Шәһри Казан

Халас, шарлатаннар! Исәнме, Казан!

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?»ның телевизордан баручы варианты пүчтәк ул. Ә шул ук сорауларны туксан тугыз килештә төрләндереп биргән балаңныкына җавап биргәндә томана булып күренәсең килмәсә, култык астыңа биш төрле энциклопедия кыстырып йөрсәң дә аз икән. Мин дә кызым белән Мисырның Луксор гыйбадәтханәсендә йөргәндә шул хәлдә калдым. «Нишләп бу фараоннар юкка чыккан?»...

Реклама

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?»ның телевизордан баручы варианты пүчтәк ул. Ә шул ук сорауларны туксан тугыз килештә төрләндереп биргән балаңныкына җавап биргәндә томана булып күренәсең килмәсә, култык астыңа биш төрле энциклопедия кыстырып йөрсәң дә аз икән. Мин дә кызым белән Мисырның Луксор гыйбадәтханәсендә йөргәндә шул хәлдә калдым. «Нишләп бу фараоннар юкка чыккан?» «Алар юкка чыкмаганнар, элек идарә итүчеләрне шулай атаганнар. Хәзерге тел белән әйтсәң, президентлар була инде ул». «Президентлар үлгәч, аларга да таш сын ясаячаклармы?» «Юк, кызым, ул элек шулай кабул ителгән, элеккеге мисырлылар мәҗүсиләр булган, сыннарга табынганнар». «Минем дә үземә охшаган сын ясатасым килә, мин, үскәч, президент булырга тиешме?» «Юк, кызым, кирәкми, яме...» «Нишләп кирәкмәсен, ә кайда аларның балаларының сыннары? Нишләп Мостафа (гид. - Г.Җ.) фараоннар янындагы бәләкәй сыннарны аларның хатыннары ди? Аларның хатыннары кәрлә булганмыни?..»
Алай китапларда язылган мәгълүматлардан артык җире юк инде, әмма Мисырга барган кешенең Луксор гыйбадәтханәсен, хатын-кыз фараон - Хатшепсут сараен күрәсе килү гадәти теләктер. Ничек инде Мисырга бар да, бер тарихи урынны да күрмичә кайт, имеш. Мин дә шул экскурсиягә барып, Мәрьямнең ике-өч сәгать буе тынып тормаган сорауларына җавап кайтарып бетерә алмагач, гид Мостафаны «эшкә җиктем». Тегесе, үз чиратында, бөтен университет белемен кулланды булса кирәк, кайтыр юлга чыккач, йокыга китте. Мәрьям үзе дә, черем итүгә керешкәнче, бик җитди генә әйтеп куйды: «Бу Мостафадан фараон чыкмый икән, йокы яраткан кешедән нинди президент чыксын ди инде?»
Бөтенесенә - халас
Кемгәдер Мисыр ачасым килми үзе, әмма Кызыл диңгел ярына барып кайткач, күргән, күзгә ташланганнар белән генә уртаклашасы килеп, барыбер тел кычыта бит, әй! Пирамидалар, таш каберләр, фараоннар иле турында бөтен кызыклы мәгълүмат, чыннан да, китапларда икән. Әмма барыбер, баргач-баргач, үз күзең белән дә күрәсе килә шул! Вата-җимерә, рус сүзләренең «койрыкларын йотып» нидер аңлатучы-сөйләүче гарәп гидлары белән генә яңа Мисыр ачып булмый анысы. Иң кызыгы - гид синең бер үк соравыңа ким дигәндә ике төрле җавап кайтарырга сәләтле. Чат саен сагалап торучы сатучы-шарлатаннар турында сәяхәтебез алдыннан Мостафа: «Алар кыяфәтләре белән генә безгә охшаган, әмма алар - тау халкы, без - җирле халык. Сезнеңчә әйтсәң - чегәннәр алар», - дигән иде. Бераздан ук: «Юк, без бер халык үзе, әмма күпләрнең белеме, тәрбиясе җитенкерәми», - дип чәпчи башлады. Тагын бераздан исә аларның бөтенесенең дә жулик булуы ачыкланды...
Өч сәгать ярымлык сәяхәт эчендә безнең өч тукталыш булырга тиеш иде. Әмма Мостафа дигәнебез безне аларның икесенә генә «җибәрде». «Бу беренче тукталышта төшеп тормагыз, анда жуликлар алдаячак, мин сезне сувенирлар сатыла торган җиргә дә алып барам, папирус фабрикасына да туктап алырбыз», - диде гидыбыз. Хатшепсут сарае алдыннан тезелешеп киткән сәүдә рәтләре арасыннан да яшен тизлегендә уздырды. Янәсе, хәзер сезне алдыйлар - безнең алданасы килми бит, туктамадык! Урамнарда, гыйбадәтханә буйларында: «өч сувенирны 5 долларга бирәм», «Папирус ал, нибары 1 доллар» дип сатып торучы сәүдәгәрләргә безнең төркемнән тиен дә таммады. Сувенирлар ясаучы фабрика кибетенә җитәрәк исә кирәкле мәгълүмат та бирде Мостафа: «Безнең дәүләт халыкка таулардан бушлай файдалану хокукы бирә - монда нинди таш өеме аунап ята, дип аптырамагыз. Бу - сувенирлар, вазалар ясау өчен эш материалы»...
Сувенир кибетенә кердек. Ходаем, андагы бәяләр! Дус кыз белән бер үк вазага барып ябыштык ябышуын, ә хакы!.. 190 доллар. Ә, алай икән, дип борылып китә башлауга, сатучысы чабуга ябышты: «Хакын төшәбез, күпмегә аласың?» Мин шундук борылып киттем, бөтен кибетне карап-урап килгәндә, дус кызым, 2 долларын, чәйлек, дип, сатучының кесәсенә шудырып, теге оникс вазасын 100 долларга алып куйган иде инде. Мостафа исә, майлы каймак ашарга җыенган мәче кыяфәтендә, касса тирәсендә болганып йөрүен дәвам итте.
Автобуска утырыр алдыннан теге сәүдә рәтләрен тагын узарга туры килде бит. Күзгә кабат теге ваза чалынмасынмы? Арттан этеп-төртеп диярлек автобуска куалаган Мостафага игътибар итмичә, сатучысы белән сатулаша башладым. Башта 180 доллар диде бу, аннан 120, аннан 80 доллар. Автобуска атлый-атлый: «Күпмегә аласың?» - ди «жулик». «50 долларга», - димен. Ярар, ди бу. Миндә азарт уянды инде: «Юк, 30 долларым гына бар икән», - димен. «Юк, ул хакка ук бирә алмыйм, хет 45 долларга», - ди бу. Үзеңә кара, диюгә исә, шундук 30 долларга да ризалашты. Мин генә алмадым - күңелгә корт кереп оялаган иде инде - монда боларның бөтенесе дә шарлатан икән! (Алга китеп булса да әйтим - мин ул вазаны аэропортның дьюти-фри зонасында 20 долларга алдым). Мостафага борылып: «Менә бит шул ук вазаны 30 долларга саталар», - димен. Тегесе, үз чиратында, күзен дә йоммыйча тезеп китмәсенме: «Алар бит, салымнан качып, чиста материалсыз эшли торган кешеләр - аларның чиста оникс түгел ул....» Күзен дә йоммый, ачуым да килмәгәе - әле унбиш минут элек кенә дәүләт бернинди салым түләттерми иде! Мостафаның һәр ноктадан «откат» дигән майлы калҗа өмет итеп йөргән «жулик» икәненә шунда гына төшендек. Әмма аңарчы аның салпы сүзләренә ышанып, юл буеннан чәй яки каһвә, муенга тагыла торган көмеш кулон сатып алырга өлгерүчеләр шактый иде шул инде. Үзе безгә алдан ук, урамдагы жуликларга, артык бәйләнә башласалар, «халас», ягъни алар теле белән әйткәндә, «булды, сөйләшү тәмам» дигән сүз әйтергә кушкан иде - үзенә дә шуны әйтәсе калган икән, диде кайберәүләр.
Пычрак, хәерче, алдакчы ил
Без Хургада шәһәрендә зур туристлык компаниясенең әйбәт отельләренең берсендә ял иттек. Ашау-эчүгә тел-теш тидереп булмый анысы, әмма алдашу, туристны саварга омтылу дигән нәрсә аларның каннарына ук сеңгән нәрсә икәнен беренче көннән үк төшендек. Монда алган сувенирыңны кәгазьгә төреп бирү дә бер доллар. Җиде долларлык әйберең өчен ун доллар сузсаң, сиңа кайтырга тиешле өч долларыңа алдан ук Аллаһу Әкбәр әйтә аласың - алар сиңа аны мәңге кайтарып бирмәячәк. Миңа анысын әнием алдан әйтте үзе: «Бернәрсә дә алма, ун доллар дигән нәрсәләрен кайтып китәр алдыннан алар сиңа 1 долларга да бирәчәк». Шулай булды да: 75 долларлык кулдан ясалган жирафларына гашыйк булып йөргән идем, кайтып китәр алдыннан ул минем чемоданыма 15 долларга кереп урнашты.
Отельләргә җирле халык вахта ысулы белән килеп эшләп йөри. Ике-өч айсыз өйгә кайта алмыйсың, кайсыберләренең исә хәтта сигезешәр ай үз йортларына кайтканнары юк икән. Мондагы хезмәт хакы янына һәрберсе «чәйлек» өмет итеп кенә түгел, таләп итеп йөри. Йөзеңнән «кирпеч» ясамасаң, «ай лав ю» диеп, каныгырга теләүчеләре дә шактый. Боларыннан да алдан ук хәбәрдар булгач, безнең якка каерылып караучылар күп булмады үзе.
Илләре бик хәерче - экскурсияләрдән кайтышлый да аңа шаккатып, тел шартлатып кайтырлык. Ишәкләр белән кура ташып, түбәсез, тәрәзәсез өйләрдә, чисталыкның «ч» хәрефе дә булмаган шартларда яшәп ята икән җирле мисырлылар. Өсләрендә - үзләре типчегән капчык-киемнәр, аякларында - үзләре әтмәлләгән шапылдавыклар (шлепанцылар). Өйләрендә караваты булганнар сирәк икән - салам өстендә йоклыйлар. Төзелеп беткән күпкатлы йортлар юк диярлек, төзелеп бетмәсә, хөкүмәт аңа салымны азрак сала икән. Кеше яши тора, баласы башка чыкса, аңа тагын бер катны күтәрә тора икән. Мостафага ышансаң, уртача керемле мисырлы өчен елына (!!) йөз доллар муеннан җитә икән! Ул анысына да техника ала, югары уку йортында укучы баласы булса - шуның укуына түли. Ә болай мәктәпләрендә белем алу бушлай, малайлар-кызлар аерым классларда укый. Халык бакчасында үстергән яшелчә-бәрәңге, абзарындагы терлеге хисабына яши. Суны Нил елгасыннан эчә - шул елгадан кала, монда инеш-күлләр юк.
Биредә иң дәрәҗәле һөнәрләр булып инженерлар, журналистлар, нефтьчеләр, экскурсия гидлары санала. Мисырда журналистлар нефтьчеләргә караганда баерак халык: нефтьче аена 800 доллар алса, журналист ким дигәндә 1000 долларга эшли икән. Мостафа үзенең бер көнен 150 доллар белән бәяләде (бу аның откатларын исәпләмәгәндә инде. - Г.Җ.).
Хургадаларына 35 ел: яшь курорт шәһәр буларак, ул тулаем төзелешләрдән, комнан-пычрактан тора. Шәһәрләрендә дә, юл тирәләрендә дә бер юл билгесе күрмәдек. Светофор да алар өчен гайре табигый күренеш. Дөрес, Хургадада алар җидәү бар икән, икесе хәтта эшли дә ди... Юлда кем ничек тели - шулай йөри. Телисеңме - уңнан уз, сулдан үтеп китәсең килсә дә - беркем каршы түгел. Юньле-башлы яхшы машина да күзгә чалынмады анысы. Инде раритет рәтенә кертерлек машиналар, алары да тетелеп, калтырап-шалтырап беткән. Андый машинаны бәрсәң дә берни түгелдер инде - тагын бер имгәнүдән генә тулаем картина үзгәрмәячәк. Машиналар аз булуының тагын бер сере бар икән - алар монда бик кыйммәт хакка йөри. Аның урынына, бензин хакы пүчтәк - безнең акча белән литрын 9 сумга сатып алып була...
Җитми Кызыл диңгезгә...
Шулай диючеләрне мин дә аңладым - диңгезе шәп! Әле маска, ласталар белән корал рифлары, балыклар карарга суга да чумсаң. Мин чумдым. Башта, суның тирәнлегеннән куркып, шалт кына кире яхтага сикермәкче идем, безнең иминлекне саклаучы гарәп, тәпиемнән сөйрәп, тирәнгәрәк алып кереп китмәсенме! Татарча «хайван»ны аңламый икән - минем акыру-бакыруларыма игътибар итмичә, тынычлан да суга башыңны тык, ди бит әле ул! Бер биш минуттан барыбер тынычландым үзе - башны суга тыгуым булды!... Андагы манзара мин сиңа әйтим - ул балыклар, ул кораллар...
Гарәп үз телендә «чыгыйк инде» дигәнне нинди килешләрдә генә төрләндермәгәндер, кая анда мине кире яхтага менгерү! Ничә кат ураганмындыр бер үк корал утраучыкларын! Шәп, шәп һәм тагын бер кат шәп!
Әмма бер рәхәтнең бер яман ягы да була инде аның. Диңгезе шәп булса да, Хургаданың җиле салкын - йөзәргә яратучы, диңгездән колагыннан да сөйрәп алып чыгып булмаучы кызым бу юлы диңгез белән артык мавыкмады, яр буенда кораллар карап, уйнап утыруны кулайрак күрде. Диңгезгә чыккач, дельфиннар, балыклар карау кызык булды үзенә тагын.
Сәлам, матур, чиста Казан!
И-и, безнең Казанга җитәме соң инде! Кунакта - яхшы, өйдә - тагын да яхшырак, диләрме әле. Өйнең кадере читтә булып кайткач тагын да ныграк сизелә бит әле ул - язны каршы алган, гөрләвекләр йөгерткән, кояшка күз кысып чисталыкта утырган үзебезнең шәһәргә җитәме соң инде!.. Самолетның трапына чыгып басып, пыскыган яңгыр астында күкрәк тутырып сулыш алгач, шулай дидек тә: язмыш үз илеңнән аермасын икән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: