Шәһри Казан

Әгъзам Фәйзрахмановтан «Шәһри Казан» оешу тарихы

Билгеле булганча, шә­һәрнең яңа оештырылган беренче татар газетасының баш мөхәррире итеп Хәлим Гайнуллин билгеләнде. Дөресрәге, бу газетаны оештыру бурычы аңа йөкләнде. Мөгаен, мондый җаваплы, авыр бурычны үтәү өчен нәкъ менә шундый кеше кирәк булгандыр да. Хәлим гаҗәп тиз уйлый, конкрет фикергә килә, шул ук вакытта хәйләкәр, кешегә кирәкле юнәлеш бирергә...

Билгеле булганча, шә­һәрнең яңа оештырылган беренче татар газетасының баш мөхәррире итеп Хәлим Гайнуллин билгеләнде. Дөресрәге, бу газетаны оештыру бурычы аңа йөкләнде. Мөгаен, мондый җаваплы, авыр бурычны үтәү өчен нәкъ менә шундый кеше кирәк булгандыр да. Хәлим гаҗәп тиз уйлый, конкрет фикергә килә, шул ук вакытта хәйләкәр, кешегә кирәкле юнәлеш бирергә сәләтле, яхшы җитәкче иде. Ул редакциянең беренче составын да шактый кызыклы шәхесләрдән туп­лый алды. Урынбасары итеп Буа район газетасы мөхәррире, югары партия мәктәбендә үзе белән бергә укыган Әмир Камаловны алды. Җавап­лы ­секретаре булып татар матбугатында бу эшнең иң остасы, газета технологиясен бик яхшы белүче Шәех Зәбиров хезмәт куйды. Хатлар бүлеген көн саен капчык-капчык идеяләр биреп утыручы Гәрәй Рәхим җитәкләде. Аның әдәби хезмәткәре драматург Риз­ван Хәмид иде. Тәрҗемә бүлеген Марат Хәйруллин (кызганыч, хәзер мәр­хүм инде), сәясәт-сәнгать бүлеген Әхәт Гаффар җитәкләде. Кабул итү бүлмәсендә утырган Сәкинә Алтынбае­ва редакциягә килүчеләргә теләсә нинди мәгълүматны җиткерергә, берничә минут эчендә теләсә нинди документны тутырып бирергә сәләтле иде.
Шәхсән үземне «Шәһри Казан»га очраклы рәвештә килеп эләккән кеше дип саныйм. 26 ел телевидение­дә эшләгәннән соң, эшчеләр тормышын ныграк өйрәнү максатыннан, мин Казанның икенче номерлы йөк автотранспорты берләшмәсе парткомына эшкә киткән идем. Телевидениедә дә озак еллар партия оешмасы секретаре булып эшләгәнлектән, оештыру эше минем өчен авыр булмады, ә автотранспорт миңа бөтенләй яңа тармак иде.
Берләшмә зур, биш меңнән артык кеше эшли. Ә җитәкчебез республика күләмендә генә түгел, бөтен союз күләмендә абруйлы шәхес Әзгар Камалиев булды (аның улы Альберт Камалиев озак еллар Совет районын җитәкләде).
Берләшмәдә ике елдан артык эшләгәч, көннәрнең берендә ул чорда партия өлкә комитетының сәясәт бүлеген җитәкләүче Ринат Харис шалтыратты, вакыт табып кереп чыгуымны сорады. Икенче көнне райкомдагы киңәшмәдән соң, мин аның янына бардым. Ринат Мәгъсумович хәл-әхвәл сорашканнан соң, мәсьәләне кабыргасы белән куйды: «Син матбугатка кайтырга җыенасыңмы?» Мин әле бу хакта уйлаганым булмавын әйттем. «Вакыт, - диде Ренат Харис. - Мине «Ватаным Татарстан»га баш мөхәррир итеп билгеләделәр. Бер команда булырбыз дип уйлыйм».
Без ике атнадан оч­рашырга сүз куешып аерылыштык. Кабат очрашканда хәл бераз үзгәрә төшкән булып чыкты. «Миңа яңа газета - «Татарстан хәбәрләре» оештыру бурычы йөкләнде. Әмма безнең сөйләшү үз көчендә кала. Без бер командада эшләячәкбез». Әмма «Татарстан хәбәрләре»н ачу эше озакка сузылды. Мин инде парткомнан китәргә карар кылган идем. Бу вакытта икенче бер яңа газета - «Шәһри Казан» оешып килә иде. Мин вакытлыча шунда урнашып торырга булдым. Ринат белән дә бу мәсьәләне килештердек. Редактор Хәлим Гайнуллин мине икътисад бүлегенә иң түбән окладка корреспондент итеп алды. Ике айлап вакыт үткәч, Ринат Харис шалтырата: «Татарстан хәбәрләре» ачыла, кил», - ди. Мин шунда ук редактор Хәлим Гайнуллинга гариза белән кердем. «Китмисең, болай да эшләргә кеше юк әле», - диде ул. Иртәнге летучкада Хәлим көтелмәгән адым ясады. Редакциядә яңа сәясәт бүлеге оештырылуы, бүлек мөдире итеп мине билгеләве хакында приказны укыды. Без Ренат Харис белән ике атнадан Хәлим Гайнуллинга кабат «һөҗүм ясарга» килештек. Ике атнадан соң мин гариза тотып кабат Хәлим янына кердем. «Юк, эшлик инде бергә», - дип, мине кабат борып чыгарды. Һәм шул ук көнне мине үзенең урынбасары итеп билгеләве хакында приказ бирде. Шул рәвеш­ле мин «Шәһри Казан»да калдым.
Төрле елларда газетада гаҗәп талантлы, кешелекле журналистлар, язу­чылар эшләде. Бу юбилей көнендә мин аларның берничәсен искә төшереп үтмәкче булам: Шамил Рәкыйпов, Габдулла Шәрәфетдинов, Таһир Нурмөхәммәтов, Рафис Әхмәтов, Госман Садә, Мөдәррис Әгъләмов, Айрат Садыйк, Равил Вәлиев, Мөшәрәф Галиев, Әмир Камалов, Марат Закир, Ва­кыйф Нуриев, Рәмис Аймәт, Роберт Әхмәтҗанов... Аларның һәрберсе үзенчәлекле шәхес иде.
Миңа газетада эшләү чорында, редактор урынбасары буларак, бик күп кешеләрнең язмаларын редакцияләргә туры килде. Әлбәттә, һәрберсе билгеле дәрәҗәдә төзәтелде, тәр­типкә китерелде. Шунсыз булмый бит. Әмма бер кешенең язмасына төзәтмәләр кертеп булмады. Мин монда Роберт Әхмәтҗанов язмаларын күздә тотам. Робертның язмаларыннан бер сүзне дә алып булмавы хәтердә калган. Аңа үзгәреш кертсәң, сыйфатына зыян килә иде. Роберт Әхмәтҗановның үлеменә инде шактый вакыт үтсә дә, мондый дәрәҗәдә сыйфатлы итеп яза алучыны күргәнем юк әле.
Мин бу язмамда тагын бер мәсьәләгә игътибар юнәлтмәкче булам. Бу - җитәкчеләрнең матбугатка мөнәсәбәте. 90 нчы елларда «Шәһри Казан» шәһәр газетасы буларак формалашты. Бәлки шуңадыр, шәһәр мэры Камил Исхаков ай саен диярлек газетага килеп чыга иде. Камил Шамил улы һәрнәрсәне үз күзләре белән күрергә тырышты. Ул килгән саен бүлмәләрдә йөрде, журналистлар белән очрашты, аларның моң-зарларын тыңлады һәм һич тә кичектермичә, кирәкле ярдәмне дә оештырды.
Республика җитәкче­ләреннән Дәүләт Советы рәисе Василий Лихачев редакция коллективын бигрәк тә үз итте. Ул ­сессияләрдә очрашканда, редакциядә эшнең торышы турында сораштыра, кайсы тема буенча нинди депутат белән очрашканда яхшырак булуы хакында киңәшләрен бирә иде. Редакциягә килеп йөрүне дә Василий Николаевич эш режимына кертте. Хуҗаларыннан күрептер, ул чордагы депутатлар да актив булды. Редакциягә даими килеп йөрделәр, «түгәрәк өстәл»ләр дә, гадәттә, парламентта түгел, ә редакциядә үтте. Мин еш кына, их, бу традицияне ничек тә кире кайтарырга иде, дип уйлап куям.
Бер караганда, 25 ел тарих өчен әллә ни зур вакыт аралыгы түгел. Шулай да бу чор эчендә газета нык­лап аякка басты, үз йөзен булдырды. Ничек кенә авыр булмасын, редакция коллективы һаман эзләнә, укучыларын яңа табышлары белән куандырырга тырыша.
Тормышның үз законнары. Редакция хезмәткәрләре составы да үзгәреп тора. Газетаның ветераны буларак, мин төрле елларда биредә бергә эшләгән хезмәттәшләремне сагынып яшим, тырышлыкларына сокланам. Вакытында үземнең турыдан-туры җитәкчеләрем булган редакторларның бүгенге тормышлары белән дә даими кызыксынып торам. Дөрес, еш аралашырга туры килми. Дүрт редакторның икесе бүген Казанда яшәми инде.
Аллага шөкер, барысы да исән-сау. Кызганыч, газетабызның беренче редакторы Хәлим Гайнуллин үзе тудырган баланың 25 еллыгын бүген урын өстендә каршылый. Аның тизрәк савыгуын телик.
Газета коллективын, аның укучыларын юбилей белән тәбрик итәм, һәркемгә сәламәтлек телим.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: