Шәһри Казан

Гыйшкың бакага төшсә...

Мин укуга җәяү йөрим. Шул вакытта юлда нәрсә генә күрергә туры килми. Җир асты юлында балалары белән хәер сорап утыручы таҗик хатыннары дисеңме, яхшы гына киенгән бер абзыйның гитарада уйнап җырлавы дисеңме - барысы да бар монда. Шулай да иң кызыгы - песиләрен яки этләрен бала шикелле итеп кулларына асып...

Реклама

Әле балаларына андый мөнәсәбәт эләкмәскә дә мөмкин, ә тегеләргә эләгә. Шунда утырган җан иясе, «әнисе»ннән үрнәк алып, дөнья күзәтеп бара. Авылда шулай бит - әниләреннән карап, балалар аның эшләгән эшен кабатларга тырышалар. Аларны күзәтүе кызык. Шуңа карап, кыз балалар токмач басарга, сыер саварга өйрәнсә, малайлар тимер яки агач эшенә, яисә башка төрле хезмәткә яраклаша. Ә беренче хәлне күзәтүе күңелне болгандыра.
Бервакыт укудан кайтып барам. Бер хатын этен киендергән-ясандырган, нәкъ «королева» инде! Үзе исә уртача гына киенгән. «Вәт тормыш бу!» - дип уйлап китеп бардым.
Көн саен бер үк юлны үткәч, һәрбер яңа нәрсәгә күз төшә, игътибарың юнәлә. Беркөн карасам, яңа белдерү элгәннәр. Өскә зур итеп бер фотосурәт урнаштырганнар, аста мондый сүзләр: «Пропала кошка. Ей 7-8 месяцев». Моңа өстәп, бик күп аермалы билгеләрен язганнар. Иң кызыгы - төшкән фотосурәттә песи караватка җәелеп яткан, нәкъ кеше инде менә! Мультфильмнарда күрсәтәләр бит юлбарысларның ничек җәелеп ятканнарын. Бу да нәкъ шул!
Бервакыт имтиханнан кайтып барганда, ниндидер фотосурәтле белдерү күрдем. Игътибар белән карасам, песи фотосын төсле итеп ясаганнар. Игъланның эчтәлеге мондыерак: «Отдам своего маленького мальчика в хорошие руки». Әти-әни-ләр, балалары югалса да, төссез рәсемнәр белән белдерү эләләр. Ә монда?!
Авылда этләр дә күп, песиләр дә. Аларга берәү дә шулкадәр игътибар бирми. Балалары туа икән, кирәк булса, берәрсе үзенә алып китәргә мөмкин. Тик аның һәр адымын карап, аны тәрбияләп торырга түгел, ә йортын сакларга. Ул үзе шунда тавыклар, бәбкәләр, маллар арасында үсә. Әгәр авыл этләре белән шәһәр этләрен берәр бәйгедә очраштырсаң, нәрсә булыр иде икән? Әлбәттә, авыл эте җиңеп чыгачак, чөнки ул авылда төрле һава торышын күреп өйрәнеп үскән, үзенә азыкны теләсә каян таба ала. Ә шәһәрнекеләрне, аз гына көе китеп торса да, тизрәк ветеринарга алып барырга тырышалар. Ничә меңлек операцияләр ясыйлар, дарулар алалар. Казанда ачылган зоокибетләр, махсус клиникалар шул турыда сөйли. Хәтта эт тешләп тә беркемгә бер сүз әйтмәгән кешеләр дә бар. Чөнки теге эт - таныш-белешенеке...
Беркөн телевизордан «Пусть говорят» тапшыруын карадым. Бер хатын-кызның эте авылларындагы бөтен кешене сак астында тота. Бөтенесе дә куркып беткән һәм берәү дә ул хатынның өе янына якын да килми. Берәүнең ике кулын да төптән диярлек өзеп чыгарган. Әле шуннан соң да хуҗа кеше гаебен танырга теләми. Кеше ихатасына рөхсәтсез кергән, дип бара һәм шул сүзеннән кире кайтмый. Бәлки кергәндер дә, ләкин ул ишегалдында йөргән балаларга тимәгән, коралы да юк. Хуҗа исә, эт балаларны яклаган, дип саный. Шулай итеп, андыйлар кешене эттән түбәнрәк күрәләр.
Бүгенге көндә ничәмә-ничә чирле кешегә терелер өчен акча кирәк, төрле тарихи истәлекләрне торгызу-төзекләндерү өчен дә акча җыялар. Менә бирсеннәр иде байлыкларын шул акчалары ташып, этләрен дә киендереп йөрер дәрәҗәгә җиткән кешеләр! Ул вакытта үз этенең матурлыгына гына түгел, кемнәрнеңдер тормышын саклап калуына да горурланырга яки истәлекле, төзекләндерелгән биналарга карап хозурланырга да мөмкин булачак!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: