдым. Сатучы мине аңламый, мин аны. Кәгазьгә язып, тупның бәясен әйтте. Акчаны суздым да: «Чше ше ни!» - дип рәхмәтләремне белдереп, үз юлым белән киттем. Менә ул мин эзләгән пункт «Б»! Өч сәгать буе җәяү барган юлымның соңгы ноктасын таптым, һәм иң кызыгы - АЛАР БҮГЕН ЭШЛӘМИЛӘР ИКӘН!!! Тормыш мине гел шулай кызык итә. Сишәмбе ял көне икән. Күңелемә таш булып яткан бу яңалыкны миңа узып баручы бер егет инглизчә кычкырып әйтеп китте. Һм-м... Шулай да кәефемне төшермәдем әле. Шундый күңелле сәфәр булды бу. Аяк бетте, кәнишне, ну нишлисең. Иртәгә тагын бер тапкыр Гуанчжоу шәһәренә килергә сәбәп булды әле, дидем дә, кире ничек кайту турында уйлана башладым. Җәяү барганда берничә метро станциясен күргән идем. Картамны ачып, Фошань шәһәренә иң якын булган станцияне таптым да киттем метрога кереп. Ә монда инде миңа барысы да аңлашыла: жетон сата торган банкоматлар, юлны күрсәтә торган уклар... Игъланнар да инглиз теленә тәрҗемә ителгән. Метро поездлары безнеке кебек чатыр чабып йөрми, ничектер салмак, артык шау күтәрмичә генә бара.
Метродан чыккач, каршыма бер-ике мототаксист килде. Адресны күрсәттем дә, бәясенә риза булгач, утырып киттем мотоциклга.
Бу бүгенге сәяхәтемнең күңелле бер ноктасы булды!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: